Главные новости Сергача
Сергач
Июнь
2022
1
2
3
4
5
6
7 8 9 10 11 12
13
14 15 16 17 18 19 20 21
22
23 24
25
26 27 28 29
30

Ренат Әюпов татарның күзләрен ачты: Йосыф – Камыр батыр, Зөләйха – азгын хатын

0
Ренат Әюпов татарның күзләрен ачты: Йосыф – Камыр батыр, Зөләйха – азгын хатын

Кариев театры Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан «Йосыф» спектаклен чыгарды.

«Кыйссаи Йосыф» – гомер-гомергә татар театрын һәм татар режиссёрларын борчыган, дулкынландырган тема. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр җыентыгында бу әсәр буенча спектакльнең 1923 елда Уфада «Нур» театрында уйналуы, Зөләйха ролен – Гыйззәтуллина-Волжская, Йосыф ролен – Исхак Һилялов башкаруы язылган.

Бу – заманча татар театры тарихында дүртенче куелыш дип беләм. Тинчурин театрында бу әсәргә Рәшит Заһидуллин да мөрәҗәгать иткән иде. Ул «Йосыф-Зөләйха» исеме белән куелды. Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов әлеге әсәргә өч мәртәбә мөрәҗәгать итте. Хәер, бәлки, икенче тапкыр дияргәдер. Чөнки туксанынчы елларда Чаллы театрындагы (»Йосыф кыйссасы») һәм 2007 елда Кариев театрындагы куелыш (»Йосыф-Зөләйха») – шул бер концепция, әсәргә бер үк караш дип беләм. Хәтта Йосыф та шул ук – Илнар Низамиев иде.

Әлеге әсәр Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның да озак еллар дәвамында килгән хыялы. Хәтта «Нәүрүз» театр белеме бирү форумнарының берсендә төп тема итеп «Кыйссаи Йосыф» алынган иде. Әмма әллә чакырылган белгечләрне бу тема рухландырмады, әллә алар күзаллаулары безнекенә туры килмәде, һәрхәлдә, бу темага кагылышлы нәтиҗәләр ясалмады. Шулай итеп, әлегә Фәрит Бикчәнтәев бу әсәрне зур сәхнәгә чыгармады, аның иң уңышлы «Йосыфы» – улы Йосыф.

Инде Әюповның яңа карашлы «Йосыф»ына күз салыйк. Сүз уңаеннан, сәхнә әсәренең композиторы – Йосыф Бикчәнтәев – Люция Хәмитова һәм Фәрит Бикчәнтәевның улы. Ул үзен композитор буларак шактый уңышлы күрсәтә башлады кебек. Уңышлар егеткә!

Кариев театрындагы яңа куелыш – яңа караш, яңа концепция. «Хәзер «Йосыф»ны башкача тәкъдим итәрлек үстем, аның Пәйгамбәр булып җитешүен күрсәтәсем килә», диде Ренат Мирзахәсәнович. Бу аның эзләнүләре чылбыры, иҗади трансформацияләре дип уйлыйм. «Йосыф» – Ренат Әюповның хыялы. Аны куяр өчен Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында 2 094 600 сум дәүләт заказы ала алдым», - диде Ренат Әюпов турында Кариев театры директоры Луиза Янсуар интервью биргәндә.

Спектакльнең бюджеты ярыйсы булгач, яхшы команда чакырырга була.

Театр белгече Нияз Игъламов спектакльне әзерләүче команданы болайрак бәяләде: «Костюмнарны бик атаклы рәссам Фагыйлә Сельская ясаган. Аның ире Игорь Капитанов – спектакльнең рәссамы. Спектакльнең сәнгати образын алсак, сценография ягыннан бу театрның чираттагы уңышы. Театр хәзер визуаль эффектларга тартыла башлады һәм ул дөрес. Евгений Гакзбургның ут куелышы бик ошый. Ул безнең классик. Аның уты сизелми дә, ләкин ул бар. Ул сценографиягә көч бирүче көч».

Спектакль белән бәйле тагын бер эре фигурага килсәк, ул – Равил Гайнетдин. «Спектакльне куйганда Равил хәзрәт фәнни киңәшче буларак бик кыйммәтле фикерләре белән уртаклашты. Аның төп теләкләренең берсе – мөнәҗәтләр, нәшидләр яңгыратуны тәкъдим итү», – дип сөйләде Ренат Әюпов спектакль уңаеннан Ислам мәдәният музеенда оештырылган матбугат конференциясендә Равил Гайнетдин белән хезмәттәшлек итү турында.

