Добавить новость
ru24.net
Intertat.ru
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Төнге фаҗига: ир-ат үсмер кызын үтергән, хатыны белән улын яралаган

0

Ростов шәһәре бер ир-ат 14 яшьлек кызын үтергән, хатыны белән улын яралаган, шуннан соң үзенә кул салган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 19 декабрьдә кич белән гаилә яши торган фатирда була. Сайт чыганагы сүзләренчә, гаилә Якутиядән килгән. 37 яшьлек ир-ат, 33 яшьлек хатын, аларның 14 яшьлек кызы һәм 10 һәм 9 яшьлек ике улы. Алар фатир арендалап яши.

Якынча белешмә буенча, кич белән гаилә башлыгы хәмер эчә. Төнлә ул пычак алып, хатыны белән кызына ташлана. шаһитлар тавышлар ишетеп, полиция чакыра.

Күршеләре сүзләренчә, кыз һәлак булган, яраланган хатынны хастаханәгә алып киткәннәр.

«Ашыгыч ярдәм» малайны да алып китте. Аның аягына нидер булган», – ди биредә яшәүчеләр. Алар полиция хезмәткәрләре ир-атны тоткарларга маташуын әйтә, ләкин ир-ат үз-үзенә кул салган, диелә хәбәрдә.

Соңрак ачыкланганча, ир кич белән салып утыра, хатын аны көтми – балаларны бер бүлмәдә йоклата, үзе башка бүлмәдә йокыга китә. Ир белән хатынның 3 баласы бар, берсе – мәрхүмә кыз һәм тагын ике малай.

Әни кеше төнге берләр тирәсендә тавышка уяна. Күрше бүлмәгә керергә тели – тик керә алмый, аннары ире ача.

Әни кеше караватта яткан кызын күрә, ул сулыш алмый, янында ире пычак тотып басып тора. Ир хатынга пычак белән ташлана. Әни кеше иреннән котылып, улларын уятып, фатирдан чыгып китә. Ул ярдәм сорап кычкыра, фатирларга шакый. Аларга өченче катта ишек ачалар.

Күршеләр сүзләренчә, ир хатыны белән балалары артыннан чаба, аннары кире фатирга кереп китә, бөтен җирне җимерергә тотына, аннары үзе дә үлә, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Эрика Андреева проиграла в финале турнира WTA 125 в Лиможе в парном разряде






Депутат Мособлдумы подвел итоги прямой линии с президентом РФ

Путин наградил экс-посла РФ в США Антонова орденом "За заслуги перед Отечеством"

Штрафы с камер за отсутствие ОСАГО могут появиться до конца 2025 года

У молодежи заметили рост интереса к покупке антикварных монет