Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Мәктәп директоры иртә таңнан сыер савамы, яки «Авылны яраткан кешегә – авыл юмарт!»

0

Авылда кыш хакимлек итә. «Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә» диләрме әле? Хәер, авыл уңганнарының йөзләре кызарырлык чак түгел. Абзар тулы мал, җәй буена үстерелгән үрдәк, каз түшкәләре, итләр белән тулы туңдыргычлар, келәтләр дә.

Без авылның бер урамындагы иң азакы йортка килеп җиткәндә үк, төзек, заманча гына йортны чамалап алдык. Өй янәшәсендә генә урнашкан сарайларын, мал торакларын күреп алгач – монда да авыл уңганнары яшәп ята, дигән фикер туды.

Йорт хуҗасы, фермер Фердинант Хөсәен улы белән әңгәмәләшеп алырга булдым. Үзе ул кохозда хезмәт куйган, соңрак авыл мәктәбендә эшләп алган. Ә хатыны – авыл мәктәбе директоры. Хәләл җефете эштә иде.

Фермер сүзе: «Хезмәт хаклары бит көннән-көн кими, мал асрау – яшәү чыганагы»

Фермерлык эше белән әлеге гаилә бишенче ел шөгыльләнә. Хәзерге вакытта 10 сыер асрыйлар, бозаулары да бар. Дәүләт, Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 400 мең сум ярдәм дә алганнар.

– Колхозда тракторчы булып эшләдем. Авырып китү сәбәпле, эштән киттем. Берникадәр тормыш иптәшемнең кул астында – котельняда эшләдем. Шуннан соң авыл халкы арасында сүз чыкты бер мәлне: күбрәк кем мал асрый ала, дип... Фермерлык эше дә популярлык алды. Без исә электән үк шул 4-5 сыер асрадык. Әлбәттә, Фәридәнең күпчелек вакыты эштә үтте, үтә, һәм без аның әнисе – әбием Нәгыймә белән хайваннарны карадык. Кайбер кияү белән әбиләр сыман талашып, сүзгә килешеп ятмадык. Бабай яшьлирәк вафат иде, улы Фәнис – баганага менеп, токка сугылып үлгән. Вакыты булганда, өлгерсә, хатыным да ярдәмләшә инде. Укытучы кешенең бит инде иртә таңнан алып күп вакыты эштә үтә, гадәттә. Гел юлда, РОНОга да еш йөрергә туры килә, отчётлар, планнар бихисап, – дип сүз башлады Фердинант абый.

Фермерлык бүген ничек соң? Эшләрегез уң барамы?

Әле сөт азайды инде, ә болай исә 2 сөт саву аппараты белән эш җиңел. Иптәшемнең дә, үземнең дә куллар сызлый башлагач, 5 сыер булганда ук алган идек. Көненә уртача 10 сыердан 160-170 литр сөт савабыз. Бер сыердан 25 литрлап та сауганыбыз булды. Арчадан да бервакыт сөтлебикәләр алып кайткан идек. Начаррак савым алардан... Сөтне җыеп йөрүчеләргә тапшырабыз, литры 35 сумнан.

Бәяләр барыбер дә берникадәр күтәрелде. Безнең авылда сөт җыю буенча 3 нокта бар. Берсе күршедә генә. Хәер, авылыбызда сыер асраучылар байтак. Менә бер як күршедә 15 сыер, икенчесендә 4-5, кайсыныкы – 6. Хезмәт хаклары бит көннән-көн кими, мал асрау – яшәү чыганагы.

«Малларны арттырмыйсызмы?» дип кызыксынам.

Киләчәктә маллар санын арттыру теләге юк. Зур малай белән кызның үз тормышлары. Кече улыбыз да армиягә китте, ул ярдәмләшә иде. Бераз авыррак инде, сүз дә юк. Тик шулай да авылда «аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый» диләр бит, – ди фермер.

«Тигәнәксез булса, йонны килосын 5 сумнан алалар. Копейкалар инде!»

Авыл кешесе өчен мал-туарсыз тормыш – болытлы көндәй бит инде. Тагы да нинди малларыгыз бар?

6-7 сарык бар, менә быел кыргый этләр зур зыян салдылар. Авыл халкы җәфа чикте инде ул этләр аркасында. Сарыкларга да, кош-кортка да ике дә уйламыйча ташланырга гына торалар.

