Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган премияләрнең 2026 ел өчен лауреатларын ачыклау утырышы булды. Бу мәсьәлә, аңлашыла инде, фикер каршылыклары белән бара, шактый бәхәс тә уята. «Шулай булырга тиеш тә, әдәби иҗатны бәяләү бертөрле генә була алмый», – диде бу хакта әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе, Берлекнең идарә әгъзасы Әлфәт Закирҗанов. Читать дальше...