Һүмәзә сүрәсе – татар хәрефләре белән язылышы, мәгънәсе
Һүмәзә сүрәсе – Изге Коръәндә 104 нче булып килә, 30 нчы җүздә урнашкан. Мәккә чорында иңгән сүрәләрнең берсе. 9 аятьтән тора.
Һүмәзә сүрәсенең гарәпчә язылышы
وَيۡلٞ لِّكُلِّ هُمَزَةٖ لُّمَزَةٍ ١
ٱلَّذِي جَمَعَ مَالٗا وَعَدَّدَهُۥ ٢
يَحۡسَبُ أَنَّ مَالَهُۥٓ أَخۡلَدَهُۥ ٣
كَلَّاۖ لَيُنۢبَذَنَّ فِي ٱلۡحُطَمَةِ ٤
وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡحُطَمَةُ ٥
نَارُ ٱللَّهِ ٱلۡمُوقَدَةُ ٦
ٱلَّتِي تَطَّلِعُ عَلَى ٱلۡأَفۡـِٔدَةِ ٧
إِنَّهَا عَلَيۡهِم مُّؤۡصَدَةٞ ٨
فِي عَمَدٖ مُّمَدَّدَةِۭ ٩
Һүмәзә сүрәсе – татарча язылышы
БИСМИЛЛӘҺИР-РАХМАНИР-РАХИМ
- ҮӘЙЛҮЛ-ЛИКҮЛЛИ ҺУМӘЗӘТИЛ-ЛҮМӘЗӘҺ
- ӘЛЛӘҘИИ ДЖӘМӘҒӘ МӘӘЛӘҮ-ҮӘ ҒӘДДӘДӘҺ
- ЙӘХСӘБҮ ӘННӘ МӘӘЛӘҺҮ ӘХЛӘДӘҺ
- КӘЛЛӘӘ ЛӘЙҮМ-БӘҘӘННӘ ФИЛ-ХУТАМӘҺ
- ҮӘ МӘӘ ӘДРААКӘ МӘЛ-ХУТАМӘҺ
- НӘӘРУ-ЛЛАҺИЛ-МҮҮҠАДӘҺ
- ӘЛЛӘТИИ ТӘТТАЛИҮУ ҒАЛӘЛ ӘФ’ИДӘҺ
- ИННӘҺӘӘ ҒӘЛӘЙҺИМ МҮЬСАДӘҺ
- ФИИ ҒӘМӘДИМ-МҮМӘДДӘДӘҺ
Аудиоязманы тыңлап, сүзләрен дөрес итеп әйтеп укырга өйрәнегез.
Татарча мәгънәсе
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән
- Кеше артыннан яманлаучы һәм йөзгә карап мыскыл итүче һәркемгә үкенеч!
- Ул күп мал җыйган һәм шуны кат-кат саный.
- Ул малы аны дөньяда мәңге яшәтәчәк дип саный.
- Юк! Ул Хутәмәгә ыргытылачак.
- Хутәмәнең ни икәнен син беләсеңме?
- Ул Аллаһның кабызган җәһәннәм уты.
- Ул йөрәкләргә кадәр үтәчәк.
- Һичшиксез, ул (ут, эченә һич һава кермәслек һәм аннан бер тавыш чыкмаслык шәкелдә) аларның өсләрендә булачак.
- Сузылган баганалар эчендә (куллары һәм аяклары зынҗыр һәм богаулар белән кат-кат богауланачак).
Сүрә хакында кыскача мәгълүмат
Хумэзэ дигән сүз – яла ягучы, яманлаучы, мыскыллаучы кебек мәгънәгә ия. Сүрәнең исеме беренче аятьтә килгән шушы сүздән алынган. Бу аятьтә, Аллаһ Тәгалә төрле яла ягучы, кеше рәнҗетүчеләргә үкенеч, кайгы булачак дип кисәтә.
Хумэзэ сурэсенең иңү сәбәпләре хакында мондый аңлатмалар бар:
Кайбер Ислам галимнәре әлеге сүрәнең иңүенә Әхнәс ибне Шүрәк сәбәпче булган дип саныйлар. Ул кешеләрне рәнҗетеп, яла ягып, әшәкелек кылучы булган. Бигрәк тә Мөхәммәд пәйгамбәрне (аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын) төрлечә яманлаган.
Шулай ук кайбер галимнәр, бу сүрә Вәлид ибне Мөгир һәм Гөбәй ибне Хәләф кебек әшәке бәндәләргә карата иңгән дип тә әйтә.
Ләкин бу сүрәдәге кисәтү, югарыда китерелгән кәферләр өчен генә түгел. Әлеге сүрә бөтен яла ягучы, гайбәтче, кеше рәнҗетүчеләрне кисәтә. Әгәр алар кылган яманлыклары өчен үкенеп тәүбә итмәсәләр, аларның урыны Хутәмә дип аталган җәһәннәмдә булачак.
Шуңа күрә мондый яманлыклар кылудан сакланырга кирәк, ахираттә дә, бу дөньяда да үкенечкә калмас өчен.