Главные новости Шарыпово
Шарыпово
Январь
2025
1
2
3 4
5
6
7
8
9
10 11
12
13
14
15 16 17
18
19
20 21 22 23
24
25 26 27
28
29 30 31

Авыл читендә чокырга сикереп уйнаган малай кар астында калган, дуслары ташлап киткән

0

Красноярск краенда югалган баланың мәетен кар астыннан тапканнар. Ул чокырга егылып төшкән дә чыга алмаган, дуслары өйләренә кайтып киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

15 гыйнварда кич белән Шарыповский районындагы Росинка авылында дистәләрчә кеше югалган малайны эзли. 3 сыйныфта укучы бала урамга уйнарга чыгып китә дә әйләнеп кайтмый. Аны чокыр төбендә калын кар катламы астыннан табалар.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, малай 3 дусты белән авыл читендә уйнап йөри. Алар янында өлкәннәр булмый. Малайлар карлы чокыр янында уйнарга ярата. Алар тау битеннән кар көртенә сикерә. Ләкин өстә каты кардан «түбә» ясалганын балалар абайламый. Бер мизгелдә шул катлам чыдамый һәм 2 бала чокыр төбенә егылып төшә. Бу хәл кичке 4ләр тирәсендә була.

Бер малай тау битендәге агач ботагына ябышып кала. Ул чокырдан чыга. Дусты исә 10 метр биеклектән егыла, өстенә кар катламы төшә.

Красноярск крае прокуратурасы белешмәсе буенча, дуслары малайны казып чыгармакчы була, ләкин булдыра алмыйлар. Тик балалар ярдәмгә өлкәннәрне чакырмый. Алар курка һәм өйләренә кайтып китә, беркемгә берни сөйләмиләр. Эшне хокук саклау органнары тикшерә башлагач кына балалар сөйләшә башлый. Ләкин инде соң була.

Югалган баланың ата-анасы 18.00 сәг тирәсендә чаң суга, эзли башлый. Бу вакытта малай үлгән була инде. Аны кар астыннан көрәкләр белән казып чыгарганнар.

Прокуратура хәбәр иткәнчә, мәрхүм малай күп балалы яхшы гаиләдә үсә. Аны энесе һәм абыйсы бар. Ата-аналары да, балалар да профилактик хисапларда тормый.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в Красноярском крае

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв сыграет на грунтовом турнире ATP-500 в Барселоне






Победители конкурса «Гранты.ФМ» реализуют свои проекты в шахтерских городах Красноярского края

В Тюмени ребенок пострадал при обрушении детской горки

Житель Шарыпово отправился на СВО к мобилизованному сыну

В Красноярском крае завершается оценка заявок на поддержку местных инициатив