Әлфия Авзаловага багышланган спектакль турында авторлары: «Без аны шундый итеп күрдек»
Соңгы вакытта легендаларыбыз турында спектакльләр чыгару матур традициягә әйләнде, дисәк тә, дөрес булыр, шулай бит. Шунысын да әйтергә кирәктер, бу – бик җаваплы эш, авыр хезмәт, чөнки сүз шәхес турында бара. Миңа калса, менә мондый эшләргә бары тик күңелләрендә моң һәм тирәнлек булган иҗатчылар алына торгандыр. Сез килешәсезме?
Резеда Гобәева:
Бәлки, ул – язучы күңеле турындадыр, чөнки һәрбер иҗат кешесе башка кеше турында эшләгәндә үзен эзли, үзен таба һәм үзенә аваздаш булган, үзен борчыган сорауларга җавап эзли. Без – иҗатчылар – күңелдән барыбыз да бер чама. Безнең язмышларыбыз төрле булса да, хәсрәтләребез бер үк, уйларыбыз бер үк, максатларыбыз охшаш. Шуңа күрә, бәлки, шәхесләр турында эшләүгә күп авторлар әледән-әле кайта торгандыр. Алар үзләрен эзлиләр шулай итеп. Әлбәттә, ниндидер кешенең язмышы турында эшләү, дөрес әйттегез, ул бик катлаулы, чөнки күп сүзләр, күп тәнкыйтьләр була. Әлфия Авзалова турында да шулай. Әле аны кичә генә бик яхшы хәтерләгән кешеләр бар. «Ул тегеләй түгел иде, ул болай түгел иде», – дигән сүзләр дә күп. Ләкин без үзебез ачкан Әлфия Авзалова турында сөйлибез. Ул безгә менә шулай ачылды. Бәлки, аны үзе өчен башка кешеләр башкача итеп ачалардыр. Һәр кеше үзеннән, үз күңеле аша үткәреп, аерым шәхесне ача һәм аңа үзенең бәясен бирә.
Ул, әлбәттә, спектаклебез Әлфия Авзалова язмышы турында булса да, аның язмышына безнең карашыбыз ул. Безнең күзлегебездән ул менә шундый. Без аны шундый итеп яраттык, шундый итеп тамашачыга тәкъдим иттек. Башка кешеләр аны башкача күрәдер.
Идеясенә килгәндә, аның башлангычы, әлбәттә, Зөлфия апададыр. Шулай бит?
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:
Әйе-әйе. Мин Резедә әйткән сүзгә кушылам, чөнки төрле кешенең фикере төрле. Бөтен кешегә дә ярап булмый. Күбесе: «Ул андый булмады, ул тегенди булды, мондый булды», – диләр. Дөресен генә әйтим, минем әни мине һәм апамны дөньяга китерде. Без аның белән үстек, гастрольләргә бергә йөрдек. Без әнинең нинди икәнен күрдек. Аны бөтенесе дә «эшчән, таләпчән, гадел» дип әйтәләр. Әйе. Шул ук вакытта бик холыклы да иде. Ул, мәрхүмкәем, әйтә иде: «Кызым, ирләр белән белән эшләү өчен ир кеше булырга кирәк диярлек. Аларга аңлатыр өчен син җебеп калсаң, шулай каласың да. Прогресс дигән әйбер булмаячак». Ул шуны гел әйтә иде. Бу – аның сүзе. Ул бик ягымлы да иде. Минем әни ике билге куя иде. Апам Гүзәлгә: «Минем олы кызым – фәрештә, ә бәләкәй кызым – җен, нәкъ үзем», – дия иде. Безнең холыклар бик охшашкан. Мин аңа охшарга тырышмыйм. Генетика дигән әйбер бардыр.
Мин бик шатмын. Шундый матур. Минем апама да, миңа да, Гөлшат апа Зәйнәшева кызы Асиягә дә бик ошады. «Мин еладым, аннары көлдем», – ди ул. Ул – Зиннур Гыйбадуллин турында, әнием турында. Ул бит дөрес, байопик дигән әйбер шул бит, чын тормыштан алынган.
