Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024

Винера Ганиева: «Профессор гына булып эшләп акча җитми»

0

Блогер Олеся Лесная Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева белән әңгәмә корган. Олесяның хәзер мактаучылары да арта бара. Хәзер аңа «тозсыз сораулар биреп йөрисең» дип бәйләнмиләр. Ә киресенчә, «кызык булган бу», «Олеся, син көннән-көн матур», «матур сорауларга мәгънәле һәм мәгълүматлы җаваплар» дип, блогерны куәтләгәннәр. Халык Винера Ганиевага да мәхәббәтен белдергән: «Күп артистларга үрнәк», «Винера ханым сөбханалла, образы матур», «затлы Винера ханым, җаваплары нинди матур», «легенда, яратам аны».

Винера апа, сәлам! Ничек хәлләрегез?

– Сәлам! Әйбәт!

Ә менә татар җырчыларының русча җырлавына ничек карыйсыз?

– Яхшы, уңай карыйм! Татар җырчылары русча да, башка милләт телләрендә дә җырларга тиеш. Халык бәяли, тамашачы аңлап кабул итә.

Акцент белән җырласалар?

– Әлбәттә, акцент өстендә эшләргә кирәк.

Ничә яшькә кадәр җырларга җыенасыз?

– Тавыш яңгыраганчы инде.

Профессор гына булып эшләсәгез акча җитәр дип уйлыйсызмы?

– Профессор гына булып эшләп акча җитми. Аларны тиешле дәрәҗәдә бәяләмиләр. Россиянең халык артисты булган Рәсәй артистларының пенсияләренә өстәмә 30 мең түлиләр. Бездә андый хәл юк, мин республикада бу законның кертелүен теләр идем.

Тамашачы бүләк иткән иң истәлекле бүләк?

– Юбилейда миңа ат, машина бүләк иткәннәре бар. Әйдәгез, булды бит инде.

Табышмак кына әйтим инде?

– Юк. Миңа җавабын әйт алайса.

Минем бер кешегә дә җавабын әйткәнем юк иде.

– Минем яшьтәге артистларга әйтсәң була...




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова уступила Бирелл и не смогла выйти во второй круг турнира WTA в Майами






Старший брат Лежнева останется в орловском СИЗО

Владимирцы смогут бесплатно посетить театральный фестиваль"Шоколад"

Вебкам-студию с подростками нашли за стенами детской библиотеки в Москве

Обещал «откупить» от следователей: экс-замглавы Кузбасса Балабану вынесли приговор