Федераль эзләүдәге Илүсә Фәләхова күптән хәбәр итәргә теләгән яңалыгы турында сөйләде
Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар сату вакыйгасыннан соң федераль эзләүгә бирелгән Илүсә Фәләхова-Миңнегалиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә сеңлесенең кияүгә чыгуы турында хәбәр итә. Аның Чаллыда яшәүче сеңлесе блогер Сөмбелнең никахы булган.
«Без күптән сөйләргә һәм кычкырырга теләгән зур яңалыкларның берсе менә ул! Әмма безне туктатып тордылар. Тәкъдим дә ясалды, никах та узды. Яшьләрне котлыйбыз», – дип яза апа кеше сеңлесенең тормышындагы мөһим адымы турында.
Фәләховлар өч бертуган – Илүсә, Сөмбел һәм абыйлары. Шулай ук әти-әнисе кечкенәдән тәрбиягә алып үстергән энеләре Руслан бар.
Илүсә Фәләхова, арзанлы турлар сатып, туристларны алдауда гаепләнә. Ул 2024 елның җәендә федераль эзләүгә бирелде. Блогер бурычларын кайтара башлаячагын әйтсә дә, моның дөрес түгел икәнлеге билгеле булды – кайтарылган суммалар чагыштырмача аз күләмдә иде. Аннары Илүсә Фәләхованең алданган туристларына Дубайда үзе үк кабат хезмәт күрсәтә башлаганы билгеле булды. Бу – алданган аерым кешеләрне килештерү ысулымы, әллә инде башка әйберме – анысы билгеле түгел. Илүсә Фәләхованың танышлары аны дөресен сөйләргә өндәп, чыгыш ясаган иде.
Федераль эзләүдәге блогер Илүсә Фәләхова улының тәпи китүен күрсәтте
Дубайда Илүсә Фәләхова янында яшәгән блогер: «Дөресен сөйләсәләр, бар да яхшы булыр иде»
Блогер Илүсә Фәләхова ире һәм дуслары белән Дубайга күченгән