Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Октябрь
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татьяна Ефремова: «Сәхнәгә нәселем белән чыгам дип күз алдыма китерәм»

0

Таня, сине иң беренче чиратта «атказанган артист» исемен алуың белән котлыйсым килә. Шушы исемне алу белән ниндидер җаваплылык өстәлде дип тоясыңмы?

Рәхмәт. Беренчедән, мин бик рәхмәтле. Һәрбер кеше үз эшен башкарганда, «минем эшемне күрәләрме икән» дип уйлый. Башыңнан сыйпап «молодец» дип әйтсәләр дә, күңел күтәрелә. Әлбәттә, инде бу – бик җаваплы минем өчен. Чөнки исем алганнан соң, мине сәхнәгә чыккач: «Татьяна Ефремова – Татарстанның атказанган артисты», дип игълан иттеләр. Минем өстемә салкын су сипкән төсле булды. Сәхнәгә чыгарга курыктым. Югыйсә, шул ук җырны җырлыйм, тамашачыны беләм...

Чыгыш ясаганнан соң, тамашачы үзара сөйләшә бит: «Татьяна шулай җырлады», – диләр. Бу – минем җаваплылык кына иде. Ә менә «атказанган артист шулай җырлады», дисәләр, ул республика алдында да, Рәис алдында да җаваплылык.

Иң еш бирә торган сорау шушы инде. Нәрсә үзгәрде? Дөресен генә әйткәндә, исем минем зур максатым түгел иде. Әйтик, ниндидер егет яки кыз медицинскийга кереп, кешеләргә булышып, кешеләрне карар өчен укый, операцияләр ясый. Аның бит инде миссиясе – кешеләргә булышырга. Әмма аңа берәр мактаулы исем яки бүләк бирсәләр, барыбер күңеле күтәрелә. Ләкин бит ул барыбер аның өчен эшләмәгән. Минем дә шулай. Рәхәт, бик җаваплы, ләкин мин аның өчен дип эшләмәдем. Минем максатым әзрәк башкарак.

«Халык җырларын чын күңелдән җырлыйм»

Синең иҗатыңның да шундый миссиясе бармы?

Шушы миссиягә нигезләнеп барам. Ул миссия гел мине тотып тора. Мин бөтен кеше, оештыручылар белән дә эшләмим, бөтен җиргә интервьюларга да йөрмим. Башта уйлап куям: бу минем миссия өчен нинди роль уйный, ул халык көйләрен, җырларын, халык мәдәниятен күтәрәме яки киресенчә, бозамы, бу әйбердән соң безгә ничек карарлар? Шундый уйлар белән бер төн йоклап чыккач, мин җавап бирәм. Ул матур күренеш булмаса, мин анда бармыйм.

Ни өчен халык җырлары? Ни өчен барлык кешегә дә аңлашыла торган эстрада җырларын сайламадың?

Эстрада җырлары – композитор һәм автор язган җырлар бит ул. Миңа шуның турында язып бирегез, дисәм дә, ул барыбер үзенекен язачак. Минеке булмаячак ул. Ә халык җырларыннан үзем сайлый алам, минем күңелемә, яшемә нәрсә туры килә. Бөтен халык җырларына алыныр идем дә, ул бик актуаль булмаска мөмкин.

Татар, керәшен, рус халык җырларына килгәндә дә, алар күңелдә нәрсәнедер уята. Алар авыздан гына чыкмый. Ничектер тамырлардан менеп, күңелдән чыга. Мин чын күңелемнән җырлыйм.

Халык җырларын башкарганда синең өчен берәр аерма бармы?

Әлбәттә, бар.

Ничек аерыла?

Музыка ягыннан, музыканың гармониясе, дибез инде. Музыканың төзелеше, җырның структурасы бар. Татар халык җырлары бер төрле төзелгән. Керәшеннеке икенче төрле, башкортныкы башка төрле төзелгән һәм башкалар.

Сиңа кайсысы якынрак?

Керәшен җырлары, әлбәттә. Кайсы җирдә җырлауга да карый, аны бит әле тамашачыга да җиткерергә кирәк. Концертмы ул, банкетмы ул, ниндидер чарамы ул, минем өчен төп максат – тамашачыга ошасын. Мин чыктым, әйбәт җырладым, әмма тамашачы бәхетле түгел икән, әйбәт җырлавым миңа берни дә бирми. Тамашачы бәхетле һәм риза булса, мин канәгать. Миңа шул җиткән. Димәк, миссия үтәлде.

«Элек мин кайтып елый идем»

Чыгышларыңнан соң үзеңне ичек хис итәсең? Ничек тулыланасың?

