Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хәез вакытында нәрсә эшләргә ярамый?

0

«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында «Хәез вакытында нәрсә эшләргә ярамый?» дигән сорауга җавап чыккан.

Хәез – хатын-кызлар табигатенә бәйле, һәр ай була торган күренеш (менструация).

Бу вакытта хатын-кыз пакь булып саналмый, ул намаз кылмый, ураза тотмый, Коръән китабын кулына алып укымый, мәчетнең фарыз залына керми; бу вакытта якынлык кылу катгый тыела.

Хәез вакытында зекерләр укырга (тәсбих тартырга), догалар кылырга, яттан белгән аятьләрне укырга һәм кабатларга, тәфсирләр, дини китаплар укырга рөхсәт ителә.

Бу вакыт тәмамланганнан соң, хатын-кыз госел ала (тулаем юына) һәм гадәттәгечә намазлар укый башлый. Рамазан аенда бу сәбәпле калдырылган һәр көн уразаны соңрак каза кылырга кирәк. Намазлар каза кылынмый.

Хәез 10 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин, аннан артса да, тәмамланган дип саналыр, госел алып, гыйбадәтләрне үтәргә кирәк (бу хәл даими рәвештә кабатланса, хатын-кыз табибка мөрәҗәгать итсә хәерле булыр).

Ислам динендә гыйлем алуда оят мәсьәләләр юк. Бу мәсьәләдә туган сораулары белән хатын-кыз иренә (гыйлемле булса), абыстайларга, остазларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр сез яшәгән җирлектә аерым сорауларны хатын-кыз остаздан ачыклау мөмкинлеге булмаса, ир-ат остаз, имамнан сорарга да була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Мирра Андреева и Арина Соболенко разгромили Бадосу и Швентек






Неизвестное полотно нашли под портретом на выставке Петрова-Водкина в Петербурге

Абхазия совершает одну ошибку за другой, испытывая нервы России

Глава Якутии соболезнует семьям погибших…

Хоккеист "Спартака" Иванов заявил, что его любимая станция метро называется ЦСКА