Ел саен шул үзебез өчен генә 10-15 каз, үрдәк алабыз. Тавыклар да бар. Янда гына менә җәйрәп агып ята җырларда җырланган Мишә елгалары. Әмма балыкка төшәргә дә вакыт юк бит, Юлай. Көн дә эш килеп чыгып тора, тегермән тартумы, йорт-курада берәр ни эшлисеме... Чыты табигате бик нык ямьле булса да, сокланырга вакыт җитми.

Әле көч-куәт барда, малларны бетермәскә иде.

Сарыкларны корбанга алучылар күптер?

Әйе, халыктан ихтыяҗ бар. Гаетләргә бездә сарыкның килосы төрлечә йөри, бер сарык 5-6 меңнән дә ким түгел. Алдан ук, бәрән туганчы ук, бронь ясап, белешеп куялар: «Фердинант абый, зинһар, безгә сатарсың инде», – дип, ялкытып та бетерәләр. Хәзер бит сарык тоту, үрчетү – керемле түгел. Шуңа күрә, асраучылар сирәк. Йонын җыймыйлар, сөте юк! Тиресне дә хәзер кая тапшырырга белмәссең. Шулай да, бик нык сирәк булса да, йон җыючылар килсәләр – тигәнәксез булса йон, килосын 5 сумнан алалар. Тиеннәр инде! Чыгарып чүплеккә ташлаган чак күбрәктер.

Көтү чираты бармы әле сездә? Малларга барыбер яшел чирәмнәр, бераз ирек тә кирәк бит?

Элек бит хәтта сарык көтүләре бар иде. Без менә 3 күрше белән «электропастух» сатып алдык.

Питрәч ягы Казанга да якын бит. Калага барып эшләүчеләр дә бар. Шәһәргә китәргә теләк булмадымы?

Юк инде, мин шәһәр җиренә кунакка яки берәр йомыш белән барсам да, озак торалмыйм. Хатыным да шулай ук.

Димәк, икегез дә – авыл уңганнары? Ярдәмләшүче эшчеләр ялларга да теләк юкмы, Фердинант абый?

– Иртән дүртенче яртыда торабыз да үзебез карыйбыз. Өйрәнелгән бит инде! Ни кыенлыгы булсын аның?! Тормыш иптәшем сыер сава. Мин аңа саламдыр төшереп, тирес чыгарып булышам. Бозауларны карыйм. Минем малайларым да сыер сава белә хәтта, – дип сөйләде хуҗа.

Мәктәп директоры иртүк торып сыер савуны күз алдыгызга китерегез әле!

Мәктәп директоры да иртән сыер савамы?! Мондый күренеш сирәктер, хәзерге заманда бигрәк тә...

Нигә гаҗәпләнәсез аңа?.. Авыл кызы бит ул. Авыл кешесенә 70 төрле һөнәр дә аз ул, дип саныйм. Улларым 5нче сыйныфтан ук сыер саварга өйрәнделәр. Истә: без Казанга чыгып китәбез, улларыбыз без кайтуга эшне бетереп куялар. Аларга инде, хезмәткә дәрт сүрелмәсенгә, тәмле газировка суы белән берәр чипсы алып кайтып бирәбез. Әлһәмдүлиллаһ, балалар эш белән чыныгып үстеләр. Уртанчы улым трактор белән дә идарә итәргә өйрәнде. Без әле шул 4-5 сыер асраганда ук, балаларны калдырып, ял йортларына чыгып киткән чаклар булды.

Сөт булгач, каймагы, эремчеге, катыгы да була. Аларын да хатыным үзе ясап куя.

Малкайдан яхшы сөт, ит булсынга, аңа сыйфатлы азык хәстәрләү дә мөһим. Күпләр печәнне, саламны рулоннары, төргәкләре белән әзерләнгәнне сатып алуны хуп күрә. Ә сез ничек итәсез соң?

Печәнне үзебез әзерлибез. Үземнең тракторым, чапкычым, ворошилкам бар. Күрше егет белән бергәләп пресслыйбыз. Күршеләр белән дә дус-тату яшәү файдага килә ул (елмая). Бер-береңә ярдәм итмичә булмый. Кыш чыгар өчен 260 рулон печән кирәк, гадәттә. Печән күп булганда, саламның әллә ни кирәге юк. Быел шул 20-25 рулон гына сатып алдым. Ашлыкны бер 20 тонна алдым. Ашлыкка хаклар бер күтәрелә дә бер төшә... Шуңа күрә, халык, авылдашлар белән хәбәрләшеп, моментын тотып алырга тырышабыз.

Менә фермерлык эшен башлап кына җибәргән елны һәм хәзерге вакытны чагыштырсак, җир белән к0үк арасымы?

