Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024

Искергән Коръән китапларын ягарга ярыймы?

0

«Хозур» нәшрияты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында, искергән Коръән китапларын ягарга ярыймы, дигән сорауга җавап бирәләр.

Иске дини календарьларны, укып булмый торган Коръәннәрне, дини китапларны нишләтергә? Аларны яндырырга яки ташларга ярыймы?

Дини календарь битләрен чүплеккә ташлау мәкруһ (харамга якын гамәл) санала. Әмма, дини календарьның битләрен аларда бер генә бөтен (тулы) сүз дә калмаслык итеп вакласалар, аларны чүплеккә ыргытырга рөхсәт ителә.

Әгәр Коръән китабы яки кулъязмасы укый алмаслык хәлгә китерелгән икән, аны берәр чиста тукымага төреп, беркем дә йөрми торган чиста җиргә күмәргә кирәк.

Күп кенә факиһлар (галимнәр) Коръән битләрен яндырырга ярамый дип санаган. Тәфсир, хәдис җыентыклары кебек башка дини китапларга килгәндә исә, чиста җиргә күмү мөмкинлеге булмаса, аларны яндыруда гөнаһ юк. Укырга яраксыз булсалар, аларны яндыру рөхсәт ителә. Хәдисләр һәм башка дини мәгълүмат язылган кәгазьләрнең буш урыннарын язмалар өчен куллану да рөхсәт ителә.

Ә чиста җиргә күмү исә иң хәерлесе булып тора.

«Дин вә мәгыйшәт»




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

«Теннисным матчем это было не назвать». Рублёв — о вылете на старте турнира в Дубае






Кемеровские школьники показали отличные знания в космической отрасли

РФ отказалась от предложенного Киевом аналога зерновой сделки в 2024 году

Солисты Детской филармонии Хакасии стали лауреатами престижного вокального конкурса

Депутат Шеремет назвал Макрона диктатором из-за слов о российской угрозе Европе