Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Декабрь
2024

Мәктәптә дәрес вакытында 8 сыйныфта укучы малайның хәле киткән дә үлгән

0

Бурятиядә мәктәптә дәрес вакытында 8 сыйныфта укучы малай үлә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига Иволгинский районында була.

Төбәк буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, дәрес вакытында баланың хәле китә. Укытучы табиблар чакыра. Алар реанимация чараларын башкара, ләкин файдасы булмый.

Җинаять эше ачылган. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, малай сәламәт булган, баскетбол белән мавыккан. Социаль челтәрләрдә баланың үлеме сәбәпләрен фаразлыйлар. «Соңгы вакытта беркем белән сугышмады, сәламәт иде», – дип язалар.

Моны «Комсомолка»га тикшерүчеләр дә раслаган. «Якынча белешмә буенча, мәрхүм бала яхшы яктан сыйфатлана, спорт белән мавыккан. Иртәгә, 19 декабрьдә, баскетбол турнирында катнашырга җыенган», – дигән хокук саклаучылар.

Тикшерү эшләре бара, видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнәләр, экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев не смог пройти в третий раунд турнира "Мастерс" в Индиан-Уэллсе.






Собянин сообщил об отражении ПВО массовой атаки беспилотников на Москву

Роскошный маскарад и звездный десант: в ресторане "Яр" отгремел день рождения Елены Батуриной

В Музее Победы пройдет фестиваль «Победа в сердцах поколений»

И все-таки вместе: история отношений Шамана и Екатерины Мизулиной