Төнге трассада фура белән авариядә 4 кеше үлгән
Рязань өлкәсендә М-6 трассасында 6 мартка каршы төндә коточкыч авария була. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.
«Каспий» федераль трассасында берьюлы 4 кеше үлгән.
Полиция белешмәсе буенча, Ряжский районында «Toyota Camry» һәм «Scania» йөк машинасы бәрелешә.
Җиңел машина салонындагы бөтен кеше дә үлеп бетә. Алар арасында балалар юк.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.