Мичкә куеп кием киптергәндә чыккан янгында ике сабый һәлак булган
Алтайдагы Владимир авылында янгында 2 бала һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
5 һәм 9 яшьлек балалар өйдә үзләре генә булган чакта, янгын чыга. Якынча белешмә буенча, мичкә киптерергә куелган керләргә ут капкан.
Сабыйлар өйдән үзләре чыга алмый.
Моңа кадәр Новосибирск өлкәсендә 3 һәм 4 яшьлек малай белән кыз һәлак булган. Күршеләре аларны коткарырга маташкан, уттан алып чыккан. Тик сабыйлар үлгән. Алар пыскып яткан диваннан чыккан төтен белән агуланган, диелә хәбәрдә.