Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28

«Ыгы-зыгылы тармакларда эшләде...» Татарстан халкы Илгиз Хәйруллин белән хушлашты

0

«Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт кешелекле булып калды»

Хушлашу мәрасимен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. Ул Илгиз Кәлимулловичны күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дип атады һәм аның 86нчы яшендә вафат булуын искәртте:

– Хезмәт эшчәнлеген ул 1958 елда Биектау районы Ямаширмә авылының урта белем бирү мәктәбендә укытучы вазифасында башлый. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, комсомол-партия эшендә хезмәт куя. 1982 елда телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе була, аны 10 ел дәвамында җитәкли. Ул елларда шулай ук ТР Журналистлар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә. Бу – барлык кеше өчен дә җиңел булмаган еллар. Аның җитәкчелегендә радио һәм телевидениеның авторитеты үсеш кичерде, җирле телевидениеда үзәк каналлар ике тапкырга диярлек артты.

Илгиз Хәйруллин һәм аның хезмәттәшләренең хыялы – журналистларның үз берлеген булдыру иде. Ул оешма барлыкка килде. 1985 елда ул ТР Журналистлар берлеге идарәсе рәисе итеп сайланды.

Үзе өчен җаваплы булган чор итеп, ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары булып эшләгән елларын атый. Илгиз Кәлимулла улы Хәйруллинга зур бурычларны хәл итәргә туры килгән барлык участокларда да югары бурыч хисе һәм үз эшенә бирелгәнлек, куелган максатка ирешүдә үҗәтлек хас. Һөнәри осталыгы, гаҗәеп энергиясе, үз идеаллары һәм ышануларына тугрылыгы, ватанпәрвәрлеге, шулай ук кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә ул хезмәттәшләре һәм җәмәгатьчелек арасында лаеклы абруй казанды. Безнең хәтердә ул талантлы һәм ярдәмчел җитәкче буларак истә калачак.

Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт кешелекле булып калды. Кешенең авырлыкларын күреп, аңа ярдәм итәргә теләде. Җитәкчеләр каршында кыю сораулар күтәреп, кирәкле җаваплар таба белде.

Бу көннәрдә без сезгә, Наҗия ханым, Лилия ханым, түземлек теләп, Илгиз абыйны зурлап соңгы юлга озатып, алга таба да мәңгеләштерү буенча эшләрне алып барырбыз, – диде Васил Шәйхразыев.

«Мин нинди бәхетле кеше! Янымда 2 оныгым, 3 оныкчыгым бар!»

Ул сүзне Илгиз Хәйруллинның кызы Лилия Хәйруллинага тапшырды. Лилия ханым сүзләренчә, әле 2 гыйнварда туган көнендә Илгиз Хәйруллин: «Мин нинди бәхетле кеше! Янымда 2 оныгым, 3 оныкчыгым бар!»– дип әйткән булган.

– Хөрмәтле җитәкчеләр, кадерле туганнар! Килгәнегез өчен рәхмәт. Әйе, кайгыбыз бик зур. Әтиебез гаилә башлыгы гына түгел, аның тоткасы да иде. 2 гыйнварда туган көнендә рәхәтләнеп утырдык. Гаиләне бик ярата иде, үзен бәхетле кеше дип хис итте.

Республикабызны да ярата иде. Инде күптән лаеклы ялда булса да, барлык яңалыкларны карап, күзәтеп барды. БРИКС форумы булган вакытта бөтенләй канатланды: «Бер төбәк, бер республика, бер шәһәр дә мондый чараны оештыра алмас иде. Фәкать Татарстан, фәкать Казан гына!» – дип, горурланып әйтте.

Хушлашу мәрасимендә катнашкан һәр кешегә рәхмәт. Соңгы елларда, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, бөтен чарага да бара алмады, әмма аны онытмыйча, гел чакырып тордылар. Шуның өчен дә гаиләбез исеменнән рәхмәт!

Әтиебез гаиләдә дә гадел, намуслы, кырыс, әмма ихлас күңелле кеше иде. Ул тормышка ябышып яшәмәде, ул аның өчен көрәште. Табибларга да аерым рәхмәтем. Алар әтинең тормышын саклап калу өчен бик нык тырышты, – диде ул.

Дания Гаязова: «Илгиз Кәлимуллович кебек әйбәт, канат куя белә алган кешеләр бик сирәк»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гаязова Илгиз Хәйруллин белән Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләгән булган.

– Режиссер булып эшләдем. Ул шулкадәр гадел һәм тыйнак иде. Искиткеч кеше җанлы, һәрвакыт ярдәм итә, бар нәрсәнең төбенә төшәргә тырыша иде. Беркайчан да болай гына сине гаепләми. Һәрчак елмаеп каршы алганы хәтердә калган.

Әле Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озатканда бергә күрешеп, аралашып тордык. Кызы Лилия белән дә сөйләштек: «12 гыйнварда йөреп торган килеш операциягә китте бит ул», – диде.

