Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024

Каймаклы соуста каз бүтәкәсе рецепты

0

Казның бүтәкәсен тозлы суда гына пешерсәң дә бик тәмле, әлбәттә. Әмма алардан берәр үзенчәлекле ризык әзерләп, авыз итсәк тә зыян булмас. Бүтәкәгә хас үзенчәлекле ис һәм тәме дә басылыр, дип яза «Яшел Үзән».

Ингредиентлар: 400 грамм каз бүтәкәсе, 2 уртача кишер, 1 суган, 1 чеметем тоз, тәменчә борыч, 0,5 чәй кашыгы тавык өчен тәмләткеч, 2 тырнак сарымсак, 300 мл су, 100-120 грамм каймак, 2 дәфнә яфрагы, 40 мл үсемлек мае, яшеллек.

Бүтәкәләрне берничә уртача зурлыктагы кисәкләргә бүләбез. Сарымсак тырнакларын боҗралап турап, алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз һәм җыеп алабыз. Шул майда ярымбоҗралап туралган суганны йомшарганчы кыздырабыз, аннары – саламлап туралган кишерне.

Яшелчәләр янына бүтәкәләрне дә салып, акрын утта 7-10 минут тирәсе, шулай ук, кыздырабыз. Шуннан соң каймак, тәмләткеч, борыч, тоз һәм дәфнә яфрагын өстибез. Яхшылап болгатабыз да, 5-7 минутлап пешерәбез. Куерган массага 1,5 стакан су салып, капкачын томалап, акрын утта 35-40 минут пешерәбез. Әлеге вакыт эчендә суның бер өлеше кими, һәм бүтәкәләр йомшара. Әзер бүтәкәләрне савытка алып, өстенә яшел үләннәр сибеп, табынга чыгарабыз.

Файдалы һәм туклыклы әлеге ризыкны карабодай белән бирергә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Даллас (ATP). 1/2 финала. Рууд встретится с Муньяром, Пол – с Шаповаловым






Пожарный поезд направлен к месту пожара в здании Электрозавода

«Ветераны России» просят объявить Канье Уэста персоной нон грата

Канье Уэст сначала по-русски обматерил Гошу Рубчинского, а потом назвал другом и предложил снова "затусить" в Москве

Кубок Англии. 1/16 финала. «Брайтон» — «Челси». Прямая трансляция: смотреть онлайн