Татар күпме калган: Мәскәү, Чиләбедә 60 мең минус, Приморье, Комида – өч тапкыр кимегән
«Интертат» 2021 елда узган җанисәп материалларын анализлап, татарлар иң күп юкка чыккан төбәкләрне барлады. Саннар уйларга сәләтле кешене уйландыра торган.
- 2022 елның 31 декабрендә Росстат 2021 елда Россиядә узган халык санын алу мәгълүматларын игълан итте. «Интертат» хәбәрчесе Росстат материалларын анализлап, кызыклы, ләкин татарлар өчен кызганыч фактларга тап булды.
Саннар Росстат сайтында. Мәгълүмат массивы беренче карашка зиһенне чуалдырырлык кебек тоелса да, һәр төбәктән татарлар санын чүпләп алгач, күз алдында ачык картина туа.
2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669. Ике җанисәп арасында татарлар саны 600 меңгә диярлек (596 980) кимегән. Соңгы җанисәптә Кырым Республикасы белән Севастополь кушылды. Яңа төбәкләр белән безгә 30 952 татар кушылды. Алар булмаса, югалтулар 627 меңгә җитәр иде.
Данис Шакиров
Фото: © Рамил Гали
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә: «Россиядә татарлар саны 5,5 миллионнан да ким түгел», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, саннарның тәңгәл килмәве Covid пандемиясе аркасында булган. Җанисәптә 16,6 млн халык милләтен күрсәтмәгән. Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков сүзләренчә, кеше милләтен күрсәтми икән, димәк, аның янына җанисәп алучы килмәгән, ә аның шул төбәктә яшәве турында мәгълүмат дәүләт органнарыннан алына. «Югалган» 600 мең татар шушы 16,6 млн кеше арасында булырга тиеш. Бу җанисәптә милләтен күрсәтмәгән кешеләр коточкыч күп. Мәсәлән, Мәскәүдә 2010 елда 668 мең кеше милләтен күрсәтмәгән булса, 2021 елда андыйларның саны 3 миллионга якын җиткән. Башка төбәкләрдә дә хәлләр шулайрак. Димәк, Данис Шакировның сүзләрен куәтләп, 2021 елгы җанисәпнең төп дошманы дип пандемияне атый алабыз.
Фото: © Владимир Васильев
Татарлар саны кимүен күпме генә пандемиягә сылтасак та, тарихка рәсми саннар кереп калачак. Шуңа күрә әлеге аналитикада без рәсми саннар белән эш итәбез.
Яхшы мәгълүматтан башлыйк. Россия халыклары арасында татар халкы үзенең икенче урынын саклап кала алды, һәм Россиядә татарлар яшәмәгән бер генә төбәк тә юк. Татарстанда татарлар саны 78604 кешегә арткан.
Күңелгә ятышлы башкача мәгълүмат юк. Татарстаннан кала, Россиянең бөтен төбәкләрендә татарлар саны кимегән.
Кырым Республикасы белән Севастопольне исәпкә алып булмый, чөнки алар – яңа төбәкләр.
2021 елда татарлар иң күп яшәгән 10 төбәк
Татарстан Республикасы
2091175
Башкортстан Республикасы
974533
Чиләбе өлкәсе
120242
Оренбург өлкәсе
116605
Ульяновск өлкәсе
111365
Төмән өлкәсе (округларсыз)
96592
Самара өлкәсе
94452
Свердловск өлкәсе
93516
Пермь крае
92472
Мәскәү шәһәре
84373
2021 елда татарлар иң аз яшәгән 10 төбәк
Калмыкия Республикасы
669
Магадан өлкәсе
622
Орел өлкәсе
619
Брянск өлкәсе
558
Яһүд автоном өлкәсе
431
Чукотка автоном өлкәсе
345
Алтай Республикасы
317
Тыва Республикасы
180
Ненец автоном өлкәсе
140
Ингушетия Республикасы
54
2021 елда татарлар саны иң күп кимегән 10 төбәк
Төбәк
2021 ел
2010 ел
Үзгәреш,
саннарда
Үзгәреш,
процентларда
Мәскәү шәһәре
84373
149043
-64670
-76,6%
Чиләбе өлкәсе
120242
180913
-60671
-50,5%
Свердловск өлкәсе
93516
143803
-50287
-53,8%
Ульяновск өлкәсе
111365
149873
-38508
-34,6%
Оренбург өлкәсе
116605
151492
-34887
-29,9%
Башкортстан Республикасы
974533
1009295
-34762
-3,6%
Самара өлкәсе
94452
126124
-31672
-33,5%
Удмуртия Республикасы
67964
98831
-30867
-45,4%
ХМАО
79727
108899
-29172
-36,6%
Пермь крае
92472
115544
-23072
-25%
«Ковид аркасында исәпләнмәгән» 600 мең татарның 398,6 меңе соңгы таблицадагы 10 төбәккә туры килә. Күренеп тора, татарларның күбесе шул төбәкләрдә яшәгәч, югалтуны да алар күп биргән. Пандемия чорында җанисәп алучыларның һәр йортка килеп җитмәсен фаразлап, татарлар иң күп яшәгән төбәкләрдә җанисәпнең әһәмияте турында аңлату эше көчлерәк оештырылган булса, нәтиҗәсе яхшырак булмас идеме икән? Ичмаса шушы 10 төбәкне игътибардан ычкындырасы түгел иде.
