Главные новости Самары
Самара
Май
2016

Наил ГАТИН: СУЛАР ҮРГӘ АКМАСА ДА...

0
Наил ГАТИН: СУЛАР ҮРГӘ АКМАСА ДА...
Ерак бабаларыбыз башкалабызны бер ягыннан Кабан күлләре тезмәсе һәм Болак ермагы, икенче ягыннан боргаланып аккан Казансу, ә арырак җәйрәп аккан тирән һәм киң Идел белән әйләндереп алынган калку җирдә төзи башлаган.
 
Сулар үргә акмый, диләр. Ә менә 1804 елда ачылган Казан университетының тәүге студентларыннан берсе, күренекле урыс язучысы С.Аксаков, үзенең истәлекләрендә Болак суының ике якка таба да агуы турында яза: «Водополье озера Кабана, по особому положению его местности, очень замечательно. Кабан, в который стекается множество весенних ручьев со всего города и соседних окрестностей, очень рано оттаивает от берегов и спускает излишнюю воду по Булаку в реку Казанку, а потом вышед из берегов, разливается, Казанка становится выше его уровня, Булак принимает обратно мутные и быстрые волны этой реки, Вол­га же, разливаясь всегда позднее всех меньших рек, снова, заставляет переполненные воды Каба­на, опять по Булаку, устремляться в Казанку».
 
Мондый манзара Казансу елгасы бассейнында көчле яңгырлар булганда, җәй айларында да күзәтелгән; шулай итеп, яз һәм җәй айларында Кабан күлләрендә су аз дигәндә ике мәртәбә алышынып торган. Менә шундый сирәк очрый торган табигать күренешләре бик борынгы заманнардан алып, Куйбышев ГЭСын төзегәнчегә кадәр, күлләрдәге су сыйфатын балыклар үрчерлек, шәһәр халкы көймәләрдә йөзеп, коенып, ял итәрлек дәрәҗәдә тәэмин итә алган. Үткән гасырның 50 нче еллары башында, көймәләрне вакытлыча биреп тору пунктлары күлнең Суконный бистәсе ягында да, каршы ягында да эшләп тора иде әле.
 
Шәһәрнең түбәнге өлешен дә Куйбышев сусаклагычы суын басудан саклый торган дамба төзелгәч, Кабан күлләре суларының табигый алышыну юлы ябыла. Норма буенча, ГЭС  табигать  хәлен начарландырса, Минэнерго аны алмаштыру чараларын күрергә тиеш. 
 
Килеп туган вәзгыятьтә күлләрнең суын элеккеге дәрәҗәдә саф тоту, аларны агымсулы күлләргә әверелдерү юлы белән генә ирешү мөмкинлеге ачыклана.
 
Моны гамәлгә ашыру өчен Югары Кабан күле тирәсендә, Кабан күлләре суы күләменнән ике мәртәбә дә ким булмаган су чыганагы кирәк була (бу сан әле КФУ галимнәре тарафыннан аныкланыр дип уйлыйм). Ул тирәдә шәһәрнең чистарту корылмалары эшләп тору сәбәпле, Куйбышев сусаклагычы суының сыйфаты Кабан күлләренекенә караганда начаррак. Башка су чыганагы булмау сәбәпле сыйфатлы суны җир астыннан чыгарырга кирәклеге аңлашыла.
 
Димәк, Минэнерго җир асты суларын чыгару корылмаларын төзергә, ул корылмалардан Югары  Кабан күленә кадәр суүткәргеч  төзергә һәм дамба буенда насос көйләү өчен җаваплы, шулай ук кирәк кадәр суны җир астыннан чыгару һәм Болактан Казансу елгасына чыгару өчен озак еллар буена даими рәвештә энергия белән тәэмин итү дә Минэнерго хисабына гамәлгә ашырылырга тиеш була. (Бу энергиянең күләме,  ГЭС тарафыннан, Казансу бассейныннан килгән су хисабына эшләнгән энергиядән кимрәк булачак).
 
Чынлыкта бу чаралар өлешчә генә үтәлә: Болакның түбәнге өлеше күмелә, дамба буендагы дренаж насос станциясенә кадәр 545 метр озынлыгында җир асты суүткәргече уздырыла. Бу чаралар язгы ташу суларын Казансу елгасына чыгару мөмкинлеге генә бирә.
 