Әллә ни үзгәреш булмады кебек.

Элек бозауларны, бәрәннәрне дә өйгә алып керә идек бит. Хәзер ул чорлар бетте инде. Бер җәй эчендә шлакоблоктан сыер торагы салдык. Зәмһәрир салкыннарда бозауларны шунда ябабыз. Өстәвенә, электр җылыткычы да куеп алабыз, үзебез тышта булганда гына инде. Электр бит – бик хәвефле, бар мал-мөлкәт утка очуы да ихтимал.

Фермерлык турында тагын нинди фикерләрегез бар?

Бөтен булган көчне биреп эшли торган хезмәт. Эшләсәң, акчасы бар. Авылны яраткан кешегә – авыл юмарт! Авылны яраткан, сөйгән, үз иткәннәр өчен бу сүзләр туры килә. Ул бит авылның һавасы, мәсәлән, яз көне шомырт чәчәк атуларын гына алыйк, тургайлар тавышын! Авыл халкы өчен эш яшәргә өмет бирә!

Чыннан да бу авылны «сөт диңгезе» белән тәңгәлләштереп буладыр, дип тә уйладым. Хәтта һәр ихата саен, кайбер җирлекләрдә хәзер икешәр-өчәр машина булганда, монда берничә сыер асрала. Алдагы да, әлеге дә материалларда язылган кебек, авыл өчен җанатып яшәгән гаиләләр шактый күп бит монда.

Бер уңайдан урындагы социаль әһәмиятле объектларның берсе булган мәктәп һәм аның директоры, Фердинант әфәнденең тормыш иптәше Фәридә Фәттахетдин кызы белән танышып чыгарга булдык. Хезмәт урынында эш мәшәкатьләре бик күп булу сәбәпле, өйгә кайталмаган иде әле.

– Мин 2017 елдан мәктәптә директор булып эшли башладым. Гомумән, 1989 елдан бирле, иң тәүдә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Аннан соң университетны тәмамлагач, татар телен һәм әдәбиятны укыттым, алга таба завуч итеп тәгаенләделәр. Мәктәбебез өчен җанатып торам. Ел саен республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый укчыларыбыз. Һәм татар телен үстерү, саклау максатыннан республика грантыннан 500 мең сум акча отып, милли киемнәр алып, уку йортын баеттык. Һәрбер сыйныф бүлмәсе мультимедияле яисә гади проектор белән тәэмин ителгән, – дип сөйләде сыер саварга да оста мәктәп директоры.

Мәктәп өчен җанатып торуыгызны күрәм. Ә сез бит фермерлык белән шөгыльләнәсез, ирегез әйтүенчә – хуҗалыкны бергә алып барасыз, ике дилбегәне дә тоту авыр түгелме соң?..

Бик кирәкле сорау. Әгәр дә миңа тормыш иптәшем ярдәм итмәсә, мин директор була алмас идем. Ирем 3нче, мин 1нче сыйныфта булганда ук таныштык инде. Ул вакытта 2 класс бер бүлмәдә укый иде бит. Ирем көлеп тә йөри инде, «сине карап үстердем» дип... Икебез дә шушы авылда туып-үстек. Фердинантның да китәсе килмәде. Мин Казанда укыган чакта да, тизрәк авылга кайту ягына ашкына идем. Авыл тормышына, аның үзенчәлекләренә һәм кыенлыкларына зар кылганнарны бөтенләй аңламыйм.

Алга таба исә Фәридә Фәттахетдин кызы мәктәп сулышы, биредәге музейны күрсәтеп чыкты.

Язмабыз геройлары авыл хуҗалыгы тармагының киләчәгенә ышана һәм үз хуҗалыкларында олы тырышлык, күп көч сала. Эштән һәм тормыштан ямь табып, бәхетен туган авылында тапкан уңган гаиләгә киләчәктә дә эшләрендә һәрчак уңышлар гына юлдаш булуын, бер-берсенең күңел җылысын тоеп, алма кебек балаларының, оныкларының бәхет-назына төренеп яшәүләрен телибез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Джокович обойдёт Медведева в рейтинге ATP после выхода в полуфинал Australian Open






"Дональд стесняется": Сигналы о переговорах Путина и Трампа становятся всё более странными. Пинчук иронично ответил "ждунам"

Магнит недомоганий. Врач Ким: этой зимой многие остро реагируют на бури

Суд Москвы: блокчейн-игра Age of Mars нарушает защиту данных россиян

Носитель правильного Гены. Виктор Логинов рассказал о своей главной заботе