Башкортстанның Сибай шәһәрендә җырчы һәм укытучы Камил Вәлиев исемен мәңгеләштерделәр
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанның Сибай шәһәрендә җырчы һәм педагог, Башкортстанның халык артисты, «Дуслык» һәм «Салават Юлаев» орденнары кавалеры Камил Вәлиев истәлегенә багышланган чаралар узды.
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, ул Сибай сәнгать көллиятенә нигез салучы һәм аның беренче директоры була. Шул уңайдан, биредә музей һәм мемориаль такта ачылды. Көллияткә Камил Вәлиев исемен бирүгә багышланган тантаналы концерт узды.