Анда – аның коллегалары, Аллага шөкер, исән Кәрим Габидуллин, Сания... Әни белән бергә эшләгән кешеләр: баянчы Хәйдәр Сафин, Фәнис абый Гыйльметдинов – алар бөтенесе әнигә аккомпанировать иткән кешеләр. Алар – аның белән гастрольләргә йөргән кешеләр. «Нәкъ Әлфия, нәкъ Әлфия», – диләр. Алар аның белән миңа 12 яшьләр тирәсе булганда йөргәннәр. Алар яхшы беләләр. Бөтенесенә бик зур рәхмәт. Кем ничек күрә инде...
Резеда Гобәева:
Әлфия апаның үзенчәлеге, уникальлегеме икән, Әлфия апада характерның бөтен үзенчәлекләре дә бер төрле үсештә. Кеше менә йомшак кына да түгел, каты гына да түгел, әйбәт кенә дә, начар гына да түгел. Характерның бөтен үзенчәлекләре шулкадәр якты ачылып ята. Ул кемгә ничек ачылган. Кемгәдер ул йомшак булып ачылган, кемгәдер нык хатын-кыз, кемгәдер труппаның җитәкчесе булып ачылган. Һәркем аны үзенчә ачкан, шуңа күрә үзенчә хәтерли. Без инде, гомумән, бөтен Зөлфия апа сөйләгәннәрдән дә, аның белән бергә эшләгән кешеләрдән, музыкантлардан, аның китабыннан да алдык, аның интервьюларын бик күп тыңладым. Спектакльдә аның тере тавышы яңгырый. Бу да юктан гына түгел, шул интервьюлардан чыгып, ясалма интеллект ярдәмендә яңгырый ул.
Шуннан җыелган образ ул. Шуңа күрә спектакльдә Әлфия апаның йомшак яклары да, шундый нык яклары да бар. Минем үзем өчен бу спектакль – ул кешенең ныклыгы, максатка ирешү юлы турында. Максатка ирешү генә түгел, ничек бу дөньяда үз-үзеңне югалтмау турында. Нинди генә нәселдән булсаң да, үзеңнең йөзеңне, милли йөзеңне югалтмау турында.
Фото: © видеодан скриншот
Шуны да әйтеп үтәсем килә, менә бу спектакльдән иң популяр кайтаваз да – «спектакль безне көлдерде дә, елатты да» дигән сүзләр. Бу да инде, миңа калса, спектакльнең уңышы хакында сөйлидер, чөнки кеше тәэсирләнгән, ул елаган да, хисләнгән дә, димәк, үзе өчен нидер алган.
Резеда Гобәева:
Чөнки бу – кеше язмышы турында. Башыннан ахырына кадәр кеше язмышын алгач, аның бик күп этаплары була. Әгәр дә ул ниндидер җырчы, җыр, музыка турында гына булса, әлбәттә, музыка да кешене җырлата да, елата да, ә Әлфия апаның тормышы – ниндидер бер бөтен хисләрне уята алырдай музыка ул. Ул – җыр. Кеше язмышы сыеп беткән бер җыр. Безнең спектакльнең тагын бер үзенчәлеге: аны икегә бүлеп, 2 спектакль, дип әйтеп була. Ул 2 төрле, 2 жанрга бүлеп тә карап була аны. Беренчесе – аның ниндидер драма формасында, икенчесе – мюзикл, шуңа күрә бөтен хисләр спектры да бар.
Залда мин игътибар иттем, эстрада артистлары да шактый йөриләр. Бу – алар өчен ничектер үзләренең тормышларына читтән караш сыман, әйеме?
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:
Бер генә сүз әйтәсем килә. Җырчы, безнең гран-призер Таня Ефремова әнисе белән килгән иде. Бер мәлне, анда бәләкәй Гөлсиринне авыл хатын-кызлары алып китәләр бит. Шунда бер кеше: «А!» – дип кычкырды. Минәйтәм, «Айдар тагын әллә нинди номер тапкан», – дип уйладым. Кич белән миңа Таня язды, аның да бәләкәй баласы бар. «Зөлфия апа, мин кычкырдым бүген спектакльдә, шундый күңелемә батты», – ди җаныкаем, балакаем.
