Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Үги ата үсмер малайны салкында йоклата, битен гарипләндереп бетерә

0

Кузбасстагы Прокопьевск шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек малайны үги атасы имгәткән. Бала өйдән чыгып качкан. Хәзер аңа пластик операцияләр кирәк булачак. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Үсмер малай, үги атаның мәсхәрәләүләренә чыдый алмыйча, качып киткән.

Кемерово өлкәсе губернаторы Илья Середюк бу малай янына хастаханәгә барган. Ул шул турыда телеграм-каналына язган.

12 яшьлек Кирилл интенсив терапия палатасында ята, аны табиблар дәвалый. Федераль дәрәҗәдәге белгечләр белән киңәшкәч, төп бурыч итеп, баланың хәлен стабильләштерү билгеләнгән. Аннары аның белән пластик хирурглар эшли башлый. Алар баланың гарипләнгән битен төзәтәчәк. Үсмерне атасы битенә сугып җәзалаган.

Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, табиблар үсмерне ашата башлаган, ул аралаша ала башлагач, аның белән психологлар эшләячәк.

«Күп еллар эшләгәндә күпне күргән табиблар да мондый хәл белән беренче очрашуын әйтә. Аның ата-анасы белән хокук саклау органнары шөгыльләнә», – дигән Середюк.

28 ноябрьдә 12 яшьлек үсмер Прокопьевск шәһәрендәге өеннән чыгып китә. 2 көн узгач аны бер супермаркетта табалар. Баланың үги атасыннан качуы билгеле була. Үги ата аны киемсез килеш салкын бинада йокларга мәҗбүр итә, кыйный, битен гарипләндерә. Малайның анасы да улын җәзалауда катнаша.

Ир-атка карата җинаять эше ачылган. Хатынга карата гаепләү белдерелгән. Алар икесе дә кулга алынган, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова обыграла Росе и вышла во второй круг турнира WTA в Лиможе






62-летняя россиянка готовится стать матерью благодаря ЭКО в России

В Воронеже покажут спектакль театра им. Пушкина с Верой Алентовой и Викторией Исаковой

Путин вручил награды Героев Труда директору «Роствертол» Мотренко и депутату Госдумы Ресину

Стилист из Калмыкии победила в международном конкурсе