Ни өчен Пәйгамбәребезне сурәтләргә ярамый?
«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмне сурәтләү турында аңлаталар.
Ни өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмне сурәтләргә ярамый?
Динебездәге мөһим принципларының берсе – ул Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вә сәлләмне сурәтләүне тыю. Бу кагыйдә гасырлар буена саклана һәм тирән тамырларга ия.
Ни өчен сурәтләргә ярамый соң, дигән сорауга җавапны аңлау өчен, түбәндәге пунктларга игътибар итү дә җитә:
Хөрмәт. Мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмне бик ярата һәм хөрмәт итә. Ә аның сурәтләрен ясау (яки фильмнарда Пәйгамбәр ролен башкару) Пәйгамбәрнең дәрәҗәсен төшерү кебек кабул ителә.
Ислам ширекне тыя. Пәйгамбәрнең сурәтен ясау шул сурәткә табынуга китерергә мөмкин. Кешеләр, гыйлем җитмәгәнлек белән, шундый хата ясарга һәм зур гөнаһ кылырга мөмкин.
Тарихилык принцибы. Мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмне генә түгел, башка пәйгамбәрләрнең дә сурәтләрен ясамаска тырышканнар. Чөнки мондый төр сурәтләр исламның асылын ялгыш аңлауга китерергә мөмкин.
Явызлык кылдырмау. Безнең заманда төрле сурәтләрне бозу, ямьсезләү һәм мыскыллау мөмкинлекләре байтак. Әгәр Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең берәр сурәте булса, явыз ниятле кешеләрнең безнең Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи вә сәлләмне һәм динебезне мыскыллау мөмкинлеге булыр иде. Шуны булдырмас өчен генә булса да, пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи вә сәлләмне сурәтләү тыела.
Дога көче. Мөэмин мөселманнарга, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмгә карата булган чын хисләрен күрсәтер өчен, сурәтләр кирәкми. Дога һәм ихласлык булу да җитә.