Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Данир Сабиров: «Каблук» булсам да, мин – гаилә башлыгы»

0

Миләүшә һәм Данир Сабировларның дус-тату һәм зур гаиләсе бу көннәрдә тагын да тулыланган. Алар кызлары Даниянең иң зур хыялын чынга ашырып, тагын бер эт алып җибәргәннәр. Әлеге токымлы эт, хуҗаларның этләре Кемальдән аермалы буларак, өйдә яшәячәк. Кызының үзен әлеге этне алырга ничек ризалаштыруы һәм яңа «дус»ка исем кушу тарихын Данир Сабиров үзенең Телеграм-каналында бик тәмләп яза.

«Дания үз ягына бик хәйләкәр... Бу җитди адымга ул мине (как никак, «каблук» булсам да, мин – гаилә башлыгы) күптәннән әзерли башлады. Йортта эт тотарга барысы да каршы булды: бабай да, теща да, Гөлия апа да. Янәсе, мөселманнарга өйдә эт тотарга ярамый. Ну, беләсезме, бу җан иясе минем өчен песи кебек. Эткә охшамаган бит инде?! Эт минем өчен – ул Кемаль. Моның исеме генә эт, ә чынлыкта ул песи. Кәшифәне ни өчен өйгә кертмибез? Чөнки йоны коела. Ә менә бу «котопёс»ныкы коелмый. Мин аның турында күп укыдым, өйрәндем.

Бу җан иясе ул бала кебек, аны карарга, тәрбияләргә кирәк. Дания белән бу темага җитди сөйләштек, миңа калса, аның кулыннан киләчәк. Этләргә мәхәббәте көчле аның: киемендә дә эт рәсемнәре, аватаркасында да шушы токымлы эт фотосы... Башта теләге вакытлы булыр кебек иде, әмма көннән-көн көчәйде генә. Һәм ай буе «мозганы ниткәннән» соң, Миләүшәгә эт табарга куштым.

Безнең «котопёс» Нижгар якларыннан, мишәр. Бары тик казылык һәм пирәмәч белән генә туклана. Кстати, өч ай гына булуына карамастан, Казанга кадәр поездда үзе килде. Исең китәр: аңа аерым билетлар алып, кеше диярсең!

Исемгә килгәндә... Хәйләкәр Дания минем йомшак якларны белә. Эт алсак, татарча исем дә бирер идем диде. Мин ризалаштым һәм Даниябез аңа Җан дип исем бирде. Мин: «Җан – кыска исеме, ә тулы исеме – Сабирҗан. Үзбәкчәсе – Собырҗон», – була дидем.

Төкле аягың белән, Сабирҗан! Дус гаиләгә рәхим ит! Без монда милләтләргә дә бүленмибез, бар диннәрне дә ихтирам итәбез! Сине мишәр дип бер кеше дә рәнҗетмәс. Олы этебез немец токымлы булуына карамастан, татарлашты.

Сабирҗан! Син дә Кемаль абыең кебек тәртипле, тәрбияле булырсың дип ышанабыз. Кәшифә апаңнан үрнәк алма, эгоист булма. Ул шундый булганы өчен прихожийда яши. Иң яхшысы, аңа күренмә: холкы «непредсказуемый». Бар да яхшы булачак! Бергә яшик, бергә торыйк!

Кыскасы сөелгәннәр сөюдә сөюеннән сөелеп сөелсен», – дип язды артист бу хакта Телеграм-каналында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Самсонова одержала победу в первом круге турнира WTA в Аделаиде






Мужчина в самолете Нижнекамск – Москва заявил, что у него две бомбы

Серию краж электрокабелей раскрыли в Нижнем Новгороде

Не все жильцы дома на Луначарского смогли вернуться в свои квартиры

Соотечественники в Казахстане провели благотворительную акцию