Бик кызганыч. Илгиз Кәлимуллович кебек әйбәт, канат куя белә алган кешеләр бик сирәк. Мин аны гомеремнең соңгы көннәренә кадәр хөрмәт белән искә алачакмын, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Халык алдында аның ышанычы да, авторитеты да булды»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татар халкының күренекле улы белән саубуллашуын билгеләп үтте:

– Зур югалту. Бөтен көчен республикабызга юнәлдерде. Аның биографиясе бик бай. Миңа аның белән янәшә эшләргә туры килде. Мин – Премьер-министр, ул урынбасар иде. Илгиз Кәлимуллович кебек шәхес белән бергә эшләве – бәхет. Республикага, Ватанга тугры хезмәт итте, халык алдында аның ышанычы да, авторитеты да булды. Зур тәҗрибәсе булган журналист. Республиканың эшчәнлеге турында бик теләп яктыртты. Газета-журналларда аналитик мәкаләләре, чыгышлары урын ала иде.

Саубуллашуы бик авыр. 85 яшь, бер карасаң, күп тә түгел. 1990 елларда да телгә һөҗүм булды, икътисад өлкәсендә дә үзенә күрә кыенлыклар бар иде. Илгиз Кәлимуллович һәр өлкәнең барлык нечкәлекләрен белә, еш кына районнарга, шәһәрләргә бара иде. Кайда гына булса да, җиренә җиткереп хезмәт итте, халык белән аралашып эшләде. Бик күп дәүләт бүләкләренә ия булды. Ул аңа лаек иде. Без аны мәңге истә тотарга тиешбез. Урыны оҗмахта булсын, – диде ул.

Равил Хисаметдинов: «Гап-гади укытучыдан алып Премьер-министр урынбасарына кадәр үтелгән гомер юлы...»

Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов Биектау районында урамга һәм мәктәпкә Илгиз Хәйруллин исеме биреләчәген әйтте.

– Якташыбыз китеп барды. Ул 1940 елда туган. Сугыштан соңгы чордагы яшьтәшләреннән бер ягы белән дә аерылып тормагандыр, чөнки бик иртә әтисез калган. Ә әтисе Кәлимулла ага Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырында җан биргән. Өлкән бала булганга күрә дә Равил Кәлимуллович әнисенә терәк-таяныч була, аңа ярдәм итеп яши. 13 яшендә Казан дәүләт педагогика училищесына укырга керә һәм алга таба Ямаширмә авылында гап-гади авыл укытучысы булып эшли. Шул вакытта ул Ватанына ныклап торып хезмәт итә башлый. Гап-гади укытучыдан башлап Премьер-министр урынбасарына кадәр үтелгән гомер юлы...

Кече ватанына бик яратып кайтып, авылдашлары белән аралашып, районның уңышларына сөенеп, уңышсызлыкларга борчылып йөрде.

Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Биектау районының бер урамын һәм Ямаширмә авылындагы урта белем бирү мәктәбен аның исеме белән атарга карар кылынды. Барлык туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз, – диде ул.

Зилә Вәлиева: «Төрле фикер йөрткән кешеләрне берләштереп, аларны йодрык итеп тота белде»

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева фикеренчә, хушлашу мәрасимендә катнашкан һәр кешенең Илгиз Хәйруллин белән бәйле якты истәлекләре бар:

– Ул дәүләт эшендә дә ыгы-зыгылы тармакларда эшләде. Мәдәният, җәмгыять, икътисад өлкәсен аласыңмы, төрле фикер йөрткән кешеләрне берләштереп, аларны йодрык итеп тота белде. Сүз дә юк, җитәкчедән оештыру сәләте таләп ителә. Кешене ишетә белү дә кирәк бит әле. Илгиз Кәлимуллович менә шул сыйфатларга ия иде. Тыйнак, таләпчән, эшчән, үз фикере булган, гадел кеше иде.

Иҗтимагый палата аның тормыш юлында мөһим этап булды. Ул вакытта бу органның эше ничек төзелергә тиешлеген беркем дә аңлап бетерә алмады: беркем дә җәмәгатьчелекне һәм хакимиятне берләштерергә тиешле орган булуын күз алдына китерә алмый иде. Беренче рәис буларак Илгиз Кәлимуллович сайланды. Аның эш кабинетында өстәл дә, каләм дә юк иде. Эш анда да түгел, аларны эзләп табу Иҗтимагый палата эшчәнлегенең нигезләрен төзүгә караганда күпкә җиңел иде.

Ул киңкырлы кеше булды. Журналистика өлкәсе, дәүләт эшчәнлеге, яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе дисеңме – болар барысы да аңа бик яхшы таныш иде. Шуңа да ул безнең өчен Татарстан Иҗтимагый палатасына нигез салучы кеше булып кала. Аның тормышчан принциплары эштә дә ярдәм итә. Укытучы синең белән дәфтәр, каләм тотып утыручы гына түгел, ул – үрнәк булырлык кеше. Илгиз Кәлимуллович ачык, якты шәхес булды. Бер кешене дә рәнҗетмичә эшләде. Зур җитәкче турында бик сирәк шулай диләр. Безнең өчен ул үрнәк кеше булып кала, – диде ул.

