Главные новости Самары
Самара
Февраль
2026

Ракета куркынычы сәбәпле, Әлмәт һәм Түбән Камада җәмәгать транспорты хәрәкәте чикләнде

0

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның ике шәһәрендә җәмәгать транспорты хәрәкәте чикләнде.

Түбән Камада ракета куркынычы сәбәпле җәмәгать транспорты хәрәкәте чикләнде. Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

«Түбән Камада сирена тавышы ишетелүе мөмкин. Тынычлык саклавыгызны сорыйм — барлык хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли, вәзгыять контрольдә. Барлык белем бирү учреждениеләрендә балалар укытучылар һәм иминлек хезмәтләре контролендә оешкан рәвештә яшеренү урыннарына эвакуацияләнә. Җәмәгать транспорты хәрәкәте махсус күрсәтмәгә кадәр туктатылды», — дип язды ул Telegram-каналында.

Ракета куркынычы сәбәпле, Әлмәттә җәмәгать транспорты хәрәкәте чикләнде. Бу хакта район администрациясе хәбәр итә.

«Тынычлык саклауны һәм иминлек чараларын үтәүне сорыйбыз: тәрәзәсез биналарда яшеренегез (коридор, ванна бүлмәсе, җир асты кичүе, парковка, янкорма). Биналардан имин ераклыкта торыгыз», – диелә район администрациясенең Telegram-каналында.

Мәскәү вакыты белән 12.06 сәгатьтән Татарстан территориясендә «Ракета куркынычы» режимы гамәлдә. Шундый ук режим Чувашия һәм Самара өлкәсендә кертелде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в Самарской области

Новости спорта


Новости тенниса