Тольятти татарлары «Язлар моңы» фестиваленә әзерләнә
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте оешуга 20 ел һәм Самара өлкәсенең 170 еллыгына әзерләнү кысаларында 2021 елның 4 апрелендә «Язлар моңы» дип аталган ачык шәһәр фестивале була. Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, фестиваль татар халкының ана телен, милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру нисбәтендә сигезенче тапкыр оештырыла һәм «Уйнагыз, гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләрен үз эченә ала. Читать дальше...