Кабан күлләре суының сыйфаты күзгә күренеп бозыла, балыклар юкка чыга, су сасый башлый. Кызык, СССР Минэнергосы вәкилләре (алар үзләре заказчы, үзләре үк подрядчик та иде) СССР Госстрое нормасы белән санлашмаска ничек тәвәккәлли алды икән?! Бәлки, алар, ниндидер сәбәп табып, ул вакыттагы шәһәр җитәкчелегенә басым ясап, аларны килештерә алгандыр. Кыскасы, бу һаман да башкарылмый калган эш булып кала бирә. Чөнки соңгы берничә дистә еллар дәвамында Кабан күлләре һәм Болак ярларын төзекләндерүгә, күлләрне земснарядлар белән чистартуга һәм тирә-юньдә урнашкан предприятиеләрнең пычрак суларын күлләргә агызуны туктатуга карамастан, су өсте һаман вак яшел суүсемнәр белән каплана бара, балык үрчеми, ул суда коенырга тәвәккәлләүчеләр дә күренми.
 
Димәк, моннан элекке заманнарда күлләрдә суның алмашы­нып торуы мөһим роль уйнавы, СССР Энергетика министрлыгы эшләми калдырган эшләрне хәзерге РФ Энергетика министрлыгы үз хисабына эшләп бетерергә тиешлеге раслана.
 
Җир асты су чыганагын табу мәсьәләсенә килгәндә геологлар, бик борынгы заманнарда Идел елгасы хәзерге Лаеш һәм Спас районнары аша, арырак Изгир елгасы юнәлешендә хәзерге Иделгә параллель рәвештә Самара укасына (Самарская Лука) агып төшкәнлеген   ачыклаган. Ә гидрогеологлар Идел елгасының элеккеге юлында, аның Мишә елгасының уң ягындагы өлешендә генә дә башкалабызны чиста су белән тәэмин итәрлек сыйфатлы су чыганагы бар­лыгын аныклаган. Аның шәһәргә якынрак өлешендә Кабан күлләрен агымсулы итәрлек су барлыгы шик тудырмый һәм аны ачыклау зур чыгымнар да таләп итми.
 
Куйбышев ГЭСы сусаклагычы Казансу елгасын да бик нык үзгәртә. ГЭС төзелгәнче, Казансу тугаендагы әрәмәле болынлыклар башкалабызның бизәге булып торса, ГЭС төзелгәч, ул  елга тугайлары сусаклагыч астында калды. Җәй айларында сусаклагычта су кимегәндә, ямьле тугайлар урынында ләм утырган, күңелгә ятышсыз күренешләр ачыла. ГЭС проектында суны җәй айларында бер биеклектә тоту өчен, Явыз Иван сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәл янында аз сыйдырышлы судноларны үткәреп җибәрә торган шлюзлы дамба төзелергә тиеш була. Нор­маны үтәмәгән өчен, ул чордагы законнар буенча катгый җәзага тарту куркынычы булуга карамастан, дамба төзелми кала. СССР Энергетика министрлыгы вәкил­ләре Госстрой нормалары белән санлашмаска ничек җөрьәт итте икән?!
 
Дөрес, дамба төзүнең зыянлы ягы да бар. Шлюз урнашкан урыннан кала аның башка өле­шендә су хәрәкәте кими, һәм анда елга алып килгән бөтен шакшы җыелу сәбәпле, суның сыйфаты начарая.
 
Миңа, Ленинградны су басудан саклый торган дамба төзелгән елларда, Петродворецка метеор белән барырга туры килгән иде. Фин култыгы ягыннан көчле җил исмәү сәбәпле, дамбадагы шлюз­лар ачык булуга һәм Нева елгасының суы тоткарлыксыз Балтыйк диңгезенә агып торуга карамастан, метеор тоташ чүп-чар йөзгән болганчык  суны ерып барды. Ул елларда бу хакта күп язылды. Санкт-Петербургның чистарту корылмаларында җыелган калдыкларның махсус мичләрдә яндырыла башлавы турында да хәбәрләр булды. Нева буенда, Петербургтан югарырак урнашкан торак пунктларда да мөһим чаралар күрелгәндер, мөгаен, чөнки тора-бара шау-шу тынды, хәзер хәлләр җайланган­га охшый.
 
Дамба төзү сәбәпле, Нева култыгындагы хәлләр кабатланмасын өчен, Казансу елгасы бассейнында барлык мөһим чаралар күрелергә тиеш.
 
