«Яфрагы ертылып, төбе калса, ныгыган» – Ринат Хәйруллиннан мунча себеркесе бәйләү серләре
Мамадыш районының Түбән Сон авылында узган татар җыры фестивалендә Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин мунча себеркесен дөрес бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Оста себерке әзерләү серләре белән «Интертат»ка да уртаклашты.
Себерке бәйләүне зур, проблемалы эш түгел, дим мин. Гомер-гомергә әтиләр, бабайлар бәйли торган иде, алардан карап өйрәндек. Аларның эшен без дә дәвам итәбез. Себеркесез мунча – мунча түгел инде ул, – ди Ринат абый.
Аның сүзләренчә, мунчага һәрвакыт себерке белән керергә, аны исә агачын дөрес сайлап, бәйләвен дә дөрес итеп бәйләргә кирәк.
Кайбер мунчаларда себеркенең яфрагы коелып бетү күренеше белән очрашабыз, – дип дәвам итә ул. – Яфрагы коелу – себеркене дөрес пешермәгәннән генә түгел, дөрес җыймаганнан да булырга мөмкин. Себеркене яфраклары агачның очында да, ахырында да бер зурлыкта булганда җыярга кирәк. Себеркене, гадәттә, 12 июньнән башлап 12 июльгә кадәр җыябыз. 12 июльдә керәшен халкының Питрау бәйрәме бар бит инде. Шушы ике арада җыйган себерке нык була. Питраудан соң себерке җыярга ярамый, чөнки 12 июльгә кадәр генә агачның согы тамырыннан очына менеп җитә һәм кире төшә башлый. Шул вакытта яфрак ныгый һәм коелмый торган була.
Имән себеркесен исә болай тикшереп карарга кирәк. Яфрагын тартып карасаң, ул өзелеп, бөтенләе белән килеп чыга икән, димәк, ныгымаган. Әгәр яфрак ертылып чыга, ә төбе кала икән, ныгыган, себеркене хәзер җыярга кирәк дигән сүз.
Мунчада селтәнгәндә җайлы булсын өчен, нормаль себеркенең озынлыгы 50-60 сантиметр, сабының юанлыгы 6 сантиметр калынлыкта булырга тиеш. Себеркене бәйләгәннән соң җәеп, өстенә авыр әйбер бастырып, 1 тәүлеккә калдырырга кирәк. Шуннан соң ул җәелеп кала, һәм аны шул килеш киптерәсең. Җәелеп кипкән себерке, күләмсез себеркегә караганда, мунчада парны күбрәк куа,
Мунча себеркесен төрле агачлардан ясарга була. Мәсәлән, чия агачыннан ясаган себерке шома, матур була, гәүдәне иркәли, массажлый. Ул ир-атлар һәм хатын-кызларның гормоннар эшчәнлеген яхшырту өчен файдалы.
Имән себеркесенә «имән ныклыгы» дигән сүз туры килә. Ул сөякләрне ныгыта торган үзлеккә ия.
Болгар чорында ук кешеләрне каен себеркесе, каен суы, бөресе, яфрагы белән дәвалаганнар. Гомумән, каенның кайрысыннан да күп әйберләр, савытлар ясаганнар. Алар сөт саклау өчен дә уңайлы булган. Игътибар итсәгез, урманнарда ауган каен өстенә китереп басасың, ә аның эче череп беткән була, тышы саклана. Элек, хатын-кызлар бәбине өйдә тапкан вакытта, бәби туачак өйне шушы каен тузын яндырып дезенфекцияләгәннәр. Бу ысулны хәзер дә кулланалар әле. Мәсәлән, хайваннар бозаулыйсы сарайның эчендә каен тузын яндырып чыксаң, анда бактерияләр калмый.
Мунча себеркесе ясаганда, яфраклар арасына мәтрүшкә, әрем, бөтнек куеп калдырабыз. Үләннәр себеркегә өстәмә көч бирә, мунчага хуш ис таратырга булыша, җәй исе тудыра. Алар бик файдалы да.
Миләш, чия себеркеләре бөердәге ташларны куарга әйбәт.
Юкә себеркесен юкә чәчәк атканда җыйсаң, бөтен балы, нектары үзендә була. Ул сулыш юлларын ачарга бик яхшы.
«Май себеркесе» дигән сүз бар бит инде. Май себеркесен җыйганда, каенның яфрагы яшь, лайлалы була. Аның бөтен файдасы лайласында. Анысын аерым саклап алып куябыз, – ди Ринат абый.
Ринат Хәйруллин безнең Мамадыш якларында дәвалау үзлекләренә ия булган мунча себеркесен нәкъ менә «себерке» дип атап йөртүләре турында да әйтеп китте.
Бездә ул мунча себеркесе инде. Миннек тә, пиннек тә түгел. «Мунча себеркесе», «ишегалды себеркесе» диләр. Хәзер ишегалды себеркесе бәйләмибез дә инде. Чөнки аны пластмасстан ясап саталар. Ул кулланыштан төшеп калып бара. Ә мунча себеркесе яшәвен дәвам итә, – ди ул.
Ринат абый бәйрәм кунакларына каен, имән, миләш, чия, хәтта өрәңге себеркесенең нинди булуын күрсәтте. – Әле кычыткан себеркесе дә була, анысын алып килмәдем инде, – диде ул.