Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Ноябрь
2024

Шифалы суда озак утырган хатын-кыз һәлак булган

0

Һиндстандагы кайнар чыганакта Россиядән килгән турист хатынның мәете табылган. Якынча фаразлар буенча, ул суда озак утырган һәм табигый газлар белән агуланган, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

23 ноябрь кичендә Татьяна Лубиан берүзе генә Ганганани авылындагы кайнар чыганакларга бара. Шуннан соң ул кунакханәгә кайтмый. Икенче көнне иртән җирле халык 45 яшьлек турист хатынның җансыз гәүдәсен кайнар чыганак эчендә үк табып ала.

Татьяна Һиндстанга ялга Россиядәге һәм Литвадагы дуслары белән килгән була. Алар Һиндстанга 1 ай чамасы элек килгән һәм рухи практикалар белән шөгыльләнгәннәр. Төрле рухи урыннарга барганнар һәм, бергәләп, медитацияләр ясаганнар. Һәлак булган хатын, ритуаллар уздыру өчен, бу чыганакка көненә 3 тапкыр килеп йөргән. Дуслары сөйләгәнчә, Татьянаны Ганганани авылында җирле йолалар буенча кремацияләчәкләр.

Полиция һәм парамедиклар фаҗиганең 2 версиясен әйтә: зарарлы табигый газлар белән агулану һәм йөрәк өянәге. Хакимиятләр туристларны һавага зарарлы матдәләр чыгу турында һәм чыганакларда 15-20 минуттан да артык торырга ярамавы турында кисәткән була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Стало известно место Рыбакиной в обновленном рейтинге WTA






Собянин рассказал о реставрации Швейцарского домика в усадьбе Кусково

«Система» определилась со стипендиатами

В Подмосковье пресекли продажу нелегальных сигарет на 225 млн рублей

Природоохранная прокуратура Подмосковья требует вернуть государству более 4,2 гектара земли в Щелково