1997 елда Казансу елгасын яңадан торгызу һәм аның су җыю мәйданында хуҗалык эшләрен һәм игенчелекне экологик нигездә алып бару програм­масы төзелгән иде. Анда каралган чаралар­ның иң мөһимнәрен саныйк.
 
- Казансу елгасының су җыю мәйданында (аны икенче төрле Казансу бассейнында дияргә мөмкин) 5 районның 69 хуҗалыгы урнашкан. Алардагы сөрү җирләренең 70 проценты төрле дәрәҗәдәге юдырылуга дучар ителгән һәм ул бүгенге көннәрдә  дә дәвам итә. Аны киметү өчен басуларда өстәмә буйурманнар (урман полосалары) утырту карала. Аларны җир эшкәртү юнәлешен күрсәтеп торсын өчен, рельеф горизонтальләренә параллель итеп утырту мөһим. Бу очракта буразналар сөзәклеккә гел аркылы булачак. Әлеге чаралар эрегән кар һәм яңгыр суларының  яртысына якынын җиргә сеңдерергә булыша, туфракның юдырылуын һәм аңа кертелгән минераль һәм органик ашламаларның елгаларга юылып төшүен 4 мәртәбә киметүгә ки­терәчәк;
 
- Елга һәм инешләр буенда көтүләр йөртүгә чик кую, күмәк һәм аерым хуҗалык терлекләрен җәй айларында яшел азык белән тәэмин итү өчен 10,8 мең гектар мәйданда сугарулы көтүлекләр булдыру карала;
 
- Казансу елгасының һәм аның кушылдыкларының башында, язгы ташу суларын тотып калу өчен, мелиорациянең гөрләп үскән елларында төзелгән 35 буага өстәп, тагын 75 буа төзергә кирәк булачак. Аларда җыелган су көтүлекләрне сугару өчен файдаланылачак һәм балык үрчетү мөмкинлеге бирәчәк;
 
- Казансу елгасында һәм аның кушылдыкларында су тулып аксын һәм агым суны кислород белән баетсын, шулай ук зур бульдозерлар белән елга ярларын җимереп, һәр елны вакытлы буалар бууга чик кую өчен, 48 урында су күтәрү буалары (плотиналар) төзү каралган. Алар башлыча элеккеге су тегермәннәре урыннарына туры килә. Шуларның 13ендә кечкенә ГЭСлар булачак;
 
- Ерганакларның ашалып баруын туктату өчен 484 гидротехник беркетү корылмала­ры төзеләчәк;
 
- Терлек фермаларында һәм машина паркларында җыелган пычракларны язгы ташу сулары елгаларга юдырып төшермәсен өчен, аларны 384 урында   дамбалар   белән әйләндереп алу карала;
 
- Башкала урамнарыннан агып төшә торган яңгыр суларын чистарту өчен 53 урында чистарту корылмалары, елганың уң ягында, яңа үсеп чыккан кварталларда грунт суларының күтәрелүен чик­ләү өчен вертикаль дренаж төзү күздә тотыла.
 
Программаны төзүдә катнашкан КФУ галимнәре, анда каралган барлык чараларны тулысынча гамәлгә ашырган­да, Казансу елгасы суының сыйфаты ике мәртәбә яхшыра­чагын исәпләп чыгарган иде.
 
Берочтан, Идел суының күзгә күренеп начарая баруы сәбәпле, «Иделне яңартуның максатчан программасы» дип аталган Россия хөкүмәте карары да гамәлгә ашырыла башлар сыман. Бу очракта Иделнең үзенә һәм аның зур кушылдыкларына коя торган бихисап кечкенә елгаларны яңадан торгызу өчен Казансу эталон булып торачагын да искәртү кирәк, дип саныйм.
 
Бу чараларны гамәлгә ашыру хәзерге бәяләр белән якынча 2 миллиард сумга төшәчәк. Җәй айларында Казансу елгасында суны бер биеклектә тоту өчен төзелергә тиешле шлюзлы дамба төзү дә 2 миллиард сумнан ким булмас, мөгаен. 4-5 миллиард сум - зур сан, әлбәттә. Шул ук вакытта ул чыгым фәкать Казансу елгасы бассейныннан килгән су бәрабәренә генә эшләнгән электр энергиясен сату хисабына да санаулы елларда капланачак.
 
Дөреслекне дәлилләү өчен, нормаларга таяну өстенә, дамбаны проектлаштыру һәм төзү чорында эшләнгән барлык документларны архивтан табып, аларны җентекләп тикшереп, аңлатмалар язып, төпле материал әзерләү кирәклеге көн тәртибенә килеп баса. Иншаллаһ, бу - хәлдән килә торган эш.
 
Башкалабыз күзгә күренеп төзекләнә, матурая, пакьләнә. Шул гүзәллекләр шәһәр уртасында җәйрәп яткан су өстендә, көзгедәге кебек даими чагылып  торсын өчен, аларның да саф булуы зарур.
 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Дивный новый мир цифровизации: в Москве пройдет Форум «Время цифры»

Выгодно ли покупать квартиру в новостройке?


AlfaBiom выпустили на рынок России БАД с красным ферментированным рисом

Глава Реутова проверил содержание территории города

Стильные образы на лето, в которых вы покорите окружающих

Спецназ ворвался в прибрежный люксовый отель, а вертолет завис над бассейном: перепуганные туристы на вечеринке стали свидетелями реального боевика


Brentford B and Tiverton Town Friendlies Announced

When Narine asked Gambhir 'can I bring my girlfriend to IPL?'

Fentanyl distribution indictment follows Westminster traffic stop

Where to find Real Madrid vs Dortmund on US TV: June 1, 2024


РОССИЮ ОЖИДАЕТ ПЛЮС 50 ГРАДУСОВ: КАКИМ ГОРОДАМ ЖДАТЬ АНОМАЛЬНУЮ ЖАРУ

В Кировском районе Крыма проверили бывших мигрантов, не вставших на воинский учет

Книжные новинки, лаборатория текста и иллюстраций — ждут гостей Московского детского фестиваля искусств «НЕБО»

Георгий Бурков


Началась предрегистрация на Command & Conquer: Legions — релиз в конце 2024 года

Supercell выпустил игру Squad Busters на смартфоны

Конец близок в релизном трейлере Destiny 2: The Final Shape

Today's Wordle answer for Thursday, May 30



Ах, Самара, поворот! // Губернатор ушел в отставку через восемь месяцев после триумфального переизбрания

Четырёх футболисток самарских "Крыльев" сняли с поезда за дебош

Телебашню в Самаре 1 июня украсит праздничная подсветка в честь Международного дня защиты детей

Улыбка сделала слушателя «Юмор FM» миллионером




ONYX отправляется в Большой тур по России

В исторических парках покажут любимые мультфильмы от СТС Kids ко Дню защиты детей

День защиты детей 1 июня: история и традиции праздника в России

Из Самары не смог вылететь самолёт до Тюмени


Кратко о новых назначениях и бесславном уходе прежних губернаторов

Между Самарой и Батуми запустят прямые рейсы

"Парни из стали": в Самаре завершился турнир по хоккею среди ветеранов СВО и боевых действий

В Самаре пройдут плановые временные отключения холодной воды


Синнер повторил уникальное достижение Джоковича и Надаля на турнирах «Большого шлема»

Синнер повторил достижение Джоковича и Надаля по победам на "Больших шлемах"

Азаренко не смогла выйти в 1/16 финала открытого чемпионата Франции по теннису

Мирра Андреева вышла во второй круг Открытого чемпионата Франции


Уральские горки: что помогло «Акрону» выйти в РПЛ

«Урал» вылетел из РПЛ: вот какая команда заняла место клуба из Екатеринбурга в сильнейшей футбольной лиге России

В Воронеже стартовал Фестиваль уличных театров: фото и видео

"Парни из стали": в Самаре завершился турнир по хоккею среди ветеранов СВО и боевых действий


Музыкальные новости

Бутман и Долина приняли участие в Akra Jazz Festival в Турции

Певец Юрий Лоза: «Я свой “Плот” писал год, отбирал по словечку»

Литературно-музыкальный вечер «Песня как признание в любви»

Sony Music хочет закупиться Queen, а PayPal анонсировала рекламную платформу — обзор новостей в зарубежных СМИ



Улыбка сделала слушателя «Юмор FM» миллионером

На отдых с детьми жители Самарской области готовы потратить в среднем 73 тысячи рублей

Под угрозой Москва, Краснодар, Самара: Чем ВСУ могут ударить вглубь России

Телебашню в Самаре 1 июня украсит праздничная подсветка в честь Международного дня защиты детей