Филүс Каһиров, Салават Зәкиевич та килде, Алсу белән Азат Фазлыевлар булды, Илгиз Мөхетдинов килгән иде. Күбесе антрактка чыккач әйттеләр: «Без уйламаган идек, шундый тирән фикерләр булыр, дип. Кеше ничек яшәгән». Анда бит әни күбесен үзе яза.
Резеда Гобәева:
Әлфия апа тирәсендә эшләгән кешеләр дә аның тормышын чынлыкта белмәгәннәр. Каян беләсең аны менә. Ул күңелле генә, гел шаян, көлке сөйләшеп йөри торган кешенең язмышы шундый булгандыр дип, кем уйлаган. Миңа калса, күп җырчылар Әлфия апаны бу спектакль аша яңабаштан, үзе киткәннән соң да, аның юлын яңабаштан ачтылар. Алар үзләре дә бу хакта кат-кат әйттеләр.
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:
Винера Ганиева да: «Искиткеч! Бу спектакль миңа бик ошады», – диде.
Фото: © видеодан скриншот
Кайтавазлар әйбәт, шулаймы?
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:
Әйе, Аллага шөкер. Төрлесе бар. Минем аларга рәхмәт сүзләрен генә әйтәсем килә, чөнки төрле фикерләр булырга тиеш. Гел ак та йомшак кына булмый. Һәр кешенең үз язмышы. Аллага шөкер, рәхмәт сүзләре Резедәгә, Айдарга, Фәрит Бикчәнтәевка, Илфиргә.
Резеда Гобәева:
Сезгә рәхмәт, Зөлфия апа. Сез булмасагыз, Әлфия Авзаловага шуның кадәр игътибар булмас иде. Бу арада гына түгел, гомумән, соңгы елларда, сез фонд булдырганнан соң, Әлфия апага шулкадәр игътибар зур. Ул бит Әлфия апага гына түгел, ул безнең милләтебезгә игътибар дигән сүз. Милли геройларыбыз күз уңында икән, безгә киләчәк буынны тәрбияләргә дә, башкасына да ул бик зур плюс. Ул – бик зур хезмәт. Менә шул хезмәтегезгә үзегезгә бик зур рәхмәт.
Мин беләм. Зөлфия апаның тагын бер планы бар икән: нәфис фильм төшерү.
Хыял. Минем ул хыялым барып чыгармы икән инде. Мин башта Илгиз Зәйниев артыннан йөрдем. «Илгиз, әйдә куйыйк инде», – дип.
Резеда Гобәева:
«Мин Әлфия апа турында үз сүземне әйттем», – диде Илгиз. Курчак театрында 2019 елда «Әлфия» дигән спектакль чыкты. Иҗатчыларга бер үк темага кат-кат кайту бик авыр бит ул.
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:
Дөрес, дөрес. Үзем артистка буларак, мин аңладым инде. Ике мәртәбә шул бер үк елгага кермиләр. Без Айдар, Резеда белән сөйләшкәндә, «Менә бу пәрдә кайда?» – дим. «Зөлфия апа, бу – 2 көнлек спектакль булырга тиеш», – ди ул.
Резеда Гобәева:
Пьеса буларак, ул 65 бит булды. 65 бит ул – 5 сәгатьлек спектакль. Аны кыскарта-кыскарта... Кайбер кешеләр әйтә, ник монда теге җитеп бетми, бу кая китте, дип. Анда бөтенләй сериал төшерергә кирәк. Ким дигәндә 10 серия.
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:
Анда шул хәтле кызык мизгелләр калды. Анда комедия була ала, трагикомедия дә. Ул хыял әлегә. Кем белә, Алла бирсә... Әле хәзер безнең фестивальләр, конкурслар бара, Аллага шөкер. Без концертлар оештырабыз. «Калеб» белән бергә эшләдек, шундый матур концерт булды. Халык концертны бик яратып караган. Алла бирсә, беренче мәртәбә һәм соңгы мәртәбә булмас дип ышанам, чөнки, Аллага шөкер, хөкүмәт тә безнең өчен таяныч. Гафу итегез, пенсиягә бернәрсә дә эшләп булмый. Рәхмәт әйтәсем килә.
Менә Люция Хәмитова Җыракайны уйнады. Күбесе сорый, кая булды соң ул Җыракай, дип. Елый-елый, текстка игътибар бирмичә тыңлыйлар.
