Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024

Мурманск өлкәсендә поездлар бәрелешкән

0

Мурманск – Санкт-Петербург пассажир поездының берничә вагоны рельслардан чыккан. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. Княжая станциясе янында пассажир поезды йөк составы белән бәрелешә. Тикшерү комитеты «Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу һәм тимер юл транспорты белән идарә итү кагыйдәләрен үтәмәү» факты буенча җинаять эше ачкан (263нче маддә).

Пассажир поезнында 326 пассажир булган. 8 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТАСС, төбәкнең оператив хезмәтләренә сылтама ясап. Аларның өчесе авыр хәлдә. 3нче вагонда бикләнеп калган кешеләр бар, каза күрүчеләр күбрәк булырга мөмкин. Бәрелүдән иң зур зыян күргән вагон шушы.

Йөк поезды ватылу сәбәпле бәрелеш булган, дип фаразлыйлар. Аның ток кабул итү җиһазлары эшләми башлый, һәм ул ремонтка туктала. Ярдәм көтеп торганда, тормозларның эшләми башлавы аркасында, кузгалып китә. Һәм, алдан фаразлар буенча, пассажир поезды килә торган юлга чыга, һәм бәрелешәләр.

Видеолардан күренгәнчә, пассажир поезды 2 катлы, ә кайбер вагоннар рельслардан төшеп кенә калмаган, ауган да.

«SHOT» язуынча, каза күрүчеләр вокзалда медикларны көтә. Алар арасында пыяла ватыкларына киселгән балалы хатын-кыз да бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева одержала победу над Кларой Таусон на турнире WTA 1000






И все-таки вместе: история отношений Шамана и Екатерины Мизулиной

Двое погибли и двое в больнице после массированной атаки БПЛА на Москву

Саратовский суд наказал владельцев магазина за изменение фасада на Московской

Тамбовские студенты завоевали медали в финале Кубка России по конькобежному спорту