Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яз башына фаразлар: кышкы киемне алып куяргамы әле, кар кайчан эреп бетә, ташу көтәргәме

0

Бу кышта Татарстанда һава торышы тотрыксыз һәм төрле булды. Декабрь климатик нормадан 2 – 2,5 градуска түбәнрәк температура һәм уртача явым-төшемнәр белән куандырды. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, кар катламы шактый соң, бер айга диярлек соңга калып, ятты. Әмма 2026 ел башында вазгыять баштан-аяк үзгәрде, дип хәбәр итте «Метео» һава торышы фаразлары үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.

Гыйнвар һәм февраль гадәттәгедән сизелерлек салкын булды (климатик нормадан 2,5 – 3 градуска түбәнрәк), ә инде мул һәм еш кар явулар коммуналь хезмәтләр һәм халык өчен чын борчу булды.

«Аномалия беренче чиратта – явым-төшемнәргә бәйле. Бу айларда явым-төшем күләме климатик нормадан гел 1,5 – 2 тапкырга артыграк булды. Шуңа күрә, кар көртләре дә ике тапкырга зуррак», – диде синоптик.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бигрәк тә февраль аерылып торды: Шувалов мәгълүматлары буенча явым-төшемнең гомуми күләме айлык норманың уртача 236 процентын тәшкил иткән. Синоптик сүзләренчә, бу кышны һич кенә дә стандарт, дип атап булмый – ул метеорология тарихына күп карлы кыш булып кереп калды.

Март башында да кар апокалипсисы дәвам итәчәк

«Февраль явым-төшем күләме буенча супер рекордлы булды. Безнең статистика буенча, күзәтүләр тарихында бу – иң күп карлы февраль. Явым-төшем күләме 40 миллиметрдан 90 миллиметрга кадәр, яки айлык нормадан 154 – 367 процент булды», – дип хәбәр итте республика Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь.

Март башында да кар апокалипсисы дәвам итәчәк.

«10-15 миллиметр чамасы җепшек һәм көчле кар явачак. Тәүлек дәвамында айлык нормадан 40-50 процент күләмендә явачак. Кар өстәлә. Буран, бозлавык, томан, күз күреме начарлану кебек тискәре шартлар да була. Юлларда элеккечә үк көчле бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал. Шулай булгач, календарьдә төгәлләнүенә дә карамастан, кыш барыбер дәвам итә әле», – диде Феликс Гоголь.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Арктик антициклон мартта «сюрприз» алып киләчәк

Март башы Татарстанга яз җылысы алып килде. Хәзер температура нормадан 3-5 градуска югарырак, хәер, Россиянең көнбатыш төбәкләрендә урыны белән теркәлгән 11 градуска әле ераграк.

«1 мартта Великие Луки шәһәрендә көндез 10-11 градус, Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә 5-6 градус җылы булган. Шулай ук Смоленскида, Коломнада климатик рекордлар теркәлгән», – дип сөйләде Александр Шувалов.

Бу һава массалары безгә юлда җылының бер өлешен югалтып килеп җитте. Шулай да нормадан тайпылышлар сизелерлек – климат буенча тиешледән 7 градуска югарырак. Тик кызганыч, бу җепшетү озакка бармый.

Метеорологлар кисәткәнчә, атна уртасында арктик антициклон аркасында һава торышы кисәк үзгәрәчәк.

«Европа территориясенең төньяк-көнчыгыш өлешендә сизелерлек салкын – арктик антициклон хөкем сөрә. Чәршәмбе-пәнҗешәмбедән башлап, бу салкын һава агымы илебезнең Европа территориясенең көнчыгыш өлешенә керә башлый һәм Татарстанны тулысынча биләп алачак. Уңай температуралар шактый тиз, 3-5 көнгә алышыначак», – дип кисәтте Александр шувалов.

Төнлә һава температурасы 10-14 градус салкын була, ә көндез 8-10 градуска кадәр суытачак.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

8 Мартка суыклар кими

Бәйрәм ялларына суыклар бераз кимиячәк, антициклон көньяк-көнчыгышка чигенә.

«8 Мартка антициклон алга таба, Уралга һәм Себергә чигенә. Татарстанда температура бераз, -1..-6 градуска күтәрелә», – диде Шувалов.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республикада мартның беренче декадасында һава температурасы климатик норма чикләрендә булыр дип көтелә. Мартта уртача айлык температура да климатик нормага якын булачак. Язның беренче ае өчен Казан буенча норма -3,3, ә Татарстан буенча -4,2 градус. Явым-төшемнәр дә нормага якын булыр дип көтелә. Казан буенча явым-төшемнәрнең айлык нормасы 38 мм, Татарстан буенча 28 мм.

Александр Шувалов сүзләренчә, язга озак вакытлы фараз әлегә фараз гына булып кала, әмма Татарстанга көчле җылылар килүне көтәргә кирәкми. Кыш буена җыелган бик зур кар көртләре гигант суыткыч кебек эшли һәм һава җылынуны тоткарлап торачак.

«Нормадан ике тапкырга артып киткән кар катламы тоткарлаучы булып торачак. Тулаем алганда, март климатик нормага якын була, ә кар апрель урталарында тулысынча эреп бетәчәк», – диде синоптик.

Фото: © «Татар-информ»

«… ул вакытта язгы ташу экстремаль булачак»

Феликс Гоголь хәбәр иткәнчә, Татарстанда кар катламы 9-20 апрельләрдә эри. Карның иң иртә эреп бетүе мартның өченче декадасында, ә иң соң эреп бетүе апрель ахыры – майда теркәлгән булган.

Белгечләр быелгы язгы ташу турында да бик сагаеп кына телгә ала. Монда тәфсилле фаразны Идел һәм Чулман елгалары бассейннары үзенчәлекләре белән таныш булган гидрологлар бирергә тиеш, дип саный алар. Әмма Александр Шувалов сүзләренчә, «аек акыл» язгы ташуның җитди булачагына ишарәли.

Ташуның ничек булачагы турыдан-туры язның холкыннан тора. Шувалов фикеренчә, ике юнәлеш бар .

«Әгәр яз бик иртә һәм «көчле» килсә, өстәвенә, яңгырлар да яуса, ул вакытта язгы ташу экстремаль булачак. Әгәр яз озакка сузылса, ташу гадәттәгедән зуррак, әмма «акылга сыешлы» булачак», – диде ул.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, хәзер республика буенча кар катламы биеклеге 39 сантиметрдан 67 сантиметрга кадәр. Яшел Үзән һәм Арча районнарында, шулай ук Казанда кар иң күбе яуган. Хәзер республиканың күпчелек районнарда кар катламы күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 1,5-2 тапкырга артыграк. Россия Гидрометеорология үзәгенең язгы ташу буенча рәсми фаразлары март уртасында әзер булачак.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса