Татар коуч Илүзә Әминова ире белән җырлый: «Булам үзеңә генә»
Беренче татар коуч Илүзә Әминова ире Нияз белән җырлаганын социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучыларга күрсәтте. Алар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар репертуарыннан «Яле, иркәм» җырын башкара.
«Искиткеч», «Сөбханалла, күз тимәсен», «Афәрин, булдырасыз», – дип куәтләп алган халык.
«Яле, иркәм, кара-кара,
Кара күземә генә.
Карасаң күземә генә,
Булам үзеңә генә...»
Әле яңарак кына Илүзә Әминова виртуаль дусларын биюе белән сокландырган иде.