Ренат Әюпов: «Үзегез беләсез – ул сәнгать кешесе. Монысының эчке күңеле бай, монысы уйнаганда арттырып җибәрә, дип артистларның уенына да бәя бирде. Ул кайда ялган, кайда ихлас икәнен күрә. Равил хәзрәт безгә инде өченче спектакльдә булыша.

Мин эш барышында һәрбер эшләгән эпизодны ватсап аша хәзрәткә җибәреп бардым, Равил хәзрәт киңәшләрен әйтте. Равил Гайнетдин текстларда «Тәңре» сүзенең күп кабатлануына игътибар итеп, аны урыны-урыны белән «Раббым», «Аллаһ» дип алыштырырга тәкъдим итте. Ул миңа спектакльгә мөнәҗәтләр, нәшидләр кертергә тәкъдим итте. Сергач якларыннан табылган бик борынгы нәшидләр җибәрде. Алар арасында XV гасырдан килгәннәре дә бар. Без аларны кулланырга булдык. Алар арасында бер бик оригиналь нәшид бар. Безнең вокал педагогыбыз Лилия Зәйнуллина аны артистларыбызга өйрәтте. Без аны аз гына заманчалаштырдык. Чөнки андый динамикада бара алмыйбыз».

Әлеге мөнәҗәт, нәшидләрне сәхнә читендә Кариев театры актрисалары башкарды. Әлеге искиткеч борынгы көйләрне яңгырату Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Камалиева, Әминә Галиева, Лилия Низамиева, Гөлнара Абитова, Гөлнара Фазылҗанова һәм вокал педагогы Лилия Зәйнуллиналарга тапшырылган. Лилия Низамиева – әлеге спектакльнең элеккеге куелышында Зөләйханы башкарган актриса.

Спектакль сәнгать советына тапшырылган һәм журналистларга күрсәтелгән көнне әлеге нәшидләр сәхнәдәге сүзләр ишетелмәс дәрәҗәдә кычкырып һәм «попсалаштырып» башкарылды. Премьерада булучылардан андый тәнкыйть ишетмәдем, бик яхшы!

Спектакльгә әсәрнең бер линиясе – Йосыфның пәйгамбәр булып җитлегүе алынган. Ягъни, аның Зөләйха белән мөнәсәбәтләре «автоматически» төшеп калган. Дөресрәге, аның Зөләйха белән танышуы, Зөләйханың аны коткаруы, аннары зинданга яптыруы гына кергән һәм шуның белән шул! Төп урында – Йосыфның туганнары белән мөнәсәбәтләре.

Ягъкуб ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев – элеккеге куелышта Йосыфны уйнаган актер. «Нишләп Йосыф роленә Ягъкубны уйнаган актерны куймаганнар икән? Ул бит койган да куйган Йосыф», дип аптырады «Татар-информ»ның дини белемле фотографы Салават Камалетдинов. «Ул Йосыфны уйнады инде заманында. Картайган дип тапкандыр режиссер», дим. Фотограф күзләренә ышанам: «Картаймаган. Уйный алырлык», диде ул. Илнар Низамиев – шәп актёр! Мин аның Ягъкуб булуына да риза, Йосыф булса да, шагыйрьләр әйтмешли, бик мәмнүн булыр идем.

Карагыз әле шушы фотосына гына – бу Йосыф түгелме?!

Спектакльдә тагын бер образ – Йосыфның туганы Биниәмин бар. Әлеге рольне уйнаучы Исмәгыйль Низамиев –Лилия һәм Илнар Низамиевларның улы. Ул Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле фильмында Зөләйханың улы Юсифны, ягъни, әлеге дә баягы Йосыфны уйнады. Бәлки, Ренат Әюповка әлеге спектакльне кую өчен Исмәгыйльнең тагын да бераз үсүен көтәргә кирәк булгандыр. Хәер, Болгар дәүләтендә Ислам дине ел саен кабул ителеп тормаган бит – вакыты хәзер иде шул, ә Исмәгыйль үсеп җитмәгән, кызганыч. Бәлки ул үскәнрәк төшкә әсәрнең чираттагы концепциясе өлгерер.  

Кыйтфир ролендә – Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев. Илфат күптән инде Кариев сәхнәсендә үзен уйный башлады. Режиссер нинди роль бирсә дә, тамашачы нәтиҗәдә әлеге дә баягы Илфатның үзен ала. Әлеге спектакльдә дә, әйтерсең Илфат Мисыр патшасын уйнамый, киресенчә Мисыр патшасы итеп Илфатны куйганнар да, ул Мисыр патшасына әверелгән Илфатны уйнап йөри. 