Илшат Әминов: «Ул булганга күрә күбебез һөнәрендә югары үрләргә иреште, бу тормышта үз юлын тапты»

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов Илгиз Хәйруллинны укытучы, җитәкче, әти дип әйтте:

– Ул 10 ел телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе, 5 ел Татарстан Журналистлар берлегенең президиумы рәисе булды. Хәтерлим, чыгарылыш студенты буларак, аның кабинетына кердем. Ул мине эшкә кабул итте. Әтием ул вакытта вафат иде инде.

Шулчак: «Син әтиеңнең исемен хур итәргә хакың юк. Шуны истә тот», – дигән иде. Мин, әлбәттә, бу турыда гомерем буена исемдә тоттым.

Ул булганга күрә бездә бер төркем иҗади хезмәткәрләр: журналистлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре барлыкка килде. Ул бик таләпчән, җитди, кырыс, әмма гадел җитәкче иде. Шуңа да күбебез үз һөнәрендә югары үрләргә иреште, бу тормышта үз юлын тапты. Олы хөрмәтебез һәм рәхмәтебез. Һәрвакыт ул безнең йөрәгебездә, – диде ул.

Римма Ратникова: «Авырлыклар күрсә, үзе беренче килеп, ярдәм кулы суза иде»

III-VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, 1989-1998 елларда «Молодежь Татарстана» газетасының баш мөхәррире, 1998-2004 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Римма Ратникова:

– 1992 елда Минтимер Шәрипович Шәймиев Илгиз Кәлимулловичны Премьер-министр урынбасары итеп билгеләде. Ул елларны искә төшерә башласак... Ирек мәйданы кайный, халык белән тулган, бәйсезлек таләп итәләр... Беренчеләрдән булып, иҗади интеллигенция, язучылар, журналистлар белән эшләргә, уртак тел табарга, бер фикергә килергә кем булдырыр иде икән, дигән сорау туды. Шуңа да Илгиз Хәйруллинга өмет баглап, аны куйдылар. Ул зур эшне авырсынмыйча башкарып чыкты. Карап торышка йомшак кеше иде, ләкин шул ук вакытта кырыс, таләпчән, нык, каты куллы дип тә әйтеп булмый... Бик матур итеп, иҗат кешеләре белән уртак тел таба белде.

Минем язмышымда да аның эзе тирән булды. Без аның белән күп еллар бергә эшләдек: ул миңа туганым кебек бик якын иде. 1995 елда кайнап торган журналистлар берлеге съездында мине Татарстан Журналистлар берлегенең рәисе итеп сайладылар. 1998 елда ул мине «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры итеп тәкъдим итте. Аны таркатканнар иде, дип тә әйтеп була. Илгиз Кәлимуллович бу хәлне аңлап, андый агентлыктан баш тартырга ярамаганын белеп: «Торгызырга кирәк», – дип, бу эшне миңа тәкъдим итте һәм ярдәм дә итте. Бик ярдәмчел иде ул. «Болай, тегеләй эшләгез», – дип тормады. Авырлыклар күрсә, үзе беренче килеп, ярдәм кулы суза иде. Андый кешеләр хәзер бик сирәк кебек, минемчә. Урыны җәннәттә булсын, – диде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Илгиз Хәйруллинның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашты. Алар сәясәтченең гаиләсенә бу зур югалтуны кичерер өчен көч һәм сабырлык теләде, диде Васил Шәйхразыев.

Соңыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Илгиз Кәлимулла улына дога кылды.

Илгиз Хәйруллинны бүген Казанның Арча зиратында җирләделәр.

  • Илгиз Хәйруллин 1940 елның 2 гыйнварында туган. 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтында укытучы белемен ала. 1982 елда телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе була, аны 10 ел дәвамында җитәкли. Ул елларда шулай ук ТР Журналистлар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә.
  • 1992 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ә аннары урынбасары була. 2004-2015 елларда «Зенит» банкының идарә рәисе киңәшчесе булып эшли. Шулай ук 2005-2006 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ә 2006-2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе була.
  • «Мактау билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2009), ике медаль, «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем (1981), ТАССР паспорт-виза хезмәте Мактау грамотасы (1989), II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале (1997) һәм ТР Мактау грамотасына (1999) лаек була.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Стало известно место Рыбакиной в мировом рейтинге после сенсации






В Белгороде открыли XIII Международный музыкальный фестиваль «Борислав Струлёв и друзья»

Петербург попал в топ-20 регионов с наименьшей закредитованностью населения

Воробьев: без врачей и учителей Подмосковье не будет чувствовать себя уверенно

Кабинет Артиста. Яндекс кабинет артиста. Яндекс музыка кабинет артиста.