Эшем мине энергия белән тулыландыра. Әмма ул энергияне алыр өчен, баштан мин бөтен көчемне бирәм. Җырлыйлар бит әле: «Җаннарымны ярып бирер идем, җанның кайда икәнен белмим», – дип. Салават абыйның «Сайра, диләр, халкың өчен йөрәгең ярылганчы», дигән җыр сүзләре ошый. Син башта тулысы белән йөрәгеңне, җаныңны ярып бирәсең. Аннары энергия кире әйләнеп кайта. Сәхнәдә бер үлеп, бер тереләсең.

3 минутлык чыгыш, диләр. Ул 3 минут өчен 3 ел әзерләнәсең! Чөнки 3 минут – ул нәтиҗә генә.

Элек мин кайтып елый идем. Әни миңа: «Өйгә кайтып юын», - дип әйтә башлады. Беренче эш итеп, мин, сәхнәдән төшкәч, кулымны юам.

Җырлый белү талантын миңа бит Ходай нәрсә өчендер биргән. Өемдә үзем өчен җырлап утыру өчен бирмәгән. Минем аша ул аны кешеләргә бүләк иткән. Чыгышлардан соң «Ходай миңа биргән тавышны кулланып, кешеләргә бәхет китерә алдыммы икән», дип тә уйлыйм.

«Җырның тарихын белеп, бозмыйча эшләргә тырышам...»

Син этномузыколог та әле. Экспедцияләрдә яздырылган җырларны җырлыйсыңмы?

– Экспедицияләрдә алынган җырларны да, үзебезнең авылда ишеткәннәрне дә... «Авыл көе»н мин экспедициядән алмадым. Мин аны кечкенәдән ишетеп беләм. Ул – инде чын фольклор.

Халык җырын яздырганнан соң, «җырны боздың» дип әйтүчеләр бармы?

«Боздың», дип әйтүчеләр юк. Мин ул әйбердән бик куркам. Чөнки бит теләсә кайсы җырны: халык җырымы ул, эстрада җырымы ул, кеше аны музыка ягыннан белеп әйтми. Бәлки, син аны музыкаль яктан, диапазон ягыннан мең тапкырга әйбәтрәк җырлыйсыңдыр. Ләкин кеше бит аны балачакта ишеткән кебек кабул итәргә тели, хисләре теге вакытка күчерә. Җыр аша кеше шул мизгелне тагын бер тапкыр «яши». Ул мизгеленә туры килмәсәң, син гаепле буласың. Шуңа күрә җырның атмосферасын саклап калырга кирәк.

Менә «Париж» дигән җыр бар. Ул җырга «умц-умц» дип, чыгалар да бииләр. Ә җырның тарихын – ник «Париж» дип аталуын, Париж дигән авыл бар икәнен дә белмиләр. Сугыштан кайтып, нагайбәкләр, чит ил шәһәрләрен күреп, сокланып, авылларына исем биргәннәр. Ул шундый җыр. Анда трагедия дә, героизм да бар... Шул әйберләрне исәпкә алып, онытмыйча, тарихын белеп, бозмыйча эшләргә тырышам.

Хәзер «җырны боздың» дисәләр, «утырам да елыйм» (көлә). Чөнки ул – шундый озын юл. Син аның өчен ярты йөрәгеңне бирәсең. Балаң шикелле тудырасың, үстерәсең, кешегә күрсәтәсең. «У-у-у, боздың», – дисәләр, билгеле, күңелең төшә.

Хейтерларың юкмы соң?

Юк. Миңа язмыйлар. Мин бик нечкә күңелле. Еллар буе шуны уйлап йөрермен. Кешенекен дә укымыйм. Кешегә дә язмыйм. Әти әйтмешли: «Синең үз эшең бар, үз эшеңне эшләп йөр»...

«Ак калфак» – туй җыры»

«Ак калфак» җыры турында сөйләшик әле. Концертыңда син, бу җырны бик озак вакыт җырламыйча тордым, дигән идең. Шуны аңлат әле: ни өчен?

Минем репертуарда кеше ишетмәгән җырлар бик күп. Мин аның өчен ничектер әзер түгелме соң? «Ак калфак»ны Илһам Шакиров чыгарган, дип беләбез. Аннан тыңлап, аннан кабул иттек. Әмма ул татар халык җырына охшамаган, башкорт җырларына охшамаган. Керәшен җыры икәнен аңлыйм, әмма каян чыкканын белми идем. Тарихына чумгач, эзли башлагач, ул туй җыры булып чыкты. Туйның икенче көнендә җырлана торган җыр.

Беренче көнне килен ягында булган туй. Икенче көнне «ай, еракта идек без, җитмеш чакрым җирдән килдек без» дип, кияү ягына барганнар.

Элек, кан кушылмасын өчен, кызны урман артыннан алырга тырышканнар. «Җитмеш чакрым җирдән килдек без» – ерак булган саен яхшырак булган.

Бу җыр, руслар әйтмешли, «девичий плач» («кыз елату»). Туй вакытында кыз ак калфагын сала. Кыз ак калфакны гомерендә бер тапкыр – туй вакытында кия. Кеше күрмәгән җирдә, мунчадамы яки чоландамы (кешенең хәленә карап) йола үткәрелә.

«Ак калфагым төшердем кулдан, безнең дус-иш белән ил тулган» дигән юллар бар. Мәгънәсе: гомерлеккә ак калфагымны салам, минем үземнең туганнар бар иде, хәзер ирем ягыннан да туганнарым бар.

Ярый без хәзерге вакытта атнага берничә тапкыр әти, әни янына бара алабыз. Синең хәлеңне, ничек торганыңны күрәләр. Сагынсаң, кайтып була. Ә элек... Минем әнигә да әйткәннәр: «Кияүгә чыктың – шунда таш булып яттың». Кире кайту юк.

Элек телефон, интернет булмаган, барып йөрмәгәннәр. Синең кечкенә кызың урман артына китте, ничек тора ул анда – белгән юк. Бәлки, анда аны көн саен кыйныйлардыр, бәлки, ул анда чирләп ята торгандыр...

Шул калфакны салганда, син үз балачагың белән, яшьлегең белән саубуллашасың. Һәм ул калфакны синең кызың гына киячәк. Хәтта шул мунчада сиңа иреңнең анасы яки тутасы толымнарыңны үрә. Үз анаң да түгел. Шулай елап утырганнар инде. Син бу мизгелгә бүтән беркайчан да кайтмыйсың... Рәхмәтле булып, бай булуыңны аңлап, «безнең дус-иш белән ил тулган», дип, җырлап бетерәсең.

Шуны тамашачыга җиткерү бик авыр. Син аны чыктың да җырладың. Монда утырган шикелле, аның тарихын сөйләп утыра алмыйм. Тамашачы аңламаска да мөмкин. «Ник кыз башкара?», «Ник милли киемнән?», «Нишләп башына яулык япкан?», «Ник сала?», «Җырны боздылар!» дип тә әйтергә мөмкиннәр. Шуңа күрә мин аңа алынырга бик курыктым.

Дирижер белән аның аранжировкасын ярты ел эшләдек. «Мин сиңа бу җырны бирәм, тарихын күздә тотып, аранжировкасын ясап бир», – дидем. Ул миңа: «Бу җырны алам. Ләкин син миннән кайчан булачак, дип сорама. Илһам килгәч, мин сиңа ясап бирермен», – диде. Ярты ел узгач: «Мин эшләдем», – дип яза. Уфадагы дирижер ясады. Тыңладым, елап утырдым...

Минем ирем миңа тәкъдим ясагач, бер клип төшерим әле, дидем. Клипта ул җырның тарихын күрсәтергә теләдем. Баштан тарихын белсеннәр, аннары җырлый башлармын, дидем. Ул кешегә шундый ошады. Мин аны куркып-куркып кына җырлый башладым.

Илһам Шакировка багышланган концертны әзерләгәндә, әкрен генә оештыручылар янына килдем дә: «Мин сәхнәгә керәшен киеме белән чыксам ярыймы?» – дип сорадым, режиссерны алдыма утыртып, бөтен тарихын сөйләп бирдем. «Әлбәттә, чык», – диде. Мин ул вакытта йөкле идем. Аны беркем дә белми иде. Басып торам сәхнә артында. Хәзер тамашачыда шок булачак, дип уйлыйм...

Бер атна үткәч, ниндидер номер шалтырата да шалтырата. Алдым, олы кеше тавышы: «Мин Илһам Шакировка багышланган концертта булдым. Илһамның дусты идем. Син керәшен кызымы?» – ди. «Әйе», – дим. «Беләсеңме? Беркемнең дә әлеге җырны шулай җырлаганы буламады. Мин сине тыңлаганда еладым», – диде. Минем өстемнән таулар төшкәндәй булды.

Аннары мине шул җыр белән концертларга чакыра башладылар. Минем өчен бу – бик зур җиңү. «Җырлыйм әле», дигәндә – бер хәл. Кеше: «Җырлагыз әле» дигәндә – икенче. Беренчедән, бик җаваплы. Икенчедән, мин бар нәрсәнең дә юкка гына булмаганын аңлыйм.

Без хәзер Алексей Дмитриев белән «Керәшен туе» дигән проектны башлап җибәрдек. Анда без кешеләр өчен чын керәшен туе үткәрәбез. «Ак калфак»ны җырлап, шул йоланы күрсәтәм. Ул кешегә шундый ошый. Мине хәзер кеше шушы җырны, йоланы башкарып чыгар өчен, туйларына чакыра. Мин аңа бик сөенәм. Чөнки кешеләр үз тамырларын онытмыйча, гореф-гадәтләрен искә алып, туй үткәрә башладылар.

Концертларда җырлаганда аның йоласын күрсәтәсеңме?

Әйе. Хәзер ак калфакның элеккегесен табып булмый. Чөнки ул бик кыйммәтле булган. Буыннардан буыннарга күчкән. Ул музейларда гына бар. Сәхнәдә ак калфакны салып, сүрәкә киеп күрсәтү җайсызрак. Шуңа күрә мин әбиемнән калган зур ак яулыкны киям. Номер вакытында башымнан салам, артым белән борылам, яулык астында – кияүдәге хатын-кызлар кия торган баш киеме.

Әбиләреңнән киемнәре сакланып калганмы?

– Әйе, 4 костюм сакланды. Күлмәкләр, алъяпкыч бар. 5 ел буе мин әбинең күлмәген сәхнәгә киеп чыктым. Әмма соңрак күңелем әрни башлады: көн саен диярлек киям, тирлим, тузып бетә бит ул. Ә бу – музейда сакланырга тиешле әйбер. Шуңа күрә хәзер үтүкләп, матур итеп алып куйдым.

Минем зур хыялым бар – йортлар төзеп, бер бүлмәсендә шул костюмнар белән музей булдыру. Ательега барып, шуңа охшатып күлмәк тектердем. Бер карасаң, кием бик гади генә кебек. Ләкин һәрбер детале, нечкәлеге эшләнгәч, ул шактый озакка сузылды. Шулай да мин канәгать калдым.

Синең сәхнә костюмнарың да бик матур. Аларны үзең уйлап табасыңмы, әллә дизайнер белән эшлисеңме?

– Хәзер илһамлану өчен төрле кушымталар, мәйданнар бар бит инде. Башта шуннан үземә ошаган костюмнарны табып куям. Аннары аларны берләштереп, үзем рәсем ясыйм. Мәсәлән, бер костюмның җиңе ошый, икенчесенең итәге. Соңыннан кибетләрдән кирәкле тукыманы эзлим. Тегүе авыр түгел, ә менә материал табуы бик читен.

Татар эстрадасы җырчысы

Син эстрада җырлары да башкарасың. Аларны ничек сайлыйсың?

«Язмышлар бураннары» җырын миңа Тәслимә Низами тәкъдим итте. Башта мин аны җырларга уйламаган идем. Аннан «Дусларга» дигән җырын сорап яздым. Ул, җавап биргәнче, минем бөтен иҗатым белән танышкан.

«Минем өчен бер кадерле җыр бар. Мин аны иремә багышладым. Ул 40 еллык мәхәббәт турында. Аны миннән сатып алырга теләүчеләр дә бар. Сиңа бушка бирәм, җырла», – ди. Минем өстемә зур җаваплылык төште. Әлеге җыр белән «Яңа татар җыры» конкурсында катнашып, номинациядә урын да алдык.

Башка авторлар белән дә эшлисеңме?

Әйе, Эльмир Низамов белән күптәннән танышбыз. Мин 17-18 яшьтә «Әлиф» проектында катнашканда, ул композитор иде. Ләкин аның җырларын башкармый идем әле. Берзаман «Безнең җыр» проекты өчен ул миңа: «Таня, тиз арада ярдәм итә аласыңмы?» – дип язды. Конкурс кичкә билгеләнгән, мин исә җырны шул көнне генә өйрәндем. Өстәвенә, йөкле идем, әмма беркемгә дә әйтмәдем. Шулай итеп, без финалга уздык.

«Минем тагын бер җырым бар. Аны кемгә бирим икән, дип йөри идем. Менә син кердең дә «Таняга бу җыр» дидем», – ди. Ул миңа уйный башлады. «Мин бу җырны күптәннән беләм кебек», – дидем. «Үз көең» дигән җыр иде ул. Без аны 9 ай буе эшләдек. Мин бала тапканнан соң гына яздырдык һәм чыгара алдык.

Бүгенге көндә «Кил-кил», «Композитор егеткә», «Үз көең» кебек җырларым бар. Һәм күптән түгел уңыш көненә «Җир ана» дигән җыр әзерләдек. Ул халыкка шундый ошады. Без аны «Татар кызы» конкурсында да, уңыш көнендә дә җырладык.