Инде төп рольләр:

Йосыф ролендә театрның яшь артисты Илсаф Нәҗипов. Илсаф – талантлы егет. Театрда аның чиста күңелле, кешелекле, ихлас егет булуын әйтәләр. Әюпов та аны, шушы сыйфатларына өстенлек биреп, Йосыф роленә алган. Тамашачы Илсафны Кариев театрында куелган «Камыр батыр» әкиятендәге Камыр батыр образы аша яхшы белә. Дөресен әйткәндә, яшь актерга бу роленнән чыгып, икенче образны өр-яңадан тудыру кирәклеге әйтелмәгәнме, әллә әйтелеп тә ишетелмәгәнме, без сәхнәдә шушы беркатлы Камыр батырны күзәттек. Ни кызганыч, бу шулай: Йосыфыбыз урыс әкиятләрендәге Иванушка кебегрәк күренә.

Зөләйха ролендә - Ләйсән Большова. Театрда без аны Ренат Әюпов Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган «Кәҗүл читекләр» спектакле аша беләбез. Ул анда малай ролен шәп кенә башкарган иде. Ә биредә ул Зөләйха үзе! Әмма Кариев театрының яңа версиясендә ул халык күңелендә гасырлар буена килгән Зөләйха түгел, ә бары тик бозык, азгын хатын. Аны режиссер сәхнәгә дә ире Кыйтфир җилкәсенә атландырып чыгарды.

Кол Гали поэмасында без аны мәхәббәтеннән саргайган, әмма азактан яңадан яшәреп Йосыфның хәләле була алган гүзәл хатын буларак беләбез. Поэмада хәтта аның саф булуы да ассызыклана:

«Туйлар үткәч, ялгыз калды алар икәү,

Йосыф белде: Зөләйхасы саф кыз икән,

Зөләйханың кулын тотып, әйтте: «Бикәм,

Бу көнгәчә син ничек саф калдың инде?»

Зөләйхасы Йосыфка хуп җавап бирде:

«Мине сиңа саклады гел тәңре, - диде. –

Миңа охшаш дию кызы килә иде,

Кыйтфир аны мин дип белеп кочты инде».

Бу – халык күңелендәге Зөләйха. Гүзәл Зөләйха! Әйе, ул Йосыфка гашыйк булган, хәтта ачуыннан аның зинданга ябылуына да сәбәпче булган. Ләкин аның Аллаһ кичергән һәм бу хакта поэмада җентекләп язылган.

Ә Кариев театрында Зөләйха азгын хатын буларак кала, без азактан аның кичерелүен, аклануын күрмибез. Театрга килгән тамашачы, шул исәптән, үсмер балалар да шушы фикер белән китәләр: Зөләйха – азгын. Аның Йосыфка бәйләнүеннән мин мәхәббәт түгел, эротик кинолар күренешен күрдем.

Ренат Әюпов спектакльгә шайтан образын керткән. Әлеге рольдә театрның яшь актрисасы Альбина Ногманова. Шайтан – туганнарны да, Зөләйханы да котыртучы. Актриса бу ролен үзенең үзенчәлекле пластикасы белән шайтанга гына түгел, хәтта үзенә нәфрәт уятыр дәрәҗәдә башкара.

2019 елда Кариев театрында нибары бер тапкыр күрсәтелгән «Импровизацион спектакльдә» Альбина Ногманова актив катнашкан иде

Фото: © Александр Эшкинин

  • Кариев театрының әлеге ике актрисасының Зөләйха һәм Шайтан ролендәге хәрәкәтләренә карап, «Служебный роман» фильмындагы Верочка (Лия Ахеджакова) сүзләре белән: «Людмила Прокофьевна, где вы набрались этой пошлости?» диясе килә.

«Кече ватан театрлары» федераль проекты кураторы Людмила Рыбакованың: «Вульгар сәхнәләргә төзәтмәләр кертелсә, бу спектакльне репертуарга алып балаларга күрсәтергә мөмкин», дигән сүзләре белән мең кат килешәм.

Шулай итеп, спектакльдә ике хатын-кыз образы бар – алар икесе дә җүнле ир-атны юлдан яздыручылар. Бу сүзләремне Шайтан ролен башкарган Альбина теләсә комплимент итеп кабул итә ала: спектакльне караган берничә иҗади ир-ат мондый «шайтан» янында бозылмый калу кыен булачагын белдерде. Аларның бу белдерүен әлеге спектакльне карамаган ир-атлар реклама итеп кабул итте һәм яңа сезонда шайтан күрү өчен Кариев театрынга барачакларын әйттеләр. Менә шундый хәлләр, Ренат Мирзахәсәнович!