Резеда Гобәева:
Текстта гына әйтелә кайбер сүзләр, чөнки спектакльдә шулкадәр вакыйгалар күп. Кайбер вакыйгалар яшеренеп кала кебек, ә ул сүздә генә әйтеп үтелә. Мәсәлән, Җыракайның Казанга килгәнен, Әлфия апаның балаларын карый башлаганын берәү дә аңламаган икән. Ә анда Гөлшат белән сөйләшкән вакытта ул ачыклана. Гөлшат әйтә: «Хәзер бит инде Җыракай да яныңда, сиңа җиңелрәк. Гастрольләргә дә иркен китә аласың». Кайбер әйберләр сүздә генә калды. Ә сериал булса, без аның кайтканын, әлбәттә, төшерәчәкбез.
Зөлфия апа, сез үзегез дә сәхнәдә. Сезне анда Миләүшә апа Шәйхетдинова гәүдәләндерә. Ничек кабул иттегез?
Иң башта ул – минем дустым. Минем ролемә кемне куюларын белмәгән идем. Анна Миләүшә миңа: «Мин бит син булам», – диде. Минем янга килә дә килә бу. «Әйдә, сөйләшеп алыйк әле», – ди. Минем гадәтләрне карап, сөйләшү манераларын барлый. Кемгәдер кечкенә генә видео кисәген җибәргән идем. «Син монда шундый яхшы», – диләр миңа.
Резеда Гобәева:
Кеше танымады. Шулкадәр төгәл охшатып, париклар киеп, макияжын да дөрес итеп, манералары да шулкадәр охшатып уйнады. Бик туры китереп уйнады.
Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова:
Ләйсән турында сүз дә юк инде. Мин әнине күрдем. Халык арасына микрофон тотып, зәңгәр күлмәктән җырлый бит. Менә анда мин әнине күрдем. Ул аның төгәл итеп микрофонны тоту манерасын алган. Бөтен артистларга инде, Алина, Алмаз дисеңме, шулхәтле рәхмәтле мин. Һәм мин бик бәхетле. Премьера үткәч, әнине төшемдә күрдем. Аның киткәненнән соң әнине барлыгы бишенче мәртәбә күрдем. Бик риза булып ятадыр, дип ышанам, чөнки әнине өйдә күрдем, үзе елмая, бер сүз әйтми. Шунда ук каядыр юкка да чыкты. Апага да сөйләдем, ул да, әни риза булып ятадыр, ди.
Мин фестиваль, конкурслар алдыннан борчылганда, ул төшкә төрлечә керә иде. Я ачуланып карый, я башкача. Премьерадан соң, аны шулай күргәч, ул да ризадыр.
Рухы шат булсын. Резедәгә тагын бер сорау биреп үтәсем килә. Киләчәктә бу юнәлештә эшегезне дәвам итәрсезме икән?
Драматург дип, ул – шундый зур сүз инде. Әлбәттә, минем инде алынган эшләр бар, быелгы проектлар, яңа проектлар бар. Ул өлкә миңа бик кызык. Ул үзенә бер тартып кертсә, аннан чыгып китәргә бик авыр. Мин болай үземне глобаль алганда шагыйрәгә саныйм. Сәхнә әсәрләре язып карау – ул минем өчен зур тәҗрибә: ниндидер күңелдәге зуррак фикерләрне, шигырьгә генә сыеп бетмәгән фикерләрне әйтү мөмкинлеге.
Без Резедәгә дә уңышлар теләп калабыз. Без Айдарның эшләрен һәрвакыт күзәтеп барабыз. Аларда ничектер аерым бер нечкәлек, зәвык бар сыман. Хәзер безнең күз алдыбызда бик яхшы тандем барлыкка килде. Бик матур, уңышлы тандем. Монда барысы да бар. Уңышлар теләп калабыз. Әлфия апаның рухы шат булсын, җырлары яңгырап торсын.
Резеда Гобәева:
Без теләгән хыял – аның юлының мәңге дәвам итүе, шуңа күрә безнең спектакль дә «Мәңгелек юл» дип атала. Бу – аның тормыш юлы гына түгел, үзеннән соң җыр сәнгатендә калган мәңгелек юлы.