Синең дуэтларың да бар. Алар ничек барлыкка килде?

Ниндидер дуэт кирәк, дип уйлаган идем. Гадәттә бит инде егетләр – кызларны, кызлар егетләрне сайлый дуэтка. Дуэт булганда, җырчыларны чагыштыралар. Алар икесе бер дәрәҗәдә булырга тиеш, ул бик мөмкин дә түгел, чөнки һәркемнең үз тембры бар. Яки бер-берсенә охшамаган артистлар булырга тиеш. Шуңа күрә бу инде егет булырга һәм Татарстаннан булмаска тиеш иде. Юнысовлар белән мине ничек чагыштырасың инде? Алар – икәү, мин – берәү. Җыры да шундый җиңел, җәйге җыр булды.

Ә Шәкүр белән дигәндә... Аның белән безне гомумән чагыштырып булмый. Ул – рэпер, мин халык җырларын башкарам. Ул – олы ир-ат. Мин аның янында кечкенә генә кыз шикелле. Безне «Yammy music»тан җыр яздырырга чакырдылар.

Бик җиңел, җылы кеше. Аның белән эшләве рәхәт булды. «Тагын җыр чыгарабыз», – дисәләр. «Әйдәгез, чыгарабыз», – диячәкмен (көлә).

«Сәхнәдә нәселем көч бирә»

Син «ZAKARIA» төркемендә җырлый идең. Хәзер һәрберегез үз юлы белән китте. Аралашасызмы?

– Әйе, аралашабыз, уртак проектлар да бар.

Аларны концертыма чакырып: «Әйдәгез, бергә сәхнәгә чыгып, бергә кул тотышып, җырлап чыгыйк әле», – дидем. Һәрберсе шунда ук җавап язды. «Әлбәттә, киләбез», – диделәр. Минем өчен бу – бик мөһим чыгыш иде. Мин аларга бик рәхмәтле.

Концертыңда син үзеңне эстрада җырчысы буларак та, халык җырларын башкаручы буларак та, халык җырларын яңача тәкъдим итүче «Biroka» буларак та күрсәттең. Бу тәхәллүс – әниең нәселенең кушаматы. Ни өчен әни ягын сайладың?

Минем әти белән әни ерак туганнар булып чыккан. Әниемнең әтисе ягыннан бабай һәм әтием ягыннан әби – туганнан туганнар. Шулай итеп, безнең гаиләдә – күбрәк әни ягы кешеләре. Шуңа күрә «Бирока» дигән кушаматны сайладым. Аны әйтергә дә, язарга да җиңелрәк. Безнең нәсел кешеләре «Көҗи» кушаматының тарихын белми дә.

Әлеге кушамат сиңа сәхнәдә көч бирәме?

– Әйе. Сәхнәгә чыкканда мин үзем генә түгел, ә нәселем белән бергә чыгам дип күз алдыма китерәм. Алар миңа көч бирәләр. Шул ук вакытта бу – зур җаваплылык та өсти. Минем максат – тап төшермичә, җырларны лаеклы итеп башкару.

Концертыңа күпме әзерләндең?

Бу концертны мин 5 ел күз алдыма китердем. Әмма пандемия, локдаун, декрет сәбәпле кичектерелде. Концертка алынганда, мин аның һәр детален күз алдыма китерә идем: костюмнар, җырлар, бизәлеш… 9 ай әзерләндем.

Концерттан соң бик озак хәлгә килә алмадым. Физик авырлыклар да булды: сул кулым эшләми башлады. Шуңа күрә икенче концертка алынудан куркам. Бу бик күп көч, акча, сәламәтлек таләп итә.

Кеше: «Мондый концертны күргәнем юк иде», – диде. Аңа алынганда да, кешегә шундый дәрәҗәдәге концерт күрсәтергә, дигән максатым бар иде. Кеше, халык җырлары булачак, дип уйлый. Халык җырлары белән күп кешеләрнең ассоциациясе – такмаклар, җиңел җырлар. Ә ул бит күпкә тирәнрәк, авыррак. Аның бит гореф-гадәтләре, тарихы бар. Аны «күрәсезме безнең нинди байлыгыбыз бар» дип, лаеклы итеп күрсәтү өчен бик күп көч китә. Ул авыр.

Артист эше гомумән авырдыр инде ул...

Авырмы-авыр түгелме – кем булуыңа бәйле. Башка һөнәрләр дә җиңел түгел. Әмма югары планка куйсаң, һәрчак үз-үзеңнән күбрәк таләп итәсең.

