«Исерек килеш машина йөрткәнемә үкенәм, һәлак булучы – минем дустым иде»
«Миңа Лешаның үлемен шалтыратып әйттеләр»
23 яшьлек Артур Рәшитов кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте өчен суд каршына басты.
19 июньдә Артур дуслары белән әтисенең «Лада Гранта» машинасында шәһәр буйлап чаптырып йөргән. Ул үзе дә, аның пассажирлары да исерек булган. Җиңү Проспектында Артур идарәне югалта. «Лада» бордюрга менә һәм әйләнеп каплана. Алынган җәрәхәтләрдән 31 яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлә. Машинада булган калган 4 кеше, шул исәптән машина йөртүчесе дә, авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла. Шул ук көнне ачыкланганча, Артурның транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган.
Артур Рәшитовны «Исерек хәлдә саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозу»да гаеплиләр. Бу маддә буенча аңа 5 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Идел буе судында Артурга гаепләүне укыдылар. Аннары ике зыян күрүчедән сорау алдылар. Аларның берсе – авариядә һәлак булган Алексей Лазуренконың әнисе.
«Мин төнлә эштән кайттым да улыма шалтыраттым. Үземнең борчылуымны, аның тизрәк өйгә кайтуын сорадым. Ул миңа борчылмаска кушты һәм, тиздән кайтачакмын, диде. Ә иртән миңа танышым шалтыратып, юл-транспорт һәлакәте булганын, анда Лешаның үлгәнен әйтте», – дип сөйләде судка һәлак булучының әнисе Светлана Лазарева.
Алексей Лазарев пешекче булып эшләгән, әнисе белән яшәгән, үз гаиләсе булмаган. Ул төнне дуслары белән йөреп кайтырга чыккан. Артур белән алар уртак компаниядән таныш булган.
«Авария турында ишетү белән, шунда йөгердем. Машина әйләнеп капланган, «ашыгыч ярдәм» машинасы да бар һәм пакет белән капланган килеш Леша ята», – дип сөйләде судка Светлана Лазуренко.
Улы үлгәннән соң Светлана һаман да аңына килмәгән. Аның тормышы «авариягә кадәр» һәм «авариядән соң»га бүленгән.
«Бу – бик авыр. Хәзер мин психологка йөрим. Мин гаепле кешенең җәза алуын телим. Күпмегә, нинди срокка икәне мөһим түгел. Барысына да Ходай ихтыяры. Мин бары тик ул үз җинаятенең авырлыгын аңлавын телим», – дип уртаклашты Светлана Лазуренко.
Светлана сүзләренчә, Артурның дуслары аның элек тә руль артына исерек килеш утырганын сөйләгәннәр. Машина аның әтисенеке, ул машинаны әтисенең рөхсәтеннән башка алган. Аның машина йөртү таныклыгы булмаган. Бу хәлдән соң, Алексейның әнисе сөйләгәнчә, Артур аның белән бер тапкыр гына сөйләшергә тырышып караган.
«Аны дус кызы мәҗбүри алып килде. Очрашу буе ул башын аска иеп утырды. Ул барыбер гафу үтенмәде», – дип уртаклашты Светлана.
Аннары суд 18 яшьлек Каринаны тыңлады. Ул да иртән шул машинада булган.
«Без әтиебезне туганнарыбыз белән махсус хәрби операциягә озатуны билгеләп үттек. Ул – СВО хәрбие. Артур ул кичне арендага алынган коттедждан өйгә илтергә тәкъдим итте. Миннән һәм Артурдан башка машинада тагын 3 кеше бар иде», – дип сөйләде Карина.
Ул Артурның машина йөртү таныклыгы юклыгын белгән, ләкин судка әйткәнчә, аңа тулысынча ышанган. Ул сөйләгәнчә, бу хәл бик иртә булган. Кояш инде чыккан, ләкин әле җылытып өлгермәгән, юл юеш булган. Алар тиз барган, машинада кемнеңдер исерек булуын ул бөтенләй сизмәгән. Соңрак дәүләт гаепләүчесе «Лада»ның якынча тизлеге сәгатенә 101 километр чамасы булуын әйткән.
«Безнең ничек баруыбызны, борылышка керүебезне хәтерлим, ә аннары – караңгылык һәм мине җимерелгән машинадан кулларымнан тартып чыгаралар. Мин басып та тора алмадым, иркенләп сулый да алмадым, соңрак миңа аркамның җитди зыян күрүе турында әйттеләр. Хәлем авыр иде, һәм «ашыгыч ярдәм» мине беренче булып алып китте», – дип сөйләде Карина.
Артурны ул бернәрсәдә дә гаепләми, ул шул ук хастаханәдә, бер катка түбәнрәк ятканын сөйли. Персонал әйтүенчә, ул еш кына аның хәле белән кызыксынган.
«Мин руль артына утырып дөрес эшләмәдем, Леша минем дустым иде»
Артурга ул көнне искә төшерү авыр икәне сизелде. Ул күзләрен идәнгә төбәде дә күтәрелеп карамады, иңбашлары салынып төшкән иде.
«Үз гаебемне тулысынча таныйм», – диде Артур Рәшитов судта.
Судта аннан башка аның әти-әнисе дә бар иде. Ул булган хәлне авыр кичерүен таныды, машинада барысы да аның дуслары иде бит.
«Без дуслар белән очрашкан идек. Мин болай булуын теләмәдем, руль артына утырып ялгыштым. Алексей минем якын дустым иде, мин булган хәлгә бик үкенәм. Миңа суд карары турында уйлау авыр, әмма үз гаебемне таныйм», – дип сөйләде Артур Рәшитов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Татар-информ»нан Кирилл Гомәров язмасы тәрҗемә ителде