Татар спортчысы Эдуард Латыйпов җиңү яулады
Эдуард Латыйпов биатлон буенча Россия Кубогының гомуми зачеты җиңүчесе булды.
Якшәмбе көнне Златоустта Россия Кубогы финалы кысаларында масс-старт узды, аның җиңүчесе Кәрим Хәлили булды. Латыйпов финишка 22нче булып килде. 14 узыш нәтиҗәләре буенча Латыйпов 507 очко җыйган. Икенче урында Антон Бабиков (498), өченче урында - Кирилл Бажин (482), дип яза РИА Новости.
Эдуард Латыпов – милләте буенча татар, Самара өлкәсе Камышлы районыннан. Спортчының татарча яхшы сөйләшүе билгеле.