Бу – үз-үзеңә югары таләпләр кую – сиңа кайдан килә?

«Отличник синдромы» бар бит, шуныкы инде ул.

«Күпләр минем кияүдә икәнне дә белми»

Син яшь әни дә. Бу яшьтә әни булырмын дип уйлый идеңме?

Әтием миңа: «Кызым, 25 яшькә кадәр йөр. 25тә кияүгә чыгарсың», – ди иде. Шулай килеп чыкты да. Кайчак үзем дә шаккатам. Балама 1 яшь. «Безнең өйдә бала йөри. Кемнең баласы бу?» – дим (көлә). Күпләр минем кияүдә икәнне дә белми.

Ирең турында сөйләп кит әле. Хатын-кыз ирен атасына охшатып эзли, диләр. Ул синең әтигә охшаганмы?

– Кыяфәте белән дә, холкы белән дә охшаган. Баштарак үзем дә сизмәдем. Әмма хәзер, иремә караганда, еш кына әтием күз алдына килә. Алар икесе дә классика стилен ярата, киенүләре, йөрүләре охшаш.

Аның гаиләсе нинди? Сине ничек кабул иттеләр?

Минем ирем миннән 5 яшькә кечерәк. Без танышканда, миңа 22 яшь иде, ә аңа – 17. Ул вакытта аны булачак ирем итеп күз алдыма да китермәдем. Өйгә кайткач, әнигә: «Менә, яшьләр арасында да җаваплы егетләр бар икән әле», – дидем.

Шуннан соң ул миңа яза башлады. Башта гади генә аралашып йөрдек. Бервакыт ул: «Авылга кайтып киләм», – дип язды. Ул чакта аңа 18 яшь тулган иде, машина йөртү таныклыгы алган, машина да сатып алган иде инде. Һәр атна саен авылга, әби-бабасына кайтып йөрде. Мин аптырап: «Ник шулай еш йөрисең?» – дип сорадым. «Минем өчен бу – мөһим», – диде.

Ул һәр туган көнне белә, барысын да шәхсән котлый, шалтыратып кына түгел. Нинди генә бәйрәм булмасын, ике як туганнары бергә җыелыша. Алар үзләре дә гаиләдә 4 бала. Бөтенесе күп балалылар. Бер-берсен хөрмәт итәләр, ярдәмләшеп яшиләр.

Аның өчен гаилә – иң мөһиме. Шуңа күрә ул мине, русча әйтмешли, «зацепил».

Йөрергә тәкъдим ясагач, ул: «Башта синең әтиең белән сөйләшәм», – диде. Әтием хәтта аптырап калды: «Өйләнергә дип килмәгәнме соң бу?» – диде. Шуннан соң гына без әкрен генә очраша башладык. Бер мәлне ул: «Минем сине гаиләм белән таныштырасым килә», – диде.

Без Пасха бәйрәменә кайтырга килештек. Алар өчен Пасха – бик кадерле бәйрәм, бөтен туганнары җыела. Әмма шул вакытта минем әбием вафат булды. Дәрестә җырлап утырганда, әнием смс язды: «Әбиең үлде. Иртәгә авылга кайтабыз, җирлибез». Минем өчен бик авыр булды – егетемнең гаиләсе безнең кайтуга әзерләнгән, ә мин бара алмыйм. «Гафу итегез, килеп булмый, әбиемне җирләргә кирәк», – дидем. Шунда аның әнисе һәм әбисе үзләре: «Борчылма, барысын да аңлыйбыз», – дип яздылар.

Әбине күмгәндә, булачак ирем дә безнең янга кайтты. Ул көнне туганнарым аның кем икәнен дә аңлап бетермәделәр. Кеше таралгач кына җиңги: «Бу кем соң?» – диде. «Минем егетем», – дип җавап бирдем. Шулай итеп, ул минем гаиләм белән иң авыр көндә танышты.

Берничә көннән соң инде мин Бордыга Пасхага бардым. Ишек ачылуга егетем: «Бу – минем кызым», – дип таныштырды. Аның әбисе, мине күргәч: «Бу бит Татьяна Ефремова!» – диде. Ул мине инде белгән булып чыкты. Алар мине бик җылы кабул иттеләр, мин дә аларны үз иттем. Без хәзер бик якын аралашабыз.

Соңрак кыз сорарга да килделәр – гореф-гадәтләрне саклап: ипи-тоз белән каршы алдык, туйда куллар бирештек. Алар мине бик якын күрәләр.

«Гаилә коруның әһәмиятен искә төшерәсем килде»

Син гаиләгезнең мөһим вакыйгаларын шәхси сәхифәңдә күрсәттең. Кеше күзеннән курыкмадыңмы?

