Россиядә иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирларның берсен Казанда тапканнар
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирларның берсен Казанда тапканнар.
ЦИАН интернет-сервисы хәбәр иткәнчә, объект сатыла торган бер бүлмәле фатирлар рейтингында җиденче урынны били.
Фатир Кремль тирәсендәге бер йортның бишенче катында урнашкан. Аның бәясе – 11,5 миллион сум, ә торак мәйданы 53,4 квадрат метр тәшкил итә.
Иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирны Красноярскида табарга мөмкин – мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән әлеге фатирны 17,9 миллион сумга саталар. Рейтингка шулай ук Севастополь, Краснодар, Калининград һәм Көньяк Сахалин шәһәрләрендәге бер бүлмәле фатирлар кергән.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда арендага бирелә торган бер фатирны тапканнар, ул Идел буе федераль округында иң кыйммәтлесе булып чыккан.