Спектакльнең финалына килгәндә, артистлар кызып китеп аннан мелодрамалардагы хеппи-энд ясап куйдылар. Тамашачы рәхәтләнеп алкышлады. Ир-атка – дәртле шайтан, хатын-кызга – «попсовый» финал – «уңыш» өчен тагын ни кирәк?!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: ПРИЗНАНИЕ НАТО НАДО ПРИМЕНЯТЬ!

Автопробег в честь Дня России прошел в Ленинском округе

«Школа вожатых» прошла в школе №7 в Реутове

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Свыше 5,2 миллиона жителей Московского региона получают набор социальных услуг в натуральном виде


Новые портативные ирригаторы Revyline RL 630 Green скоро поступят в представительство марки в Махачкале

Proenza Schouler Pre-Fall 2024

Маршруты и экскурсии: уникальная экспедиция по Новгородской области

Всероссийское учебно-тренировочное мероприятие ФФАР по дисциплине хип-хоп


McDonald's Grimace showed Mets fans what happens when something goes right this season

Max free trial returns just in time for House of the Dragon season 2 this week

America’s Space Infrastructure: So Vulnerable It Destabilizes Geopolitics

Creepy King Charles Painting Is Vandalized by Radical Animal Rights Activists, Gets a Cartoon Face and Speech Balloon!


В Ингушетии чиновники похищали бюджетные средства, предназначенные для поддержки семей с детьми

«Школа вожатых» прошла в школе №7 в Реутове

Каршеринг BelkaCar запустил летний спецпроект «Умные путешествия»

Северные ночи...


В новом трейлере Indiana Jones and the Great Circle Индиана спускается на корабле с горы

Моя Говорящая Кошка 3.2

Состоялся релиз The Case of the Golden Idol на iOS и Android

Life is Strange: Double Exposure продолжит историю Макс Колфилд



 PREMIER проведет фестиваль «Лето PREMIER» по всей России

Семья из Нижнего Новгорода поделилась историей лотерейной победы своего дедушки

Церемония поднятия флага прошла на новом круизном теплоходе-колеснике «Аурум» в Нижнем Новгороде

Нижний Новгород отметит 90-летие Альфреда Шнитке концертом в Концертном зале «Пакгауз»




Чиновника из Сергача обвиняют в подлоге при приемке ремонта футбольного поля

Чиновника из Сергача осудят за служебный подлог

Директора бюджетного учреждения с Сергаче обвиняют в служебном подлоге

Нижегородская область подала 18 заявок на конкурс малых городов


Установка посудомоечной машины в Нижегородской области

Появился способ меньше платить за проезд по трассе М-12: рассказываем как

Более 500 человек приняли участие в молодежном фестивале «Учись и работай на селе. Профессионалитет 52»

Нижегородская область подала 18 заявок на конкурс малых городов


Испанский теннисист Надаль не сыграет на Уимблдоне

Глава ATP вручил Яннику Синнеру награду первой ракетки мира

Блинкова вылетела с турнира WTA в Хертогенбосхе

Дядя Надаля назвал причину поражения Зверева в финале «Ролан Гаррос»


Нижегородка получила два года колонии за нападение на инспектора ПДН

"Фонтанка": последний участок скоростной трассы М-11 "Нева" заработает 17 июля

На участках автодороги М-12 «Восток» ввели абонементы

Пожарные поезда на ГЖД подготовили к пожароопасному сезону


Музыкальные новости

Рассылка для АКТЕРА – ЛУЧШИЙ способ найти СЪЕМКИ и РАБОТУ в Кино, на ТВ и Рекламе.

Николай Цискаридзе представит в Кремле выпускные концерты Академии Русского балета

Любови Успенской вернули иск к Филиппу Киркорову на 10 миллионов рублей

Возлюбленная Тимати Валентина Иванова опубликовала снимок в бикини в Абхазии



Директора бюджетного учреждения с Сергаче обвиняют в служебном подлоге

Чиновник из Сергача отправится под суд за служебный подлог

Чиновника из Сергача осудят за служебный подлог

Чиновника из Сергача обвиняют в подлоге при приемке ремонта футбольного поля


Нижегородская телебашня включит праздничную иллюминацию в День России

Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: признание Нато надо применить!

