Аю үзен атарга теләгән аучыны ботарлаган һәм хәзер башка кешеләргә дә һөҗүм итә
Диңгез буе краенда аю аучыны ботарлаган.
Аучы аюларны атарга еш йөри торган булган, әмма бу юлы үзе ерткычның корбаны була. Сәбәбе – ау мылтыгында патронның тыгылып калуы. Ул аюның өнен табып, аңа бер тапкыр ата, әмма икенче патрон мылтыкта тыгыла. Аю аучыга ташлана. Аның соң чиккәчә аюга каршы көрәшкәне ачыкланган – пычагын чыгарып, еркычны үтермәкче булган.
Аучылар еркычның кая киткәнен ачыклый башлыйлар. Әгәр ул урманга качкан булса, аңа тимәячәкләр, шәһәр тирәсенә килгән булса, атып үтерәбез, дип хәбәр итәләр. Әмма аның эзенә төшә алмыйлар.
Аучылар аны урманга киткән дип уйлыйлар, әмма аю үч алу уеннан кире кайтмаган булып чыга. Ул урманда эшләгән геодезистларга һөҗүм иткән. Бәхеткә, алар исән кала, әмма берсе хастаханәдә.
newsvl.ru сайты язуынча, бу вакытта аюларның май катламы калын булса, шул сәбәпле, ярадан күп кан акмый, шуңа да аюның эзенә төшә алмаганнар, һәм ул исән калган.
Владивостоктагы социаль челтәрләрдә бу вакыйга зур ыгы-зыгы тудырган. Бер төркем кешеләр өнендә тыныч кына йоклап яткан аюны аткан аучыны «әхлаксызлыкта» гаепли, башкалары исә, аюларның баш санын киметергә кирәк, дигән фикердә һәм һәлак булган аучыны «батыр» дип мактыйлар.