Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024

Илдус Дәүләнов «кара исемлек»кә кертелгән җырчылар турында әйтте

0

Җырлар язучы, Илсөя Бәдретдинованың саунд-продюсеры Илдус Дәүләнов «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова аннан «кара исемлек»кә нинди җырчыларны кертүе турында да сорады. Илдус Дәүләнов бу хакта беренче булып «Интертат»ка сөйләгән иде.

Популяр җырлар авторы Илдус Дәүләнов: «Кара исемлеккә керткән артистларым бар»

Л.К.: «Үзең иҗат иткән җырларның язмышларын күзәтәсеңме? Интернетта нинди фикерләр, күпме йөкләтеп алуларын карап барасыңмы?

И.Д.: Күзәтәм. Кайсы җыр эшли, кайсы эшләми, кайсы юнәлештә күбрәк эшләргә кирәклеге турында уйлыйм. Башымда статистика алып барам инде. Аныкы хит булды, бу җыр хит булмады. Бәлки, җырчы җырлап бетермәгән, бәлки, мин эшләп бетермәгән, бәлки, сүзләре башка булырга тиеш булгандыр. Монда конкрет нәрсә өчен икәнен әйтеп булмый. Җырларның язмышларын карап барам.

Л.К.: «Минем үзем өчен җырчыларның «кара исемлеге» бар. Башка бу җырчы белән эшләмим», – дип әйтәсең. Нидән килеп чыга ул «кара исемлек»? Нәрсә этәрә аны төзергә? Кемнәр икәнен сорамыйм.

И.Д.: Барысын да сөйлим микән? Исемнәрен әйтмим. Кайбер җырчылар белән эшләргә чыннан да авыр. Яздыруы авыр, җырлаулары камил түгел. Шуңа күрә андый җырчылар белән тиз генә хушлашабыз. Кемнәр табигый, матур итеп җырлый, аларны яздыруы да җиңел, алар белән эшләргә дә җиңел, җырны да эшләп бетереп биргәндә тиз генә кабул итәләр, чөнки алар җырлый белә. Ә җырлый белмәгәннәр, «әһә, бу нотаны төзәтеп бетермәгәнсең, монысы сүзе аңлашылмый, хәрефе ишетелми» дигән җырчылар бар. Аларның дикциясе шулайдыр, бәлки, нотасын алып бетерә алмыйлардыр. Төрле вакытлар бар.

Л.К.: Әле бар шундый кешеләр, алар бөтен кешегә таләпләр куя, тавыш яздыручыга да, шигырь язучыга да, ләкин үзенә таләпләр куймый.

И.Д.: Соңыннан «бу җырчыга хит җырлар язасың, миңа хит язмыйсың» дип килеп әйтәләр. Теге хит җырлаган кеше: «Син менә шул җырчыга шундый җырлар язасың. Эх, әрәм итә. Ә миңа бирсәң, хит итәр идем», – дип әйтүчеләр булды. «Топ»ка кергән җырчылардан шулай ишеткәнем бар.

Л.К.: «Башка бу җырчы белән эшләмим» дигән фикергә нәрсә китерә?

И.Д.: Үзләренә таләпчәнлек җитми. Студиягә әзерлексез киләләр. Тамаклары авыртса да, тавышлары булмаса да киләләр дә, җырлый алмыйча кайтып китәләр. Минем вакытны да әрәм итәләр. Кайбер җырчыларда җавапсызлык бар. Андыйлар белән эшләве шулай ук авыр. Әгәр мин авырыйм икән, шалтыратып әйтәм. Минем вакыт резин түгел бит. Эш тә күп. Вакытны алар башка төрле кабул итәләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко — о смерти Кольцова: «Поняла, что мне не нужен психолог, я справлюсь сама»






"Пенсия" в биткойнах взяточника-рекордсмена Тамбиева возвращается в Россию

Плановое отключение электроэнергии произойдет в Рубцовске

Полный отказ. Грядет масштабная реформа высшего образования

Биткоины экс-следователя Тамбиева начали обращать в доход государства