Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Декабрь
2024

«Яхшы әти» әнисе үлгән улының бармагын кисеп ала, фатирга ут төртә, ишекне бикләп китә

0

Смоленск шәһәрендә 8 декабрьдә янгында 10 яшьлек малай һәлак була. Аннары бала гәүдәсендә кыйналган эзләр, махсус гарипләндерү билгеләре табыла – баланың чәнчи бармагы кисеп алынган. Фатирга баланың үз атасы ут төрткән. Аннары керә торган ишекне бикләп куйган. Мәрхүм малай, әнисе үлгәч, әтисе белән яши башлаган булган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

51 яшьлек ир-ат улын ялгыз үстерә. Баланы вәхшиләрчә үтерү сәбәбе – талаш, дип аңлата ул.

Якшәмбе көнне төш вакытында фатирда янгын турында коткаручыларга хәбәр итәләр. 2нче каттагы фатир яна. Коткаручылар 10 яшьлек бала мәетен таба. Ул шкафта була. Аннары экспертлар баланың гәүдәсендә коточкыч дәлилләр күрә – ул вәхшиләрчә кыйналган, чәнчи бармагы кисеп алынган.

Мәрхүм малайның атасын тоткарлыйлар. Тикшерүчеләр ачыклаганча, фаҗига булган көнне әти кеше улы белән талаша. Аннары фатирга ут төртә дә чыгып кача.

«МК» белешмәсе буенча, 10 яшьлек малай атасы белән ярты ел гына яши. Моңа кадәр ул атасына кунакка гына килеп йөри. 2022 елда анасы үлгәч, аны социаль-реабилитация үзәгенә биргәннәр. Аннары әтисе аны ярымстационар режимга күчергән – бала көндез үзәктә була, төнгә атасы янына кайта. 2024 елның июнендә ир-ат баланы бөтенләй үзенә ала.

«Малай бик яхшы, тыныч иде. Тәртипсезләнмәде. Әтисен бик яратты, гел көтә иде. Без болай булыр дип күз алдына да китермәдек», – дип сөйли реабилитация үзәге хезмәткәрләре.

Әти кеше бик яхшы фикер калдыра. «Матур кыяфәтле, итагатьле, тыныч, бүләкләр белән килә иде», – ди укытучылар.

Мәрхүм бала укыган мәктәптә дә әти кеше яхшы яктан искә алалар.

«Сыйныф җитәкчесе малайның күз белән проблемасы булуын әйтә. Әтисе аңа күзлек алган, аны класста калдырган – бала яхшы итеп шөгыльләнә алсын өчен. Күптән түгел генә «Алиса в Стране чудес» китабын алган, аны фотога төшереп класс җитәкчесенә җибәргән. Бу яшьтә малай аны укырга тиеш, дип язган», – диләр мәктәптә.

Ләкин шәһәрдә бу ир-ат турында төрле сүзләр сөйлиләр. Ул органнарда эшләгән, аннары пенсиягә чыккан, эчә башлаган, тыелган матдәләр дә кулланган, диләр. Баласының анасы үлгәч, ул үзгәргән, эшкә урнашкан.

«Мин аны бер дә эчкән килеш күрмәдем, ис тә сизмәдем. Ул йөк ташучы булып та, таксист булып та эшләде. Бала атасы янына теләп бара иде. Көч куллану билгеләре дә күрмәдем», – ди үзәк хезмәткәре.

Укытучылар ир-атны яхшы яктан гына сыйфатлый. Тик бала яши торган фатирда тәртипсезлек була, иске җиһазлар, ремонт юк, чүп күп. Опека органнары бирегә килгәнме – билгесез.

Малайны 10 декабрьдә җирләгәннәр. Аны озатырга укытучылар, анасы ягыннан туганнары килгән. Ә фатирда бала белән миһербансыз кыланганнарын күршеләр белгән, үзара сөйләшкәннәр, тик башка беркемгә әйтмәгәннәр, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Гаэль Монфис

Гаэль Монфис повторил достижение Роджера Федерера на турнире «Большого шлема»






Пронько: Дешёвый популизм – отдать гражданам доходы от продажи сырья?

Вильфанд рассказал о погоде в Московском регионе в крещенскую ночь

Стало известно имя лотерейного миллионера новогоднего розыгрыша «Русского лото» из Тамбовской области

Четырех человек арестовали за поджог пункта сбора гумпомощи в Выборге