Әдәби ел-2024 – керәшен җыруындагыча (әз генә үзгәртеп): «Әкрен генә, ипләп кенә...»
Әдәби ел ничек үтте соң? 4500 данә тирәсе тираж белән «Казан утлары» чыгып килә, «Язучы» нәшрияты эшли, сүз уңаеннан, кайбер китапларның PDF-версиясе Берлекнең рәсми сайтына да куелган. Татарстан китап нәшрияты Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегенә кергән китапларны чыгара тора (быел исемлектә 76 китап бар иде). Язучылар берлегенең Чаллы һәм Әлмәт бүлеге язучылары бик актив рәвештә мәктәпләрдә очрашуларда йөри.
Депутатлар үзебезнеке
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла һәм драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Ркаил Зәйдулла – Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы да.
Сабыр килде
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсен Равил Сабыр җитәкли башлады. Ул әлеге вазифада 10 ел эшләгән Рәфкать Шаһиевны алыштырды. Җитәкченең офисы Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында урнашкан.
Язучының түбәсенә түбәдән тамчы таммый
Язын Язучылар берлеге бинасына ремонт ясалып тәмамланды. Язучылар 2023 ел йомгакларын яңартылган бинада быел уздырдылар. Көзен Язучылар берлеге янәшәсендәге ишегалдына торак йорт салынасы билгеле булды.
Язучылар мәҗлесе: «Менә кайда икән ул 300 язучы!»
Татарстан Язучылар берлеге оешуга 90 еллык юбилей Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале буларак билгеләнеп узды. Ә юбилей кичәсе, фестивальнең бер чарасы буларак, Казан рестораннарының берсендә рәсми котлаулар булган зур мәҗлес рәвешен алды.
Әнгам Атнабайны бүлешү
Башкортстанның Тәтешле районында Әнгам Атнабайга һәйкәл ачылды. Югары Тәтешледә Әнгам Атнабаевка һәйкәл ачылуның тантаналы чарасы татарларны башкортлаштыру сәясәтенең мисалына әверелде.
«Әнгам Касыйм улы белән Башкортстанның халык шагыйре буларак та, башкорт халкының мәшһүр улы буларак та горурланабыз. Аны «Кара табын башкорты» дип әйтәбез. Аның шәҗәрәсен бөтенебез дә беләбез», – дип сөйләгән Россия Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлар корылтае (конгрессы) президиумы рәисе Эльвира Аиткулова безнең хәбәрчебез дә катнашкан рәсми чарада.
Әнгам Атнабаевның 91 яшьлек бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев Югары Тәтешледә абыйсына һәйкәл ачылышында халык алдында уңайсыз хәлдә калган. Ул Башкортстан түрәләре өчен татар язучыларыннан гафу үтенде.
Тәбрис Яруллин Милли китапханәдән Мәскәү базарына күчте
Яшьләрнең милли лидеры булган Тәбрис Яруллин Милли китапханәнең директор урынбасары вазыйфасын Мәскәү базарының арт-директоры вазыйфасына алыштырды. Ягъни, рухи ризыктан матди ризык тирәсенә күчте. «Минем бабаларым да гомер-гомергә вак сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән», – дип аңлатты ул.
Ябык бәйге ябылды бугай. Вакытлычамы?
Быел Татар телендәге әдәби әсәрләргә ябык әдәби бәйге игълан ителмәде. Акча юк.
Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уздырыла иде.
Татар телендәге әсәрләргә ябык әдәби конкурс 2020 һәм 2022 елларда игълан ителгән иде. Җиңүче әсәрләр «Казан утлары» һәм башка журналларда басыла, китаплар итеп чыгарыла.
«Мәдәни җомга»да үзгәрешләр һәм тиражы турында ачы дөреслек
«Мәдәни җомга» газетасының баш мөһәррире алышынды. Халык язучысы Вахит Имамов кулыннан Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон кулына күчкән «Мәдәни җомга» газетасының реаль тиражы 129 данә булуы ачыкланды.
Яңа татар пьесасы үтте. Аңа акча табылган, Аллага шөкер!
«Яңа татар пьесасы-2024» лауреатлары билгеле. Лауреатлар арасында язучылар да бар. Айгөл Әхмәтгалиева Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә ия булды. Салават Юзеев III дәрәҗә премияне алды. Мансур Гыйләҗев белән Ркаил Зәйдулла махсус премияләргә ия булдылар.
Булат Ибраһимов исемендәге әдәби бәйге игълан ителде
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Атабай авыл мәдәният йорты якташ язучылары Булат Ибраһимов исемендәге «Каләм» районкүләм шигырь һәм хикәя язучылар бәйгесен башлап җибәрде. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары: беренчедән, Булат Ибраһимның иҗатын популярлаштыру, иҗатына карата кызыксыну уяту; икенчедән, профессиональ булмаган язучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү; өченчедән, татар телен саклау, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту һ.б
Фәүзия Бәйрәмова никахы
Фәүзия Бәйрәмованың «Фейсбук»тагы сәхифәсеннән
Фото: ©
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. «Кадерле дусларым! Минем тормышымда зур үзгәрешләр бар. Без Хөсәен әфәнде Аймалетдинов белән никах укыттык. Никахыбызны Казанның Печән Базары мәчетендә Габдулла хәзрәт Галиуллин укыды. Аллаһ разый булсын!» – дип аккаунты аша хәбәр итте Фәүзия Бәйрәмова.
Мансур Гыйләҗев «теге дөньяны» «күреп кайтты»
Мансур Гыйләҗев «теге» дөньядан кайтуы турында: «Ләззәтле тормыш күрсәм, шунда кала идем»
Нәҗибә Сафина фәлсәфи интервью бирде
Нәҗибә Сафина: «Җир өстендә тәмуг газапларын кичеп китәм, димәк, туры оҗмахка керәчәкмен»