Почта России помогла детям-подопечным благотворительных фондов встретиться с футболистами ЦСКА

Конец близок в релизном трейлере Destiny 2: The Final Shape

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

В Республике Марий Эл с успехом прошел кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина


Российскому автопрому нужны предприятия полного цикла, заявил Кутепов

В Самарской области при опрокидывании автомобиля пострадали пять человек

В Самаре продлят ограничение движения транспорта на участке XXII Партсъезда

Глава КамАЗа: проект «Москвича» показал, что китайские машины вообще не приспособлены к России


РИА Новости: 34-летний Федорищев станет самым молодым главой региона в России

Член ОП РФ Кислицына: Путин делает ставку на высококлассных специалистов

Путин подписал указ об увольнении Азарова с поста самарского губернатора

Кратко о новых назначениях и бесславном уходе прежних губернаторов





Врач Андрей Орлов рассказал о методах профилактики онкозаболеваний

Сегодня состоялась коллегия министерства здравоохранения Самарской области

Супруги из Самары примут участие в шоу «Клиника счастья. Реалити» на KION

В Самарской области заболеваемость ОРВИ меньше эпидпорога на 10,3 %


Зеленский: после «заморозки» конфликт опять вспыхнет


Тольяттинский «Акрон» впервые в истории вышел в РПЛ

Футболисты России и зарубежья разыгрывают в Ульяновске Кубок «Динамо»

В Екатеринбурге Росгвардия обеспечила правопорядок на переходном матче Чемпионата России по футболу

Кратко о новых назначениях и бесславном уходе прежних губернаторов


БЕЛТА: Лукашенко и Путин обсудили представительство России на параде в Минске

Путин и Лукашенко обсудили парад в Минске



Путин подписал указ об отставке Азарова с поста главы Самарской области

Владимир Путин предложил Вячеславу Федорищеву стать главой Самарской области

"Ведомости": врио главы Самарской области станет Вячеслав Федорищев

Путин назначил Вячеслава Федорищева на пост врио главы Самарской области


Супруги из Самары примут участие в шоу «Клиника счастья. Реалити» на KION

Самарские ученые приступили к масштабным испытаниям биотопливных добавок для газотурбинных двигателей

Самарские ГОКС прошли проверку парламентской комиссии Государственной думы РФ

Студентка ТГУ – лучший эковолонтёр губернии


"Парни из стали": первый следж-хоккейный матч состоялся на большом льду Дворца спорта в Самаре

"Парни из стали": в Самаре завершился турнир по хоккею среди ветеранов СВО и боевых действий

В Казахстане приемный отец связывал и кормил шестерых детей мясом кошек и собак

В Воронеже стартовал Фестиваль уличных театров: фото и видео


Архангельская область подключается к марафону "Сила России"

В Архангельске с рабочим визитом побывал «арктический» министр

XXXIII Церемония «Хрустальная Турандот» объявит победителей сезона 2023/2024

Развитие центров экономического роста и создание аварийно-спасательных центров на территории АЗРФ обсудили на заседании президиума госкомиссии по Арктике


ВТБ начал выдавать ипотеку на жилье в Крыму

Литературно-музыкальный вечер «Песня как признание в любви»

Выставка-представление «Не просто город, а судьба, которой я не устаю гордиться!»

Портативный сканер штрих-кодов Heroje H133U на базе CMOS-матрицы


В СОУНБ открылась экспозиция лауреатов конкурса молодых дарований по изобразительному искусству «Жигулевская палитра»

Уральские горки: что помогло «Акрону» выйти в РПЛ

СОУНБ приглашает посетить литературно-музыкальную гостиную к юбилею А.С. Пушкина

Бастрыкин затребовал доклад о домогательствах к детям в Самаре












Спорт в Самарской области

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Пресс-служба WTA мемом отреагировала на тяжёлую победу Свёнтек над Осакой






РОССИЮ ОЖИДАЕТ ПЛЮС 50 ГРАДУСОВ: КАКИМ ГОРОДАМ ЖДАТЬ АНОМАЛЬНУЮ ЖАРУ

Бастрыкин затребовал доклад о домогательствах к детям в Самаре

2 июня в Самарской области ожидается кратковременный дождь, возможна гроза, до +31°С

Дела церковные: Папа Римский и российские священники нелестно отозвались о женщинах