Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024

Азат Фазлыевтан күңелгә тиярлек җыр: «Кирәкмидер җирдә миңа синсез тормыш»

0

Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Кирәк түгел» җырының премьерасын тәкъдим итте.

Яңа җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Раил Өметбаев.

«Синең янда гына йөрәк җиңел сулый,

Күңел оча, яшәү көчең шулай ыргый.

Кочагыма алам – шундый тыныч,

Кирәкмидер җирдә миңа синсез тормыш.

Кирәк түгел кышның карлы бураннары,

Синсез миңа тугайлары урманнары.

Син булганга гына рәхәт тормыш җиңел,

Синсез миңа минуты да кирәк түгел...»

«Кирәк түгел» җыры халык күңелен яуларга да өлгергән, комментарийлар шул хакта:

«Искиткеч мәгънәле, моңлы җыр, күңелем тулды. Азат, афәрин!»;

«Азат, яңа җырын белән үзәкне өзәсең»;

«И матур җыр, тавышың супер»;

«Күңелгә үтеп керә, бик яхшы җыр»;

«Иҗатыгызны яратабыз, җырларыгызны тыңлап ял итәбез! Иҗади уңышлар сезгә, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, исәнлек-саулык телибез».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Зарина Дияс

Сенсацией обернулся матч Зарины Дияс за четвертьфинал турнира в Мумбаи






Весной нагрянут аномальные морозы покруче зимних: синоптики удивили прогнозом на март и апрель

Минобороны РФ подало иск к РЖД на 5,5 миллиона рублей в московский суд.

Минобороны хочет взыскать с РЖД более пяти миллионов рублей

Источник 360.ru: из горящего дома в Зюзино спасатели вывели шесть человек