– Кабен койдыруны (венчание) без 1 елдан соң гына күрсәттек. Кешеләргә аның әһәмиятен искә төшерәсем килде. Хәзер яшьләр никахка да, туйга да җиңел карый башладылар. Ә бит ул – ЗАГСта әйтелгәнчә, гомердә бер генә тапкыр булырга тиешле мизгел. Никах, туй – ул ике нәселнең кушылуы. «Аерыласым килде – аерылдым, кушылырга телим – кушылдым» түгел, ул мәңгелеккә булырга тиеш. Шуны күрсәтү минем өчен мөһим иде.

Иремә дә: «Кабен койдырдыңмы? Нәрсәгә, ул бит гомердә бер генә ясала!» – дип әйткәннәр. Менә шул бер тапкыр булуында инде аның мәгънәсе. Әгәр ышанмыйсың икән – бер дә эшләмә.

Кызым Василиса тугач, сеңлем: «Балагызны кайчан күрсәтәчәксез?» – дип сорады. «1 яшь тулгач кына», – дим. Ләкин 1 яшь тулгач та икеләнеп йөрдем. Кешеләр безне концертларда күрәләр, хәтта яшерен төшерүчеләр дә булды. Шуңа күрә «әллә кемнәр яшерен төшереп таратканчы, үзем күрсәтим» дип уйладым да, үзем күрсәтергә булдым.

«Кумирым – үземнең «иң яхшы версиям»

Синең өчен үрнәк кеше бармы?

Юк. Бер вакыйга истә: 7 нче класста безгә «Минем кумир» дигән инша язарга куштылар. Мин өйгә кайттым да утырдым – ак кәгазь, ручка. Нәрсә язарга да белмим. Бер сүз дә язмадым. Нәтиҗәдә, миңа «икеле» куйдылар.

Шул вакыттан бирле кумирым – үземнең «иң яхшы версиям». Минем башымда ул образ бар: нинди кыяфәттә, нинди җырлар башкара, нинди тормыш алып бара.

Мин һәрвакыт уйлыйм: сәхнәдә күргән артист – ул бары тик нәтиҗә генә. Ул зур заллар тутыра, гастрольләргә йөри, акча эшли… Әмма өйгә кайткач, бәлки, аның гаиләсе юк, бәлки, ул чирли. Шуңа күрә «мин аның кебек буласым килә» дип әйтү дөрес түгел. Чөнки син аның моның өчен нинди бәя түләгәнен белмисең.

Тормышта бит берничә өлкә бар: карьера, гаилә, дуслар, вакыт һәм сәламәтлек. Барысы да берьюлы идеаль була алмый. Нәрсә беләндер корбан итәргә туры килә. Шуңа күрә кумирым юк – мин үзем булдыралганча, үзем теләгәнчә яшәргә телим.

Синең кебек жанрда эшләүче җырчыларны күзәтәсезме? Кем ошый?

– Пелагея. Беренчедән, аның тавышы бар. Хәзер, кызганычка, артистны тавышына карап түгел, ә образына карап бәялиләр. Хәзер, ни өчендер, шәп артист – тавышы булган артист түгел, ә контент төшергән артист. Үләбез инде хәзер контент төшерә-төшерә. Концертта җырладың – видео куймасаң, син анда җырламадың да кебек.

Пелагея нәрсә өчен эшләгәнен белә, үзен лаеклы тота. Минем өчен ул – үрнәк.

Тагын Тина Кузнецованы яратам. Ул фьюжн, модерн, этник юнәлештә эшли. Халыкка авыррак кабул ителә, ләкин мин аның иҗатын хөрмәт итәм.

Иҗатыңның максаты турында сөйләштек. Ә 10 елдан үзеңне ничек күрәсең?

Кем буласымны мин белмим. Шулай ук яраткан эшем белән шөгыльләнүемне телим. Үз-үземне, максатларымны, принципларымны, тәрбиямне, карашларымны сатмыйча алга бара алсам, «молодец» булыр идем мин.

Җырлар белән 10 яшьтә шөгыльләнә башладым. Музыка мәктәпләрен, консерваторияне, мәдәният институтында магистратура, ассисентураны тәмамладым. Мин беркайчан да үземнең җырлап акча эшләячәгемне аңламый идем. Әле мин аны күптән түгел генә аңладым. Минем максатым – иҗат белән шөгыльләнү, ничек тә мәдәниятне күтәрү, күтәрә алмасам да, әзрәк кенә саклап калдырыру иде.

10 елдан соң да миңа, акча артыннан кумыйча, сәнгать белән шөгыльләнергә язсын. Ул миңа кызык булсын.

