Яшьлек һәм сәламәтлек чыганагы: көн саен алма ашау өчен 6 сәбәп
Алмаларны елның теләсә кайсы вакытында сатып алырга була, алар тәмле һәм башка продуктлар белән дә бик яхшы туры килә. Без аларны өзеп алып та, киптерелгән һәм пешкән килеш тә ашыйбыз, алар белән пироглар пешерәбез, салатлар һәм десертлар ясыйбыз һәм, шул ук вакытта, гадәттә, алмаларның организм өчен бик файдалы булуы турында уйламыйбыз да. Көн саен берәр алма ашау өчен 6 сәбәп бар, дип язалар «Дзен» каналда.
Витаминнар һәм микроэлементлар чыганагы
Алмада С витамины бик күп, ул иммунитетны ныгыта, тукымаларның төзәлү процессын тизләтә, коллаген синтезында катнаша һәм стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Моннан тыш, нерв системасы эшен җайга сала, тән тиресе, күзләр сәламәтлегенә ярдәм итә һәм матдәләр алмашын активлаштыра торган В төркеме витаминнары, Е витамины һәм А провитаминына (каротин) ия.
Моннан тыш, алмалар микроэлементларга бай: калий йөрәкне ныгыта, тимер анемияне булдырмаска ярдәм итә, магний стресска каршы тора, кальций сөякләр һәм тешләр өчен файдалы, ә цинк тире һәм чәч сәламәтлегенә булыша. Мондый витаминлы-минераль коктейльгә ия алма бөтен организм өчен файдалы.
Ашкайнату системасы өчен файдалы
Алма клетчаткага да бик бай, шуңа күрә ул ашказаны һәм эчәклек эшчзнлеген яхшырта. Азык җепселләре эч катуга каршы көрәшергә ярдәм итә, шулай ук эчәклекнең файдалы микрофлорасы өчен бай туклыклы тирәлек булып хезмәт итә. Шулай ук клетчатка туклыклылык хисен озынайта, бу – авырлыгын күзәтүчеләр өчен файдалы.
Организмны антиоксидантлар белән тулыландыра
Алмалар антиоксидантларга – флавоноидларга, кверцетинга, катехиннарга һәм полифенолларга бай. Бу матдәләр күзәнәкләрне зарарлаучы һәм картаюны тизләтүче ирекле радикалларны нейтральләштерә. Антиоксидантлар хроник ялкынсыну куркынычын киметә, димәк, йөрәк-кан тамырлары һәм нейродегенератив авырулардан да саклый.
Йөрәк һәм кан тамырларына ярдәм итә
Алмадагы эри торган клетчатка «начар» холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә, ә полифеноллар кан тамырларының стеналарын ныгыта һәм артериаль басымны яхшырта. С витамины һәм калий бергә эшли: беренчесе кан тамырларын ныгыта, икенчесе, йөрәккә йөкләнешне киметеп, аларны йомшак кына киңәйтә.
Баш мие сәламәтлеге
Алмаларда күп булган кверцетин антиоксиданты нерв күзәнәкләрен стресс китереп чыгарган зарарланулардан саклый һәм баш миендә яшь үзгәрешләрен акрынайтырга булыша. Бу үзлеге ярдәмендә алма когнитив тайпылышларны профилактикалау өчен файдалы.
Тән тиресе матурлыгы
Каротин һәм антиоксидантлар тән тиресе сәламәтлеген сакларга ярдәм итә, С витамины турыдан-туры коллаген синтезында катнаша. Бергә бу состав җыерчыклар барлыкка килүне акрынайта. Алмаларны тире өчен битлек составында да кулланырга мөмкин. Алма кислотасы тирене йомшарта, аның тонын яхшырта һәм өстәмә коллаген ясалуга булыша.
Сәламәт кешегә көненә уртача зурлыктагы 1-2 алма ашарга кирәк. Бу – организмга җиләк-җимеш кислоталары һәм шикәр белән артык йөкләнеш ясамыйча, максималь файда алу өчен җитәрлек. Гастрит, язва авыруы булучыларга алмаларны саклык белән – аз-азлап, уылган яки пешерелгән килеш кулланырга кирәк. Шикәр диабеты булган кешеләргә дә алма ашарга ярый, әмма рациондагы углеводларның гомуми күләмен исәпкә алу мөһим, диелә хәбәрдә.