Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Сиринә Зәйнетдинова: «18 яшьтән узсаң да, 50 яшьтән узсаң да соң түгел!»

0

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова сәхнә, иҗат юлы турында уйланулары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешкән.

«Сәхнә... Ничә еллар мин шул сәхнәдә. Ә сәхнәгә менәргә миңа соң түгелме? Әйе, соңгы 2 елда, бик төпләп, үземнең иҗатымны күтәрергә тырышам. Озын юлларга гастрольләргә чыгып китәм. Зур концертлар белән төрле төбәкләрдә булам. Ә миңа соң түгелме шулай йөрергә, бәлки, мин үзем вакытымны ычкындырганмындыр?

Юк, минем кадерлеләрем! Сәхнәгә менәргә беркайчан да соң түгел!» Син 18дә булсаң да, 50не узсаң да. СОҢ ТҮГЕЛ! Һәрнәрсәнең үз вакыты. Әгәр дә син сәнгать тормышында янып яшисең икән, ул берыбер берәр кайчан бәреп чыгачак. Мин җыр юлы белән атлыйм. Мин сәнгать, иҗат белән яшим. Бөтен күңелемне, эчке халәтемне җырларыма салам. Җыр юлына басарга беркайчан да соң түгел», – дип язган ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Блинкова уступила четвертой ракетке мира в четвертьфинале турнира в Остине






Папа Betsy рассказал о гонораре с песни «Сигма-бой»

ЦСКА обыграл «Торпедо» и одержал четвертую победу подряд в КХЛ

Подмосковные спортсмены выиграли всероссийские соревнования по мини-лапте

Какие праздники 2 марта: Прощеное Воскресенье, приметы, запреты и важные события в истории