Син үзеңне социаль челтәрләрдә «ирек кызы» дип атыйсың. Синең өчен ирек нәрсә ул?

Ирек – минем өчен иң кадерле нәрсә. Яшь буынга, яшүсмерләргә карыйсың да – сүз әйтергә куркасың. Боларга сүз әйтсәң, өстеңнән таптап китәрләр, дисең. Әнидән: «Мин яшүсмер булганда ничек тыя идең син мине?» – дип сорыйм. «Сиңа «ярамый, эшләмә» дип әйтеп булмый иде. «Ярамый», – дисәң, шуны барып эшли идең. Сиңа тулысынча ышанып, «ярый, үзе ничек беләсең – шулай эшлә» дисәм генә, син үз эшеңне эшли идең», – ди.

Мин кияүгә чыгарга бик курыктым. Иремә дә: «Мине бастырма. Син мине нинди килеш яраттың – шулай калырга тиеш. Әгәр бастырсаң, мин бөтенләй башка кешегә әйләнәм. Ул кеше сиңа ошамаячак», – дидем.

«Дочь свободы» исеме Тина Кузнецова аша килде. Аннары бер шигырьдә шундый юлларга юлыктым: «дочь свободы и весны». Мин аны үземә бик туры килә дип таптым. Дусларым, гаиләм, хәтта ирем дә: «Син чынлап та ирек кызы», – диләр.

Бу бит тәрбиядән дә киләдер, миңа калса. Әгәр дә әти-әни балаларында шундый ирек хисе тәрбияләсә...

100 процент әти-әнинең терәгеннән тора. Без әти белән бер ашханәгә кергән идек. Анда зур телевизор тора. Шунда бер сәяси программа бара. Минем каршымда әти ашап утыра. Аңа карадым да: «Әти, ничек уйлысың, мин депутат була алыр идемме?» – дим. Ул: «Әлбәттә, булдыра аласың, кызым. Ә ник булмаска тиеш соң әле?» – диде. Һәм мин дә уйлап куйдым: «Ә нишләп булмаска тиеш соң әле?» – дим. Нәрсәгә генә алынсам да, «юк, синнән булып чыкмый» дигән сүз беркайчан да ишетмәдем. Пешекче – ярар, җырчы – ярар... Эшен белсәң, үзеңә ошаса, эшлә, диләр иде. Менә шул ышанудан чыккандыр ул ирек.

Кешеләрнең нинди сыйфатларын яратасың?

Намуслы кешеләрне.

Дусларың бармы?

Иң якын дустым – ирем. Тагын Алексей исемле дустым бар. Без еш очраша алмыйбыз, ләкин арабыз бик якын.

Ходайга ышанасыңмы?

Әйе. Сәхнәгә чыгар алдыннан һәрвакыт укыйм, бабайларымны искә алам. «Исемегезгә тап төшермичә, әйбәт кенә җырлый алсам иде», – дип уйлыйм.

Артистлар арасында мине, бәлки, кеше белән аралашмый, дип уйлыйлардыр. Без, сөйләшкәндә, кешегә энергияне таратабыз. Син сәхнәгә буш килеш чыгасың. Буш килеш син тамашачыга нәрсә җиткерәсең? Шуңа күрә, сәхнәгә чыкканчы, мин утырам, уйлыйм, догалар укыйм. Аннан чыгып җырлыйм, аннары гына сөйләшәм, аралашам.

Җавапларың өчен рәхмәт!

  • Ефремова (Тятюшкина) Татьяна Пётр кызы – җырчы. Шулай ук «BIROKA» дигән тәхәллүс астында иҗат итә. 1998 елда Яшел Үзәндә туган. 2020 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен, 2022 елда Казан дәүләт мәдәният институтының магистратурасын һәм 2024 елда ассисентура-стажировкасын тәмамлаган.
  • «Керәшен чибәре – 2016» титулы иясе, Тукай премиясе лауреаты, профессор Ганиева Винера Әхәт кызының VIII халыкара «Сандугач» вокалистлар конкурсы (2020), Р. Ваһапов исемендәге XVII халыкара татар җырын яшь башкаручылар фестивале лауреаты (2021), «Voice of Turan – 2023» халыкара казак җыры фестивале (2023), Ә. Авзалова исемендәге III халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе (2023).
  • Бүгенге көндә «Әлиф» иҗат берләшмәсендә «Әлиф», «Сак-сок», «Абага» спектакльләрендә катнаша. «Юл» иҗат берләшмәсе, Әлфия Авзалова исемендәге халыкара конкурсының жюри әгъзасы булып тора.
  • 2025 елда Татьяна Ефремова «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса