Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024

«Прямой эфир» тапшыруы героинясы, бала тапканда хәтерен югалткан Мария Полищук вафат

0

Ульяновскида яшәүче Мария Полищук турында матбугат чаралары сөйләгәч, ул бөтен илгә танылды. Өченче баласына тапканнан соң, Мария хәтерен югалта, ирен дә, балаларын да, танымый. Бүген ул вафат булган, дип яза «СтарХит» сайты.

Мариянең вафаты турында ире хәбәр иткән. Мария тромб өзелү аркасында үлгән. Аны кайда җирләячәкләре турында әлегә мәгълүмат юк.

Өченче баласын тапканда, Мария анестезиядән анафилактик шок кичерә – ул 17 көн комада ята, ә хәле тотрыклангач, бернәрсә дә исенә төшерә алмый. Яраткан ире аның өчен Васяга (иренең исеме Геннадий) әйләнә, балаларын танымый, ә чәчәкләргә беренче букетын алган сыман сөенә.

Башта Мариягә гаиләсе, дуслары, хезмәттәшләре булышырга тели, тик соңыннан барысы да баш тарта. Хәтта әти-әнисе дә элемтәгә чыкмый башлый, Геннадийны авыру хатыны һәм 3 баласы белән япа-ялгызын калдыралар.

«Мәхәббәт нәрсәдер, белмим. Мин бу кешене, аның нәрсәгә сәләтле икәнен белмим, шуңа күрә аны 1-2 сәгатькә дә үзен генә калдырырга куркам. Мин бу кешегә гашыйк булмаган идем. Аның белән 11 ел яшәдем. Туйда кунаклар түземлек теләгәндә, протест белдердем. Түземлек? Мин бу сүзгә гел каршы булдым. Нигә түзәргә? Начар итеп үзең генә дә яшәп була. Без хатыным белән бик күпне кичердек, шатлыгы да, кайгысы да булды. Мин, Мария дә шулай ук эшләгән булыр иде, дип уйлыйм. Авыр вакытта мине беркайчан да ташламаган булыр иде», – дип сөйләгән була ире.

Марияне иң яхшы табиблар дәвалый, Геннадий хәтта «Россия» телеканалындагы «Прямой эфир» тапшыруына да мөрәҗәгать итә, тапшыруда Мария белән гипнолог эшли. Студиядә сөйләүләренчә, 1-2 елда Мария әти-әнисен, 2 улын исенә төшерә алган, тик кызы тууны кире каккан. Ә менә ирен элеккечә Василий дип йөрткән – аның элекке сөйгәне Василий исемле була.

Бу хәлдә Мариядән әти-әнисенең баш тартуы барыннан да бигрәк гаҗәпләндерә. Алар тик торганнан кызлары белән аралашмый башлый – янына да килмиләр, телефоннан да шалтыратмыйлар.

«Тещаны өйгә чакырам, ә ул керми», – дип сөйләгән Геннадий «Прямой эфир» тапшыруында.

Интернет кулланучылар да Геннадийның авыр хәлен уртаклашкан, тик хатынын махсус оешмага җибәрергә «киңәш итүчеләр» дә табылган. Әмма Геннадий ахыргача яраткан хатынын ташламый.

«Мин Машаның әтисе белән сөйләштем. «Карагыз, күпме чибәр, яшь кызлар бар, әгәр сезгә үз кызыгыз кирәкми икән, ул нигә миңа кирәк булырга тиеш?» – дидем. Ә ул миңа «алай әйтергә ярамый» дип җавап бирде», – дип сөйләгән Геннадий.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Джессика Пегула

Джессика Пегула обыграла Юлию Путинцеву в матче за выход в финал турнира в Аделаиде






В Подмосковье потушили пожар на складе, где загорелся металлический ангар

«Это чья-то закулисная игра, я считаю. Просто подрыв экономики!»

Как в правительстве Якутии совмещали работу и отдых на новогодних каникулах?

"Февраль будет сумасшедшим": синоптики дали новый прогноз на конец зимы