Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Минзәләдә күпфиналлы премьера – «(с)Өйләнү»: «Өйләнү өчен хатын үзе дә кирәкми, чөнки...»

0

Н.Гогольнең «Женитьба» («Өйләнү») пьесасын Минзәлә театры өченче мәртәбә чыгара. «Беренче мәртәбә 1952 елда Сабир Өметбаев куйган. 1983 елда Әхтәм Зарипов сәхнәләштергән, рәссамы Наилә Кумысникова булган. Классик вариант иде ул, бик кызык кына куелган, әйбәт барды. Телевидение төшергән иде, элек күрсәтелә иде, хәзер нишләптер күрсәтелми», – дип искә ала театрның җанлы тарихы, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина.

Бу юлы «Женитьба»ны режиссер, актер һәм педагог Марсель Мәхмүтов чыгарган.

  • Марсель Мәхмүтов – Казан театр училищесы педагогы (Илдар Хәйруллин белән бергә быел II курс студентлары белән эшли), кино һәм театр режиссеры. Шактый кыйммәтле шоумен, диләр. Соңгы эшләренең берсе – Ришат Төхвәтуллинның «Ике гомер арасы» җырына клип – сценарий Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевларның мәхәббәт тарихына багышланган. Сүз уңаеннан, быел Марсель Мәхмүтов Альберт Шакиров һәм Әбри Хәбриев белән бергә Каюм Насыйриның «Байдек» әкияте буенча фильм да төшерә дип беләм – чөнки бу команда Татарстан Хөкүмәтенең тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен тәкъдим ителгән 2 млн сум акчасын откан иде. Болары – сүз уңаеннан, «Сүз башым бит Шүрәле», дигәндәй Минзәләдә куелган спектакль турында сүзебезне дәвам итәбез.

Минзәлә театрындагы «Өйләнү» – классик куелыш түгел. Спектакль чыгару өчен пьеса үзе түгел, аның нигезендә язылган инсценировка кулланылган. Инсценировканы Альберт Шакиров эшләгән. Хореография – «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла. Рәссам – Сәлимә Аскарова. Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин.

Спектакль чыгара торган бу команданы хәзер Кариев театрын җитәкләүче директор Илнур Гайниев туплап калдырган.

Сүз уңаеннан, бу – Нурбәк Батулланың Минзәлә театрында җиденче эше. Театр рәссамы Сергей Скоморохов укучысы Сәлимә Аскарованың Минзәләдә беренче эше, ул гомумән әле иҗат юлын башлап кына килә.

  • Мәгълүмат өчен. Яңа сезонны Минзәлә театры яңа җитәкчелек белән башлады. 2020 елның октябреннән 2024 елның августына кадәр театрны Илнур Гайниев җитәкләде. Аңарчы Минзәлә театрын озак еллар – 1992-2020 елларда – Роберт Шәймәрданов җитәкләгән иде. Хәзер театр җитәкчесе итеп Фаяз Хизбуллин билгеләнде. Ә Илнур Гайниев хәзер Кариев театрын җитәкли.

Шулай итеп, Минзәлә театрында стартта Гайниев булып, финалда Хизбуллин кабул итеп алган спектакль чыкты.

  • «Өйләнү» – «Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында куелган спектакль. Театр аны «Пушкин картасы» белән дә тәкъдим итә.

Казан татар театрларында рус теленнән тәрҗемәдәге драматургияне кую юк дәрәҗәсендә – бик бармый ул, тамашачының тәрҗемә әсәренә әллә ни иссе китми. Ә менә бердәнбер театр – татар театры булган шәһәрдә рус классик драматургиясенең куелуы табигый булырга тиештер. Минзәлә – шәһәр халкының 49 проценты рус халкы булган шәһәр, шуңа да аның репертуарында Пушкин да, Достоевский да, Гоголь дә башка театрларга караганда ешрак булгалый.

Алда әйтелгәнчә, «Өйләнү» – классик әсәрнең традицион куелышы түгел. Без Минзәлә театры сәхнәсендә әсәрнең эксперименталь, хәтта тыйнак кына «хулиганланып алган» куелышны күрдек, ягъни, «Өйләнү» генә түгел, «(с)Өйләнү».

Әлбәттә, өйләнергә курыккан Подколесин да, аны өйләндерергә йөргән дусты Кочетков та – шул ук. Бары тик Подколесин яшел чәчле, Кочетковның да прическасы сәер, ә кәләш буласы Агафья ал чәчле...

«Өйләнү – түгел сөйләнү! Н.В. Гогольнең классик әсәре XIX гасыр гаилә тормышының искергән гадәтләрен күрсәтеп, төп геройларны көлкеле, абсурд вазгыятькә үк илтеп җиткерә, сәхнәдә хөкем итә. «Булган икән заман» дип елмаер идек тә, әсәргә бүгенге күзлектән карасак, анда фаш ителгән тәртипләрнең әле дә үз көчендә булуы, персонажларның кемнәрнедер хәтерләтүе шаккатыра», – дип язылган театр програмкасына.

Классика – классика шул инде: әсәр вакыт сынавын узган, иләнгән, көйләнгән – аласы да куясы. «Менә шулай үзең генә калгач, уйлап ята башласаң, барыбер «өйләнергә кирәк» дигән фикер килә. Ялгызлыктан эч поша башлый. Менә тагын ураза кергәнче өлгереп булмады. Ә бит барысы да әзер шикелле», – ди Подколесин.

Әсәрнең сюжетын искә төшерергә кирәкме? Дворянин Иван Кузьмич өйләнергә җыена – яучы Фекла Ивановна аңа кәләш эзли. Сәүдәгәр кызы Агафья Тихоновна кияүгә чыгарга хыяллана -– яучы Фекла Ивановна аңа кияү эзли. Кыз чибәр дә, бай гына бирнәсе дә бар, әмма шарты да бар – тәгаен дворянин кирәк. Кызның түтәе Арина Пантелеймоновна тигез никах яклы – сәүдәгәр кызына сәүдәгәр кияү килешә, ди. Әмма гүзәл Агафья туташ нык тора – дворянин тек дворянин – дворянка булып яшәмәкче. Фекла Ивановна потенциаль кияүләрне җыя, тегеләре кайсы – бирнәгә, кайсы кызның матурлыгына кызыгып җыела, әлбәттә...

Никах аша финанс һәм статус проблемаларын хәл итү, комсызлык, вакчыллык кебек сыйфатлардан әсәр беренче мәртәбә куелган 182 ел элек тә көлгәннәр, хәзер дә көләбез, ул беренче куелган Санкт-Петербургта да көлгәннәр, Минзәләдә дә рәхәтләнеп көлдек – кызык бит.

Вакыйгалар пьеса язылган XIX гасырда бармый, вакыты һәм урыны күрсәтелмәгән – мондый хәлләр теләсә кайда булырга мөмкин. Шуңа да киемнәр рәссамның фантазиясе, театрның акчасы һәм артистларның әдәп-әхлак чиге җиткән кадәр итеп ясалган. Подколесинның яшел костюмын хет үзенең дә «өлгермәгән» булуы белән аңлатып та буладыр, хәтта чикерткә кебек тәрәзәдән сикерде диеп тә була – кыскасы, кешенең фантазиясе җиткән кадәр. Кочетковның дирижерларныкы кебек фрагы да аңлашыла: үз дустын өйләндерү хакына башка кияүләрне оркестр кебек уйната ләбаса.

Режиссер белән рәссам сәхнә декорациясен бер зур кәкре (бер ягында – зур ишекләр, икенче ягында – тараеп киткән ишекләр) шкафка сыйдырган. Кечкенә ягын алга таба каратсаң, Иван Кузьмич йорты, зур ягын каратсаң – Агафья йорты. Барысы да шушы портал-шкаф аша йөреп торалар. Агафья бай булса да, аның хыялы шушы дворянга кияүгә чыгуга кайтып кала, бик сай теләк, шуңа да шкафы да сай. Башта бик сәер булып тоелган Подколесин мондый адымга бара алмый – күңеле тирәнрәк – шкафы да төпсез.

