9 августка һава торышы һәм ай календаре
9 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән томан төшә. Көндез урыны белән яшен булырга, боз яварга мөмкин. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 14 метр, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +21..+26˚ градус.
Кимүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.
Су сибү, сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз вакыт. Күпьеллык чәчәкләр һәм дару үләннәре утырту, ашлау, бүлгәләү һәм күчереп утырту өчен уңай көн. Кура җиләгенең уңыш биреп бетергән ботакларын кисәргә була. Чәчәкләргә минераль ашламалар сибәргә кирәк.