Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Декабрь
2024

Хатыны 332 миллион сумлык акцияләр сатып алганы өчен авыл башлыгын эштән куганнар

0

Әгерҗле районы прокуроры Исәнбай авыл башлыгы Фәнил Сираевны мәхкәмәдә откан. Аның хатыны 332 миллион сумлык чит ил акцияләре сатып алган булган. Прокуратура моны коррупция дип санаган һәм судка биргән.

65 яшьлек Фәнил Сираев 14 ел авыл башлыгы булып эшләгән. 2024 елның июнендә, авыл җирлегендә тикшерүләр вакытында коррупциягә каршы законны бозу фактлары ачыклангач, ул үз теләге белән эшеннән китә. 2022 елдагы декларациядә ул хатынының кайбер исәп-хисап счетларын күрсәтергә «оныткан» дип яза «Реальное время». Авыл башлыгының хатыны биржада акцияләр сату-алу белән миллионлаган акча эшләгән. Ул Германия, АКШ, Нидерландтагы 140 предприятиенең акцияләрен саткан, алган – алар арасында Apple, Microsoft Corporation, Twitter, Amazon.com, Discovery, Exxon Mobil, FedEx Corporation, Affimed, Phillips компанияләре бар

Тикшерүдән соң республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сираевны «ышанычны акламаган өчен» эшеннән алуны таләп итә. Коррупциягә каршы көрәш кануннары буенча, муниципалитет хезмәткәрен бары тик эшеннән алу гына каралган. Муниципаль җитәкче хатыны һәм балигъ булмаган балалары өчен җаваплы санала.

Район советында Сираев эшеннән китәчәген әйтә һәм үз теләге белән китеп бара. Әмма район прокуроры үз теләге белән китүне түгел, эшеннән кууны таләп итә шуңа күрә судка бирә.

Авыл җирлеге башлыгы акцияләр белән улы сату итте дип акланырга тырышкан. Ул банкта эшләгән, шуңа күрә үзе исеменә терки алмаган, әнисе исеменнән сату иткән, дигән. Әмма суд бу аклануны кабул итмәгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Мирра Андреева проиграла Соболенко в 1/8 финала Australian Open






Овчинский: В 2024 году появилось шесть новых центров «Место встречи»

Собянин: Завершен подготовительный этап строительства нового комплекса ГКБ № 52

Британский лев против снежного барса или Эпилог Англо-афганской войны

В Сургуте два подростка погибли при пожаре в садовом товариществе