Хәер, тагын вак-төяк шкафлар да бар, Яичница фамилияле дворянин сейфка охшаган шкаф күтәреп йөри, француз телен белгән хатын эзләгән Анучкинның шкафы француз теле сүзлеге диярсең, ә Жевакинның шкафчыгы озын булса да үтәли күренә – үзе акчасыз булган кебек, шкафы да буш. Бар булган байлыклары – тамашачыга шкаф-тумбочка рәвешендә күрсәтелгән шушы статуслары инде. Шуның бәрабәренә бирнәле кыз эләктерергә маташалар.

Спектакль зур ләгәндә (конфетти тутырылган) юынган Подколесин күренешеннән башлана. Кулында – резин үрдәк. Әлеге үрдәкне ул спектакль дәвамында кычкыртып йөрде.

Интернеттан карадым: үрдәк – славян мифологиясендә нәсел дәвамы һәм дус гаилә символы, кытай мәдәниятендә – бәхет һәм тугрылык символы, фэншуй буенча нәни үрдәк уенчыклары мәхәббәт китерә, ди. Резин үрдәк – гомумән бәхетле балачак символы да бугай инде, кайсы бала ваннада резин үрдәк белән уйнап утырмаган?! Теләгән кеше үз күңеленә туры килгән символны тагып куя ала Подколесин (Рөстәм Зиннуров) кулындагы үрдәккә.

Хәер, үрдәк кенә түгел, әкәм-төкәм дә бар әле. Анысы уенчык яки рәсем форматында түгел, кайчандыр Рөстәм Зиннуров язган җыр юллары: «Әкәм-төкәм кебек булма! Әкәм-төкәм кебек булма!..»

Режиссер спектакль өчен театрның яшь буынын сайлаган. Агафья Тихоновна белән Подколесин ролендә – Рөстәм Зиннуров белән Диләрә Кәримуллина. Кочкарев – Ильмир Кашапов. Яичница – Нәфис Гайфуллин, Анучкин – Азат Җиһаншин, Жевакин – Илназ Хисмәтуллин. Дуняша – Әдилә Манасыпова, Степан – Рөстәм Авзалов. Арина Пантелеймоновна – Татарстанның атказанган артисты, театрның примасы Динара Акматова, Фекла Ивановна – Илсинә Миңнемуллина.

Артистлар уенын җентекләп карый башласаң, җитешсезлекләр бар инде. Баксаң, репетиция вакыты шактый кыска булган икән. Шуңа кайбер артист үзен үзе куеп бетергән булса кирәк, кайберәүләргә вакыт җитмәгән.

Спектакль җиңел бара. Нурбәк Батулла куйганча хәрәкәтләнгән егетләргә-кызларга күз иярми. Альберт Шакиров татарчалаштырган текст телләреннән очып чыгарга тора. Тамашачы көлә. Дөрес, тамашачының көлүе бераз шикләндерә дә. Чөнки артист, шушы тамашачы эмоциясен тагын да күбрәк алырга теләп, арттырып җибәрә башларга мөмкин. Бу инде – спектакль җимерелде һәм попсага әверелде дигән сүз. Шушы чикне узмыйча уйнасыннар иде егетләр-кызлар.

Финал турында әйтергә онытып торам икән. Спектакльне бетерә алмыйча азаплану – күп режиссерларга хас күренеш. Бәндә бу хатадан хали түгел, Марсель Мәхмүтов та шул исәптән. Тегеләй дә бетереп карый, болай да, бетми генә бит, диярсең...

Подколесин кәчтүмен кигән Рөстәм Зиннуровның финал монологы: «XIX гасырда өйләнү өчен әллә ни күп әйбер кирәкми. Хәтта хатын үзе дә кирәкми, чөнки син аның бирнәсенә, нәселенә өйләнәсең, Үзенә түгел. Кияүгә чыгу – хатын-кызның канына сеңдерелгән инде... Кызлар барыбер кияүгә чыгарга хыяллана. Алар бездән ниндидер могҗиза көтә – принц килгәнен көтә. Ә принцлар юк. Хатын-кызлар гомере буе ирләреннән шушы принцны әвәләргә тырышып яши...»

Әмма финал монологы белән финал җитми әле. «Ә бит барысы да әзер шикелле иде: яучысы да 3 ай буена йөри. Менә, ураза җиткәнче, тагын өлгереп булмады. Ә бит бу тарих башкача да төгәлләнә ала иде... Әче, әче...» – монысы тагын бер финал.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали гражданку, находившуюся в федеральном розыске

В Солнечногорске сотрудники Росгвардии почтили память коллег, погибших при исполнении служебного долга

В Подмосковье росгвардейцы пришли на помощь пострадавшим в результате ДТП

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали гражданку, находившуюся в федеральном розыске


Техник-паспортист СЛД «Сольвычегодск» Марина Созинова отмечена Благодарственным письмом от Совета женщин Сольвычегодского региона.

Кабинет Артиста в Яндекс. Кабинет Артиста в Яндекс Музыке. 

Сеть клиник «Будь Здоров» запустила медицинского GPT-ассистента

Боня рассказала, что бывший возлюбленный не вернул ей крупный долг


Derek Chisora unveils plan for shock career change once he’s retired from boxing – but plans dream 50TH fight first

Lucas County Dogs for Adoption: 11/28

What to know before Stanford visits SJSU for Bill Walsh Legacy Game

The Evolution of Graphic Design: What Today’s Designers Offer


В Москве раскрыто убийство предпринимателя в 2001 году

Осеннее настроение....

На Мытищинской хорде в Подмосковье построили 800-метровый путепровод

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области оплатило свыше 243 тысяч дополнительных выходных дней по уходу за детьми с инвалидностью


Suicide Squad: Kill the Justice League is $3.50 on Steam, letting you poke around one of 2024's most interesting failures for the price of a cheeseburger

The best-selling graphics card deals on Amazon right now, and which we recommend

Riot is flexing its anticheat Vanguard by placing a bounty of up to $100,000 for anyone brilliant enough to find and report gaps in the system

Plug In Digital перевыпустит Serial Cleaner на iOS и Android


Секретар Миколаївської міськради у робочий час у нетверезому стані рекламував свій бізнес


Замдиректора Росгвардии вручил медали победителям соревнований по самбо в Москве

Time to Cashmere

Алексей Тузов для Известий: Эксперт спрогнозировал рост цен на авто из-за увеличения утилизационного сбора

Алексей Тузов для РБК Autonews:В России возник дефицит оригинальных запчастей




Свыше 200 миллионов рублей фигурируют в деле экс-замминистра транспорта Семенова

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области оплатило свыше 243 тысяч дополнительных выходных дней по уходу за детьми с инвалидностью

Time to Cashmere

Куда пропала "поэтесса-вундеркинд" Ника Турбина: Ранняя слава, подозрения в подлоге и трагический итог


Синоптик Вильфанд: пока нет прогнозов, что зима в Европе будет холоднее обычного

Человек труда — Оксана Винокурова

Свыше 200 миллионов рублей фигурируют в деле экс-замминистра транспорта Семенова

Новогодний хит! от MYAKESH Слушайте «Новогоднюю»!


Хачанов намерен вернуться в топ-10 рейтинга ATP в следующем году

Олимпийская чемпионка Веснина проиграла в своём прощальном матче

Названо место Рыбакиной в рейтинге лидеров WTA по призовым за сезон

Даниил Медведев открыл собственный теннисный корт во Франции


Синоптик Вильфанд: пока нет прогнозов, что зима в Европе будет холоднее обычного

Свыше 200 миллионов рублей фигурируют в деле экс-замминистра транспорта Семенова

Предвкушение волшебства: как Москву украшают к Новому году

Социальный фонд России объяснил, нужно ли менять старые СНИЛС 


Музыкальные новости

«Пока, неудачница»: мать тайно продала недвижимость Анастасии Волочковой

Лерчек получает букет от бывшего, а Джиган ищет жену и дочку в лесу: что смотреть на ТНТ в выходные

Большой театр покажет «Щелкунчика» в кино

Лерчек получает букет от бывшего, а Джиган ищет жену и дочку в лесу: что смотреть на ТНТ в выходные



Замдиректора Росгвардии вручил медали победителям соревнований по самбо в Москве

Алексей Тузов для Известий: Эксперт спрогнозировал рост цен на авто из-за увеличения утилизационного сбора

Из пункта М в пункт П // «Ъ» напоминает, сколько времени уходило в разные времена на дорогу из Москвы в Петербург по воде, по земле и по воздуху

Time to Cashmere


"С 1 декабря все станет бесплатным": "Пятерочка", "Магнит" и "Ашан" подтвердили решение

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали гражданку, находившуюся в федеральном розыске

Онкологи Пензенской области напоминают о важности профилактических медосмотров

Жители Республики Татарстан потратили на ювелирные изделия более 6,2 млрд рублей за 9 месяцев 2024 года


Участника массовой драки на сочинской автомойке задержали в Москве. Им оказался мигрант из Армении.

