Яз башына фаразлар: кышкы киемне алып куяргамы әле, кар кайчан эреп бетә, ташу көтәргәме
Татарстанда быелгы кыш аномаль карлы булып тарихка кереп калды, ә февраль ае явым-төшем буенча бөтен рекордларны узып китте. Март башында җепшетүгә дә карамастан, синоптиклар Татарстанга салкын фронт килүе турында кисәтә. Фаразлар буенча, быел яз озакка сузылачак, ә язгы ташу көчле булачак.