Сүз уңаеннан – җанисәп алдыннан татарлар югалырга мөмкин төбәк дип Башкортстан аталган иде. Дөрес, Башкортстан татарлар иң нык кимегән ун төбәккә кергән.
Әмма:
1.Башкортстан бу исемлектә алтынчы урында;
2.Процентлар белән караганда, Башкортстан бу исемлектә татарлар иң аз кимегән төбәк – анда нибары 3,6% кына милләттәшләребезне югалтканбыз. Шул ук вакытта процент нисбәтендә татарлар иң күп яшәгән Ульяновскида югалтулар ун тапкыр (!!!) күбрәк – минус 34,6%!
Шуңа да Башкортстандагы татар оешмалары начар эшләгән, яки Татарстан Башкортстанны күз угыннан ычкындырган дип сөрән салып булмый. Башкортстанда югалтулар «критик» дәрәҗәдә түгел. Соңгы таблицадагы калган тугыз төбәктә критик дәрәҗәдә. Ул төбәкләрнең барысында да татар оешмалары эшли, мөфтиятләр бар, кайберләрендә дә Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре дә бар. Мәсәлән, иң күп татарны югалткан беренче өч төбәктә:
Мәскәү:
Татар милли-мәдәни автономиясе, җитәкчесе – Фәрит Фарисов;
Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядә тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин
Җанисәп тулы көчкә барган мәлдә тагын бер татар оешмасы – «Мәскәү татарлары штабы» (җитәкчесе Рөстәм Ямалиев) «үз татарларымыз» тырышлыгы белән судта юкка чыгарылды;
Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтия Равил Гайнетдин; Мәскәүдә татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе эшли, җитәкчесе – Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов.
Чиләбе:
Чиләбе татарлары конгрессы – Лена Колесникова;
Татар-башкорт мәдәнияте автономиясе рәисе Марат Канафин;
Свердловск:
Урал татарлары конгрессы рәисе Ринат Аскаров;
Татарстанның Урал төбәкләре буенча вәкаләтле вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов.
Хәзер терсәкне тешләп булмый инде. Бу төбәкләрдә киләчәктә ныграк эшләргә кирәклеге онытылмасын иде.
2021 елда татарлар саны 10 меңнән 18 меңгә кадәр кимегән төбәкләр
Төбәк
2021 ел
2010 ел
Үзгәреш,
саннарда
Үзгәреш,
процентларда
Кемерово өлкәсе
22077
40229
-18152
-82,2%
Түбән Новгород өлкәсе
26685
44103
-17418
-65,3%
Красноярск крае
19418
34828
-15410
-79,4%
Саратов өлкәсе
37806
52884
-15078
-39,9%
Омск өлкәсе
27470
41870
-14400
-52,4%
Пенза өлкәсе
74083
86431
-12348
-16,7%
Әстерхан өлкәсе
48313
60523
-12210
-25,3%
Волгоград өлкәсе
13115
24557
-11442
-87,2%
Иркутск өлкәсе
12130
22882
-10752
-88,6%
Санкт-Петербург шәһәре
20286
30857
-10571
-52,1%
Киров өлкәсе
26181
36457
-10276
-39,2%
Мәскәү өлкәсе
46066
56202
-10136
-22%
Әлеге 12 төбәктә татарлар саны 158 меңгә кимегән. Алдагы «иң алдынгы» 10 төбәкне дә кушып исәпләсәк, 557 меңгә тула яза.
Процентларда татарлар иң күп кимегән төбәкләр
Төбәк
2021 ел
2010 ел
Үзгәреш,
саннарда
Үзгәреш,
процентларда
Приморье крае
3946
10640
-6694
-169,6%
Коми Республикасы
4083
10779
-6696
-164%
Хабаровск крае
3283
7836
-4553
-138,7%
Забайкалье крае
2489
5857
-3368
-135,4%
Магадан өлкәсе
622
1415
-793
-127,5%
Кострома өлкәсе
982
2224
-1242
-126,5%
Амур өлкәсе
1546
3406
-1860
-120,3%
Иваново өлкәсе
3148
6696
-3548
-112,7%
Сахалин өлкәсе
2295
4880
-2585
-112,6%
Әлеге таблицада татарлар саны бермә-бер генә түгел, артыграк та кимүе күзәтелә. Мәсәлән, Приморье краенда татарлар саны 169,6 процентка, яки 2,69 тапкыр кимегән. Бу бит инде өч тапкыр диярлек! Татар бөтен Россиядә Приморье краендагы кебек темпларда кимегән булса, без 1,9 миллион гына калган булыр идек.
Процент нисбәтендә татарлар саны иң нык кимегән Приморье краенда да үз вәкилебез бар – Владивосток мэры урынбасары Азат Ислаев. Ул элегрәк Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе булып эшләгән иде. «Интертат»ка әңгәмәсендә татар үзәкләрен ачарга һәм үстерергә кирәклеге турында сөйләгән иде.
Татарлар санын процентларда иң күп киметүче төбәкләрнең күбесе Ерак Көнчыгыш федераль округына карый. Абсолют саннарда кимү әллә ни сизелмәсә дә, процентларның югары булуы шомландыра.
Уңайлы булсын өчен, таблицаларны банерлар рәвешендә дә тәкъдим итәбез.