Добавить новость
ru24.net
Новости по-русски
Апрель
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Колизей, саркофаг фрагменты, гиппалектрион сурәте - Милли музей сирәк ядкәрьләрен күрсәтә

0

Татарстан Республикасы Милли музее «Сирәк ядкәрьләр бүлмәсе» күргәзмәсенең Борынгы Мисыр һәм антик дөнья коллекцияләреннән торган беренче экспозициясен ачты. Экспозициядә музейның 4,5 мең еллык тарихка ия Мисыр һәм антик чор коллекцияләре беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Әлеге бүлмә турында Милли музейның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов эксклюзив интервьюсында «Интертат»ка сөйләгән иде: «5-6 апрельдә сирәк экспонатлар кабинетын ачып, Мисыр коллекциясенең бер өлешен күрсәтәбез. Бу аерым бер бүлмә булачак – концепциясе әзер. Анда антик әйберләр дә булачак. Мәҗүсилеккә караган әйберләр дә була. Бездә Александр Македонский вакыты акчалары да бар. Шушы ерак тарихка караган әйберләрне күрсәткәндә «Мона Лиза» кебек үк булмаса да, кызыклы экспонат була ала. Туристлар, махсус килеп, 3-5 мең ел элек ясалган әйберләрне дә күрә ала. Моны зур вакыйга итеп күрсәтү җиңел булмас, бик зур өметем матбугат чараларына», – дигән иде ул.

Әлеге күргәзмәне күрсәтү өчен журналистларны шимбә көнне җыйсалар да, 25 кв.метрлы бүлмә каләмдәшләр белән шыгрым тулган иде. Коллекция белән Милли музейның фәнни хезмәткәре, «Археология» коллекциясен саклаучы Леонид Ширяев таныштырды.

Күргәзмәгә Казан коллекционеры Андрей Лихачев, меценат Василий Заусайлов, коллекционер Николай Высоцкий һәм башкаларның коллекцияләреннән кызыклы экспонатлар куелган. Экспонатларның иң зур өлеше Казан император университетының борынгы истәлекләр музееннан күчкән. Биредә барлыгы 167 археология предметы урнаштырылган һәм графика да бар.

Менә кайбер экспонатлар:

  • Экспозициянең үзәк объекты – саркофаг фрагментлары. Аны әлегә тулысынча куеп булмый ди, чөнки шактый кыйммәтле реставрация сорала. Белгечләр караган, әле реставрация сметасы билгеле түгел, әмма ядкәрьнең бик борынгылыгын истә тотканда, шактый зур суммалар турында сүз барырнга мөмкин.
  • Борынгы Мисырда җирләү культурасы үрнәге булган Ушебтилар, борынгы Мисырда кабер өстенә куелган статуэткалар да бар.
  • Римдагы Колизейның чын мәрмәр фрагменты да куелган – хәзер нык саклана торган тарихи объектның бер кисәге профессор Дмитрий Дубяго коллекциясеннән күчкән икән. Димәк, ул вакытта әлеге ядкәрьне Казан Император университета ректорына бүләк итә алганнар.
  • Борынгы мифологиядә гиппалектрион дип аталган мифологик җанвар булган ди – башы атнакы, гәүдәсе әтәчнеке. Аның белән бәйле бер генә миф та сакланмаса да, борынгы әдәби әсәрләрдә искә алына, сурәте дә чүлмәк, тәлинкә бизәкләрендә сакланган.

«Борынгы Мисыр коллекциясен күрсәтү – Милли музейның күптәнге хыялы иде. Безнең бу хакта Ирада Хафизҗановна белән дә сөйләшкән булды – ул да бик кызыга иде шундый бүлмә ачуга. Аны хәзер генә тормышка ашыра алдык һәм бу безнең иң әһәмиятле коллекцияләрнең берсе. Бу уникаль әйберләрне күрү өчен Мәскәүгә, Петербургка яки Мисырның үзенә барырга кирәкми – алар бездә дә бар. Хәтта египтолог-белгечләр дә безнең коллекциянең кыйммәтле булуын таный», – диде Айрат Фәйзрахманов. Әмма бу экспонатларны даими экспозициядә тота алмауларына басым ясады, чөнки экспонатларга бу зыян китерергә мөмкин, аларның махсус саклау урыннарында ятуы хәерле.

  • «Сирәк ядкәрьләр бүлмәсе»ндәге Борынгы Мисыр һәм антик дөнья коллекцияләрен күрү өчен аерым билет алырга кирәкми. Милли музейга алынган билет белән карап чыгарга мөмкин. Күргәзмә ноябрь аена кадәр эшләячәк.
  • «Сирәк ядкәрьләр бүлмәсе: Борынгы Мисыр һәм антик дөнья коллекцияләре» күргәзмәсе өчен витриналар «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алынган.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса