Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Декабрь
2024

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә гамәлгә керәчәк законнар

0

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин 2025 елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк яңа законнар турында сөйләде. Алар арасында – социаль стандартларны күтәрү, миграция законнарындагы үзгәрешләр һәм балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклау буенча яңа чаралар каралган.

1. Хезмәт хакының минималь күләмен арттыру

2025 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 22 440 сумга кадәр артачак. Россиядә 4,2 млн хезмәткәрнең хезмәт хакы үсәчәк, аларның күбесе бюджет өлкәсендә эшли. Шулай ук, МРОТ нигезендә исәпләнә торган социаль пособиеләр һәм түләүләр күләме арта. Бу карар, катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән.

2. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү

Яңа елдан хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү яңартыла. Бу карар Президент Владимир Путин тырышлыгы белән булдырылган.

3. Миграция законнарында яңа кагыйдәләр

Законсыз миграциягә каршы көрәш өчен берьюлы берничә яңа норма үз көченә керә:

Фиктив никахлар белән көрәш. Әлеге яңа закон гражданлык алу өчен фиктив гаиләләр булдыручы мигрантларга карый.

Чит ил гражданнарының Россиядә вакытлыча яшәү көннәрен кыскарту. Яңа карар Россия территориясендә озак вакыт законсыз яшәү мөмкинлеген чикләячәк.

Чит ил гражданнары өчен сим-карталар санын чикләү. Хәзер мигрантлар үз исеменә барлыгы 10 сим-карта терки алачак, бу мошенниклык очракларын киметергә тиеш, ди белгечләр. 2024 елда миграцияне контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлдерелгән барлыгы 14 закон кабул ителде.

4. Балигъ булмаганнарга вейплар саткан өчен җаваплылыкны катгыйландыру

Хәзер 18 яшькә җитмәгән затларга вейплар сатучыларга җинаять җаваплылыгы каралган. Көчәйтелгән чикләүләр балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклауга һәм начар гадәтләр таралуны булдырмауга юнәлдерелгән.

«Вейп сатучылар безнең балалар сәламәтлегенә баерга тиеш түгел», – дип шәрехләгән әлеге карарны Вячеслав Володин.

5.Аерылышу өчен түләү 5 меңгә кадәр арта

1 гыйнвардан аерылышу өчен түләү пошлинасы сизелерлек арта. Ир белән хатынның һәркайсына элеккеге 600 сум урынына 5 мең сум түләргә туры киләчәк. Гаиләнең ике яктан да үз ризалыгы белән яки суд аша аерылулары да мөһим түгел.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко станцевала вместе с командой после первого титула в сезоне. Видео






Немецкие полицейские задержали стрелявшего на машиностроительном заводе

Разрядился аккумулятор: сотрудники ДПС помогли водителю грузовика в Тульской области

На севере Москвы на 300 кв. м загорелась крыша здания на реконструкции

На благоустроенной территории Синички в Красногорске прошел рождественский праздник