Водитель Mitsubishi насмерть сбил женщину на севере Москвы

Алексей Тузов для Известий: Эксперт спрогнозировал рост цен на авто из-за увеличения утилизационного сбора

Из пункта М в пункт П // «Ъ» напоминает, сколько времени уходило в разные времена на дорогу из Москвы в Петербург по воде, по земле и по воздуху


Ядерный удар в ответ: Москва рассматривает новый опасный план - Sky News

Нехаммер допустил визит в Москву и Киев при снижении боевой активности

Посол Германии объяснил звонок Шольца Путину

Посол ФРГ назвал основную мысль Шольца в телефонном разговоре с Путиным





Онколог напомнил москвичам о важности проходить профилактические обследования ЖКТ

В Петербурге и Ленобласти вырос спрос на антидепрессанты на 17%

Больше всего в России вырос спрос на антидепрессанты в Москве и Петербурге

«Гнев врачуется временем»: зачем разводящимся супругам нужны три месяца на примирение


Βмecтο угля мοжeм тοпить муcοpοм – пapтия Зeлeнcκοгο пοдбaдpивaeт «гpοмaдян»


ЦСКА спас ничью в матче с "Рубином" в РПЛ, благодаря голу Лукина на 96-й минуте

ЦСКА и "Рубин" огласили стартовые составы на матч 17-го тура РПЛ

Мужчина избил бейсбольной битой и ограбил своего знакомого на юге Москвы

Красавицы из Ульяновска завоевали гран-при конкурса «Топ-модель России-2024»


Сын Лукашенко рассказал, почему его называют главным оппозиционером в семье

Промышленность Беларуси и России выходит на новый уровень взаимодействия



Сергей Собянин. Главное за день

Собянин рассказал о памятниках архитектуры, которые реставрируют в Москве

Собянин: Ежегодно реставрируется около 500 объектов культурного наследия


Количество электромобилей в Москве может вырасти до 320 тыс к 2030 году

В Hybrid Platform появилась функция создания кастомных метрик

Состоялась внеочередная XXXI Конференция Якутского регионального отделения ЛДПР

Дерево с бородой растет в амурском лесничестве


«Не кнутом корми животную!» Что покажут на новой выставке в Музее Москвы

Норвегия создала центр десантных операций на границе с Россией

Рахимов — о ничьей с ЦСКА: «Конечно, это упущенная победа, но можно говорить о закономерности результата»

Социальный фонд России объяснил, нужно ли менять старые СНИЛС 


В Архангельске определили чемпионов Поморья по настольному теннису

События Архангельской области признали лучшими в финале премии Russian Event Awards – 2024

Декабрь спрогнозировали россиянам синоптики

Школьники из Архангельской области – в числе победителей и призеров Национальной технологической олимпиады Junior


Россияне активно воруют масло из магазинов по всей стране

Названы ТОП 10 городов России по качеству жизни

«Жить стало лучше, жить стало веселее». Севастополь и Симферополь - в лидерах российского рейтинга по уровню жизни в 2024 году

В России массово воруют масло: за неделю заведено около 50 дел


Долг нашёлся: Юрист Блиновской опроверг слухи о деле "королевы марафонов"

Новогодний хит! от MYAKESH Слушайте «Новогоднюю»!

Элен Бадалян победила в шестом сезоне шоу «Ну-ка, все вместе!»

Полиция провела рейд в клубе Base в Санкт-Петербурге












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Большой шлем

Даниил Медведев открыл собственный теннисный корт во Франции






Предвкушение волшебства: как Москву украшают к Новому году

Новогодний хит! от MYAKESH Слушайте «Новогоднюю»!

В Ярославле дали прогноз погоды на новогоднюю ночь

Свыше 200 миллионов рублей фигурируют в деле экс-замминистра транспорта Семенова