Главные новости Севастополя
Севастополь
Апрель
2021

Васил Шәйхразыев Симферопольдә Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты

0

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кырым республикасына сәфәре кысаларында, Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеш эшләре белән танышты.

Шулай ук биредә ТРның Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та булдылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Җәмигъ мәчетендә берьюлы 3 мең 500 кеше гыйбадәт кыла алачак. Мәчетнең гөмбәзе 30 метрга җитә, ә 50 метр биеклектәге манаралар ак мәрмәр белән бизәләчәк.

Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм мәдрәсә шулай ук әлеге Җәмигъ мәчете комплексында урнашачак дип көтелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Крыму

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в финал теннисного турнира в Дохе






В преддверии Дня защитника Отечества Вячеслав Федорищев отметил жителей Самарской области государственными наградами

Жительнице Няндомы Валентине Федоровне Борыгиной вручили медаль к 80-летию Победы

На устранение ЧП в Анапе отправятся 10 волонтеров из Псковской области 

Путин присвоил командующему Черноморским флотом Пинчуку звание адмирала