Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Саескан белән фил көзгедә үзен таный, ә эт көзгедәге сурәтенә ник өрә?

0

Кинолог сүзләренчә, этләр үзләренең көзгедәге сурәтен танымый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Этләр көзгегә карап, үзенең сурәте белән кызыксына, ләкин ул беркайчан да үзен танымый. Бу турыда Россия Кинология федерациясе президенты Владимир Голубев әйткән.

«Эт үзенең чагылышына карап өргәч, көлке тоела. Тик ул үз-үзенә өрми. Эш шунда – этләр башка этләрне тану өчен күрү түгел, ә ис сизү сәләтен куллана. Сурәтне иснәгәч, эт теге якта беркем булмавын аңлый, шуннан соң ул көзге белән кызыксынуын да ташлый», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, эт көзгене күргәч, ул үзен яки үзе кебек этне күргән кебек тоела, ул аны өйрәнергә маташа. Аны әйләнеп узмакчы була, өрә, һөҗүм итәргә дә маташырга мөмкин. Ләкин ис тоелмагач, ул тиз генә башка шөгыльгә күчә.

Кинолог сүзләренчә, көзгедән үзен кәрлә шимпанзе, орангутанг, шимпанзе, горилла, афалин, касатка, фил һәм саескан таный, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в четвертьфинал парного разряда турнира WTA-250 в Румынии






Разбитые фары и оторванная дверь: появились подробности ДТП на Волгоградском проспекте

Wildberries назвал популизмом идею о запрете продаже секс-игрушек через интернет

Продюсер "Три дня дождя" Слэм: солист группы лечится в рехабе из-за депрессии

Zoom в России 2025: его преимущества и доступ