Гаилә белән ял коточкыч фаҗигага әйләнә: хатын-кыз ире күз алдында газапланып үлә
Екатеринбурглы гаиләнең уртак ялы коточкыч фаҗига белән тәмамлана. 1 марттан 2 мартка каршы төндә шәһәр сауналарының берсенә «ашыгыч ярдәм» килә. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәндә, хатын-кызнең хәле инде бик начар була, һәм аны коткарып кала алмыйлар, шундук диярлек аның үлемен теркиләр. Табиблар килгәнче, аның гомере өчен ире көрәшә һәм беренче ярдәм күрсәтә. Тик бу омтылышларның барысы да файдасыз була. Хәзер эш тикшерүчеләрдә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты хәбәр итә.
Галинага 41 яшь була, аның 17 яшьлек кызы бар. Җирле кибетләрнең берсендә җитәкче вазифасында эшләгән. Бөтен буш вакытын диярлек гаиләсе белән бергә үткәрә. Алар ире белән өйдә утырырга яратмыйлар һәм һәрвакыт кая да булса чыгарга тырышалар. Һәлак булучының барлык социаль челтәрләре диңгездән яки ниндидер уртак сәфәрләрдән фотографияләр белән тулган. Һәркайда алар ире белән шат һәм бәхеттән балкып торалар.
Менә 1 мартта да алар вакытларын фатирда үткәрергә теләмәгән, шуңа күрә саунага киткәннәр. Вакыт-вакыт алар шулай ял итәргә баргалый торган булган.
Бу юлы да барысы да гадәттәгечә була. Ял итәләр, күңел ачалар. Ире саунада кала, ә Галина бассейнга китә. Берничә минуттан ир ниндидер тавышлар ишетә. Башта аңламаыйча тора, чыгып карагач, хатынының су астына киткәнен күреп ала. Ул шунда ук ярдәмгә ташлана, аны судан чыгара. Галинаның гәүдәсе көзән җыергандай була, авызыннан күбекләр килә.
Беренче эш итеп ир-ат «ашыгыч ярдәм» чакырта, ә аннары аны коткарырга тырыша. Ләкин хатынның хәле начарлана гына.
«Беренчедән, криминал билгеләре күренми. Үлемнең төгәл сәбәбен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Тикшерү комитеты тикшерүчесе процессуаль карар кабул итәчәк», – дип хәбәр итә өлкә Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
Һәлак булучының туганнары, Галина эпилепсия белән интекми иде, диләр. Элегрәк аның белән бернинди өянәкләр дә булмаган. Саунага да еш йөргән, эсселекне яхшы кичергән. Галинаның үлеме якыннары өчен табышмак булып кала.