ЦБ РФ: сделки с долларом и евро продолжат совершаться на внебиржевом уровне

Кинофестиваль «Движение по вертикали» памяти Станислава Говорухина пройдет в Тульской области


Гострудинспекция выясняет обстоятельства ДТП с большегрузами в Нижегородской области

В Нижегородской области фура раздавила водителя, который ее ремонтировал

"Извиняюсь": насмерть сбивший девочку водитель получил условный срок

Фура раздавила водителя во время ремонта в Кстовском округе


Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Анатолий Голод: ПРИЗНАНИЕ НАТО НАДО ПРИМЕНЯТЬ!

Путин обсудил с и. о. президента Ирана взаимодействие внутри БРИКС

Путин: Москва поддерживает идею о разработке хартии многообразия в XXI веке

Путин приехал на Смоленскую площадь для встречи с руководством МИД РФ





Нижегородский хирург Александр Цопов возглавил ЦРБ Харцызска

Нижегородский врач Александр Цопов возглавил ЦГБ Харцызска

В поликлинике Навашинской ЦРБ завершился масштабный капитальный ремонт

Испытания вакцины для профилактики опухолей мозга стартовали в Нижнем Новгороде


США обязаны передать Киеву "эскадрильи истребителей", заявил Зеленский

Зеленский: США передадут Киеву новые ЗРК Patriot и «эскадрильи истребителей»

Почему Зеленский не убедил саудовского принца, кража денег РФ, что готовят против России на саммите НАТО: обзор мировой политики 13 июня


Фигуристка Щербакова заявила, что не общается с футболистом Шнапцевым

«Горячая линия» по вопросам работы муниципальных спортшкол пройдет в Нижнем Новгороде

«Победить можно только честно! Победа в результате сговора или обмана – бесславна!» Искусственный интеллект накажет заговорщиков шоу «Титаны» на ТНТ

Открытый чемпионат по мажореткам «Парад Московии» прошел в Истре


Белорусский дипломат оценил непомерные претензии Пашиняна к Лукашенко

Пашинян предложил Лукашенко извиниться перед армянами из-за слов про Карабах. Что на это ответили в Белоруссии?

Видео: Истерика в Ереване: Пашинян против Лукашенко

МИД Белоруссии назвал слова Пашиняна о Лукашенко "недальновидной позицией"



Собянин поддержал команду кандидатов от «Единой России» на выборы в Мосгордуму

Собянин: выборы в Мосгордуму будут серьезным экзаменом

Сергей Собянин. Неделя мэра

Созданный нейросетью Собянин выманил у заслуженного врача РФ 4 млн рублей


Выловивший стерлядь браконьер пойдет под суд в Нижегородской области

Депутат ГД Жанна Рябцева обнаружила недочеты в очистных сооружениях в Лыскове

Кубань вошла в топ-10 регионов с наибольшими эффектами от реализации проектов до 2035 года

Денис Буцаев назвал регионы с датчиками в сфере ТКО


«Автодор» ввел абонементы на проезд по трассе М-12 «Восток»

На участках автодороги М-12 «Восток» ввели абонементы

Установка посудомоечной машины в Нижегородской области

Корпорация развития Нижегородской области провела встречу с предпринимателями


Стало известны победили в шоу "Сокровища императора"

Более 1500 участников отрядов Поморья отправятся в юбилейное трудовое лето

АО «Транснефть - Север» оказало благотворительную помощь детскому саду в Архангельской области

Архангелогородцев и гостей города приглашают посетить мероприятия фестиваля «Гармоничная Россия»


В Нижнегорском районе Крыма проведен рейд по бывшим мигрантам

Музыкально-поэтический вечер «Жизнь не кончена, песня не спета»

В Крыму хотят создать профессиональную хоккейную команду

Севастополь появился на вышитой карте Крыма


Абонементы на проезд по трассе М-12 вводятся в Нижегородской области

Пожарные поезда на Горьковской железной дороге готовы к лету

Абонементы на проезд ввели на участке трассы М-12 в Нижегородской области

Автодор ввел абонементы для экономии на платной трассе Москва — Казань












Спорт в Нижегородской области

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

«ITF решила пойти по пути WTA и ATP, которые давно допускают россиян» — Янчук






Главу муниципального учреждения в Сергаче отдадут под суд за подлог

Корпорация развития Нижегородской области провела встречу с предпринимателями

Пожарные поезда на ГЖД подготовили к пожароопасному сезону

На участках автодороги М-12 «Восток» ввели абонементы